Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Һәр мизгелдән ямь табып яшиләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Быел июнь-июль айларында Иртеш елгасы ташу аркасында Вагай районындагы кайбер авыллар су эчендә калдылар. Карагай, Аксурка, Ишаер авылларында барган хәлләр белән Гүзәл Әхмәтчәнова үзенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге блогында якташларын даими таныштырып барды. Районда Әхмәтчановлар гаиләсен белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Актив тормыш позициясе хас булган бу гаилә, авылның гына түгел, район иҗтимагый-сәяси тормышында катнаша, иҗатта үзләрен күрсәтеп, төрле дәрәҗәдәге һәм күпкырлы бәйге-фестивальләр, конференцияләр, семинарлар, олимпиадаларда, утырышларда чыгыш ясап, югары урыннар, Мактау кәгазьләре, сертификатлар, истәлекле бүләкләргә лаек булалар. Әхмәтчановлар булдырган «Мин Аксурканы яратам» арт-объекты авылның бизәге булып тора. Авылдашлары, килгән кунаклар аның янында фотога төшмичә үтеп китә алмыйлар.

40-71

Ике ел элек Гүзәл һәм Нур Әхмәтчановлар Вагай ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә үзләренең Көмеш туйларын билгеләп уздылар. Бәйрәмнәре белән аларны 5 балалары, күпсанлы туганнары тәбрикләде. Кош оясыннан алып оча, диләр бит. Балалары бик яхшы тәрбия алганнар, барысы да белемгә омтылалар. Әлфридә Тубыл педагогия институтын тәмамлап, шәһәрнең 3 нче өлкә шифаханәсендә экономист булып эшли. Флорида Тубыл сәнгать һәм мәдәният колледжын кызыл диплом белән тәмамлаганнан соң, Төмән индустриаль институтында яңа һөнәр үзләштереп, быел диплом алды. Розалия, Дания, Тамир мәктәптә укыйлар, әти-әниләрен яхшы билгеләр, өлкә күләмендә үткән төрле чараларда җиңеп Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән сөендерәләр.

Әхмәтчановлар студент елларында танышканнар. Ул чакта Нур Мөхәммәтҗан улы Тубыл авыл хуҗалыгы техникумында, ә Гүзәл Сабир кызы Тубыл педагогия училищесында белем алалар. Укуларын тәмамлап, егет үзенең туган авылы Аксуркага, ә кыз Абаулга кайта. Бер-берсенә булган җылы хисләрне сынаганнан соң, 1997 елның 23 августында гөрләтеп туй ясыйлар да, тату гаилә корып җибәрәләр. Гүзәл Сабир кызы Аксурка мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, ә Нур Мөхәммәтҗан улы педагогик хезмәт юлын физкультура һәм тарих дәресләре укытучысы буларак башлап җибәрә. Бүгенге көндә ул тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта. Һәм озак еллар Аксурка авыл хакимияте Думасы рәисе вазифасын башкара. Бу эшендә Гүзәл Сабир кызы алыштыргысыз ярдәмчесе. Зур хуҗалык тотуларына карамастан, бар эшкә дә өлгерәләр. Нур Мөхәммәтҗан улы нумизматика белән мавыга, ә Гүзәл Сабир кызы һәр яктан талантлы: оста рәсем ясый, җырлый, моннан тыш социаль челтәрдә үз блогын алып бара. Җаваплы, максатчан педагоглар үзләренең мавыгуларын, белемнәрен укучыларына, балаларына тапшырырга тырышалар.

Әхмәтчановлар йортының ишекләре һәркем өчен ачык. Җәен бакчада эшлиләр, урманга гөмбә, җиләк-җимеш җыярга йөриләр. Аннары алардан төрле кабымлыклар, кайнатмалар әзерлиләр. Бу гаиләнең девизы - хөрмәт һәм тугырылык. Алар якташларының олы ихтирамын яулап, күпләргә үрнәк булып яшиләр. Алар авырлыкларга зарланмыйча, һәр яңа аткан таңга сөенеп, һәр мизгелдән ямь табып яшәргә тырышалар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836