Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Якыннар очраша»

последние и лучшие новости искусства в мире

Ялутор районы татар милли-мәдәни автономиясе төркемендә күргән пост эзләнүгә этәрде: «Сәлам, дуслар! «Якыннар очраша» очрашуыннан алган тәэсирләрем белән уртаклашасым килә. Бу төрле яшьтәге һәм төрле мәнфәгатьләрдәге кешеләрне берләштергән гаҗәеп вакыйга иде.

Очрашу 1 сентябрьдә Төмәндә узды. Бу көнне без тамырларыбызны, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне искә төшерергә җыелдык. Без өстәл уеннары уйнадык, тарихлар сөйләдек һәм аралаштык. Төрле яшьтәге кешеләрнең уртак тел табуларын һәм бер-берсен аңлауларын күрү бик күңелле булды.

40-4

Бу очрашу минем өчен чын ачыш иде. Ул миңа безнең мәдәниятнең үткән генә түгел, хәзерге заман булуын күрсәтте. Һәм мин мондый чаралар киләчәктә дә, кешеләрне берләштереп һәм безнең дуслыкны ныгытып узачак дип ышанам.

Әгәр сез әле мондый очрашуларда булмаган булсагыз, һичшиксез, аларга барыгыз. Үкенмәссез!» – диелгән иде анда. Сорашып, бу чараның башында Ялутор шәһәренең хөрмәтле имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов торганлыгын ачыкладым. Раил хәзрәткә очрашуларның тарихы белән таныштыруын сорап яздым.

– 2018 елдан бирле уемда йөрттем мин аны. Бөтен милли лидерларга, иҗтимагый оешма җитәкчеләренә әйтеп чыктым. Аннары ковид башланып китте. Тәкъдимемне кабул итүчеләр белән аена бер тапкыр гел бер урында, бер үк вакытта җыела башладык. Теләсә нинди яшьтәге кешеләр «Гилевская роща» дагы мангал зонасында һәр айның беренче якшәмбесендә 11.00 сәгатьтә күрешеп кайталар.

Монда билгеле бер тема кысаларында гына калмыйбыз. Чөнки соңгы вакытларда туган туган белән дә очрашмый. Күрешеп сөйләшүләр кадерле мизгелгә әйләнә баралар. Бер-беребезне тыңлап, сөйләшеп алырга вакыт таба алмыйбыз. Кем килә ала, шулар рәхим итәләр», - дип аңлатты Раил хәзрәт.

Күрешүләрдә еш катнашкан татар яшьләре активисты Лиана Габделәхәтова да үз фикерләре белән уртаклашты. Табигать кочагында өйдән алып килгән кайнар чәй, тәм-том белән бергәләшеп чәй эчүләрен, балаларның рәхәтләнеп уйнап йөрүләрен, татарча аралашуларын сөйләде ул. Үзләрен борчыган мәсьәләләр турында аңлашалар, үзләре турында әйтеп китәләр, киңәшләшәләр – кыскасы, якыннар арасында барган әңгәмә сыман үткән күрешүләр ай саен күбрәк кешене үзенә тарта. «Сүз арасында Раил хәзрәт күтәргән темалар шулкадәр эчтәлекле, актуаль – аларны бирелеп тыңлыйбыз, - диде Лиана. – Очрашулар дустанә төстә үтә, һәркем канәгать кала» .

Чынлап та, авыл җирендә дә ишекләр бикле хәзер, туганнарга да еш бармыйбыз. Телефон аша гына хәл белешәбез. Ә күрешү бөтенләй башка шул. Яхшы идеяне хуплап каршы алучылар үзләре бер гаилә шикелле дуслашканнар инде. Аралашасы килгән барлык кешене дә яннарына чакыралар. 6 октябрьдә очрашу урынына син дә бара аласың, хөрмәтле укучым.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836