Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Хөрмәтле дустыбыз, шагыйрә Римма Арсухина күркәм юбилеен каршы алды.
Римма Хисмәтулла кызы Пермь өлкәсе гүзәле. 1949 елда Березовский районының Таз авылында 9 балалы зур гаиләнең иң өлкәне булып туган ул. Ул чордагы һәр күп балалы гаиләдәге кебек бер-берсен карап, тәрбияләп, әти-әниләренә булышып, сабый чактан ук эшкә өйрәнеп үскән алар. Әлбәттә, халкыбызның матур гадәтләре күңелгә сеңеп калган.
Урта белем алган яшь кыз Курашимда училищеда бухгалтер һөнәрен үзләштерә. Язмыш аны техникум тәмамлап, агроном белгечлеге алган тормыш юлдашы белән очраштыра. Ике ел авылда гомер итеп, ире югары белем алырга теләк белдерә. Төмән шәһәренә аның туганнары янына күченәләр. Ә Римма Хисмәтулла кызы кассир булып эшли, хезмәт юлының 11 елы мәктәптә үтә. «Газпром»ның «Тюменьгазсвязь» оешмасында лаеклы ялга чыкканчы бухгалтер була. Анда аның тырышлыгын бәяләп, «Хезмәт ветераны» исемен һәм медален тапшыралар.
Яраткан кызлары һәм оныклары медицина өлкәсен сайлаганнар.
Ә Римма апа Арсухина, гомере буе саннар арасында кайнаса да, күңеле белән иҗади җанлы шәхес. Аның туган ягына, әти-әнисенә, туганнарына, дусларына, «Яңарыш»ыбызга багышланган шигырьләре газетабыз битләрендә еш басылып чыга. «Без кабызган учак сүнмәсен» (2019), «Авылым таңнары» (2023) шигырь җыентыклары укучылары өчен кадерле китап булып торалар. Бүгенге көндә аның гади, җиңел укылышлы, эчтәлекле шигырьләрен композиторлар да күреп алганнар, җырчылар да яратып башкаралар. Инде танылган музыка белгече Әмир Хәлидов унлаган шигыренә көй язды. Аларны Луиза Сөрмәтова, Әлфия Мөслимова, Гүзәл Мәчитова, Наилә Габдуллина, Венера Калиева бик матур итеп яңгыраталар.
- Шундый талантлы, кешелекле, юмарт, киң күңелле композитор Әмир Мирсәлим улы булганда, шигырьләр язасы килеп тора. Әзер җырны тыңласаң, янә канатлар үсеп китә, шигырь иҗат итәсе килә.
Әмир Хәлидовка һәм җырчыларыма исәнлек-саулык биреп, Ходай иҗади унышлар яудырып торсын. Мин үземне бик тә бәхетле итеп тоям дөньяда. Дусларым, туганнарым хөрмәт итәләр, зурлыйлар. Мин гади авылда туып-үскән кеше.
Римма ханым гаиләсен тәмле ашлар белән сыйларга ярата, аның өендә гел чисталык, һәр әйбер үз урынында. Тагын да дачасында рәхәтләнеп эшли, чәчәкләр ярата, иҗат итәргә көч туплый. Ире Нәчиб белән мул итеп яшелчәләр үстерәләр, җиләк-җимеш агачлары да күп. Алардан тәмле итеп кышка кайнатмалар кайната, салатлар әзерли. Ә кышын инде кулына чигү, бәйләү эшләрен ала. Тагын да фантазиясен, күңел матурлыгын эшкә җигеп, сокланырдай әйберләр тудыра. Күңелдә шигырь юллары да тезелеп, тиз генә кәгазь битенә күчәләр.
Тырыш, мөлаем, олысына-кечесенә ихтирамлы, сабыр Римма апа Арсухинаны гомер бәйрәме белән тәбрикләп, сәламәтлегенә куанып, матур әсәрләр иҗат итүен телибез. Тормышны ничек бар – шулай кабул итүе, ихласлылыгы, эчкерсезлеге, бай рухи дөньясы белән укучысы аны яратып кабул итә, шигырьләрен көтеп алалар.
«Яңарыш»лылар,
«Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзалары.