Материалы

Тубыллылар хөрмәтләделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

41-1Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә “Яңарыш” өлкә газетасының 30 еллык юбилеен зурлап үткәрделәр. Бәйрәм чарасында Тубыл шәһәрендә һәм районда яшәп иҗат итүче газетаның хәбәрчеләре, дуслары, укучылары катнаштылар. Котлауларны һәм җылы теләкләрне кабул итүче газетаның баш редакторы Алсу Сәгыйтова уртак бәйрәм – газетаның юбилее белән котлап, килүчеләр игътибарына “Яңарыш”ның 30 еллыгына багышланган тапшыру тәкъдим итте.

Бәйрәм тамашачылары экраннан архив материалларыннан алынган беренче редактор Азат Сәгыйтовның теләкләрен тыңладылар, замана белән бергә атлап эшләгән редакция коллективын, өлкәбезнең төрле төбәкләреннән килгән видеоязмаларны, губернаторыбыз Александр Моорның, Дәүләт Думасы депутаты Эрнест Вәлеевнең, Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты вәкиле Данис Шакировның, Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхинең котлауларын карадылар.

Юбилейлы бәйрәм чарасында Тубыл шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Нурилә Шамратова, шәһәр себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских катнаштылар. Алар юбилярларны котлап җылы теләкләрен юлладылар, бүләкләр бирделәр. Зәйтүнә Тычинских педагогик хезмәт ветераны Клим Садыйковка Бөтендөнья татар Конгрессының “Татар милләтенә тугры хезмәте өчен” медален тапшырды. “Яңарыш” газетасы редакциясе белән беренче елдан хезмәттәшлек иткән дусларыбызга җылы котлау теләкләре яңгырады. Газета үз канаты астыннан күп җирле талантларны чыгарды. Җирле шагыйрь-шагыйрәләребезнең беренче шигырьләре дә нәкъ “Яңарыш” газетасы битләрендә басылып чыкты. Алар бүген “Яңарыш”ыбызның тугры дуслары. Галия Абайдуллина, Сөнгатулла Бекенин җылы теләкләрен, газетаның юбилее уңаеннан иҗат иткән шигырьләрен укып, шатлыклы вакыйга белән котладылар. Галия апа 20 ел элек себер-татар мәдәният үзәгендә үткәрелгән, хәтердә бер матур мизгел булып сакланган “Яңарыш”ның 10 еллык юбилейлы кичәсе турында сөйләде. Хөрмәтле кунаклар арасында Тубыл шәһәренең мактаулы кешесе, себер сандугачыбыз Зәкинә Арангулова, РФнең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева, ветеран укытучылар - Садыйковлар, мәгариф отличнигы Гөлҗиһан апа Закирова, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхина һәм җырчылары хатирәләре белән уртаклаштылар, котлау теләкләрен юлладылар.

Тантаналы бәйрәм чарасын үткәрүче себер-татар мәдәният үзәге халкыбызга хас булган кунакчыллык йөзен күрсәтеп, милли табын әзерләп чараны югары дәрәҗәдә оештырды. Бәйрәм чарасын оста алып барган Рузалия Корманалиева, мәдәният үзәгенең җырчылары башкарган җырлар бәйрәмгә ямь өстәде. Үзәк җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева “Яңарыш” газетасы редакторы Алсу Сәгыйтовага, корреспондентларына Рәхмәт хатлары тапшырып: ”Яңарыш” та без күңелебезгә нинди тема ошый - аны таба алабыз. Газетаның һәр санын укыган чакта татар мөхитенә чумабыз. Киләчәктә дә газетабызның абруен төшермичә, тиражын күтәреп, бердәмлектә эшләргә, яшәргә язсын”, - дигән теләкләрен юллады.

Юбилей кичәсе Тубылда һәм районда “Яңарыш”ның тугры дуслары, укучылары күп булганын күрсәтте. Алдагы көннәребездә дә сайлаган кыйблабыздан тайпылмыйча, укучыларыбызны сөендереп алга таба барырга язсын. ”Яңарыш” газетасы редакторы Алсу Сәгыйтова Тубыл шәһәрендә өлкә газетабызның юбилеен оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде. Якын дусларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырды, алар да җавапсыз калмадылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума