Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Авыл мәчетенә – 30 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районы, Талымхан авылы мәчетенә 30 ел була.

1994 елның 21 октябрендә аның ачылу тантанасы үтте. Аллаһы Тәгалә шул елларда авыл халкына күп нигъмәтләрен биргән: балалар бакчасы салынган, юл асфальт белән ябылган, Төмән шәһәреннән 139 нчы автобус көненә өч мәртәбә йөри башлаган, бер елдан мәдәният йорты да салынган.

40-23

Авылыбызның беренче мәчете агачтан булган. 230 ел элек – 1795 нче елда төзелгән ул. 20 нче гасыр башында җәйнең эссе көннәренең берсендә авыл янып китә. Аллаһы йорты һәм өч йорт кына ялкыннан сакланып кала. Бүгенге көндә мәктәп урамында Янтимер Хучәхмәтов исемле авылдашыбыз йорты урынында булган мәчеттә 45 яшьлек мулла Ракибак хәзрәт Аитов имам булган. Мәчет карамагында 84 ир-ат һәм 81 хатын-кыз саналган.

Сугыштан соң (1941-1945) мәчет ябылган, ә 1964 нче елда сүтелеп, торак йортка әйләндерелгән. Инде 30 елдан соң, авылыбызга ямь өстәп, ак кирпечтән яңа таш мәчет салына. Өч дистә ел дәвамында манарасыннан матур Коръән аятьләре ишетелә, җомга көннәрендә вәгазьләр сөйләнә, тәүлеккә биш мәртәбә азан укыла, авылдашларыбыз – мөселманнар җомга намазына җыелалар. Беренче имамыбыз – Тимергали Уразов эстафетаны Тимергали Шәмсетдиновка тапшыра. 1996 нчы елдан – 20 ел дәвамында – совхозда механизатор булып 40 ел эшләгән авылдашыбыз намус белән үзенең вазифасын үти. Яңа мәчеттә җылытучы һәм каравылчы булып Әсхәт Мөхәмәдзянов эшкә алына. Күп еллар дәвамында татар теле укытучысы Мәүлидә Сәитова мәчеттә бухгалтер була. Бүгенге көндә мәчетнең имам–хатыйбы яшь Данил хәзрәт Низямов. Ул Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган, махсус белемле буларак, «Ислам нигезләрен» өйрәтә.

Хезмәт ветераны Нарият Назыров - авыл мәчете мөселманнар советы рәисе. Аның җитәкчелегендә наиб-имамнар Дамир Шәйхелисламов, Рәис Сәйфуллин, Камил Газизуллин дин юлында эшләп киләләр. Мөстәкыйль рәвештә ислам кануннарын яшьләр: Рауфат Шәмсетдинов, Роберт Касыймов өйрәнәләр. Ислам дине йолаларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнеп, имамнар намазларын укып, никах, исем атату, мәет озату, дини бәйрәмнәрне үткәрү, зиратта өмә үткәрү, күп балалы гаиләләргә, ятимнәргә ярдәм итү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышу кебек эшләрне бергәләп, киңәшләшеп оештыралар.

Авыл мәчетенә садакалар җыела. Намаз укучыларга аның ишекләре ачык. Тагын бик күп еллар мәчетебез халыкны дингә хезмәт итәргә, чын мөселман булырга өндәсен.

Рәисә РӘХИМОВА.
Төмән районы,
Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836