Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл шәһәре Драма театрында узган тантаналы чарада Заһидә һәм Сөнгатулла Бекениннарны тантаналы рәвештә сәхнәгә чакырып котлау теләкләрен юлладылар.
Тырыш хезмәтләре белән мәгариф үсешенә лаеклы өлеш керткән Бекениннарның бергә хезмәт стажы 80 ел. Аларның күпчелек укучылары күркәм традицияләрне дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайлап югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Быел октябрь аенда Заһидә апа Бекенина 85 яшьлек юбилеен да каршы ала. Рус теле һәм әдәбияты, немец телен укыткан, Лаемтамак мәктәбендә завуч, директор да булып эшләгән Заһидә апа укыган һәм эшләгән елларын искә алды: «Мин Усть-Ишим районы, Саургач авылында тудым. Тара шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлап, Тубыл пединститутына укырга кердем. Булышлык күрсәтүче кеше юк. Туганнарымнан еракта. Әтием 1941 нче елны (миңа ике яшь булган) сугышка китә. 1943 нче елны госпитальдә вафат була. Әнием 3 кыз белән тол кала, колхозда эшләп безне үстерә, укыта.
Мин икенче курсны тәмамлап, Тәпкен авылы мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә урнаштым. Институтта читтән торып укуымны дәвам иттем. Беренче укучыларым әле хәтеремдә. Алар ихлас күңелле, ачык йөзле, укытучыны хөрмәт иткән, яраткан балалар иде. Тәпкендә язмыш мине булачак тормыш иптәшем, коллегам, остазым Сөнгатулла Бекенин белән очраштырды. Ул да дәһшәтле сугыш елларында Сатылган авылында туган, авыр заманнарда ятим үскән. 1960 нчы елда безне Лаемтамак мәктәбенә күчерделәр. Шул ук елны без гаилә корып, авыр тормыш шартларына түзеп, балаларга белем, тәрбия бирү эшендә фидакарь хезмәт күрсәттек. Сөнгатулла Хәкимҗан улы физика, математика, химия фәннәрен укытты. Икебезнең дә укытучы булып эшләгән хезмәт елларыбыз бу мәктәптә үтте. Тормыш иптәшемнең педагогик хезмәт стажы 43 ел, мин мәктәптә 37 ел эшләдем. Дәрестән тыш чаралар, өстәмә белем бирү түгәрәкләренең эше, өйгә кайтып план язу, дәфтәр тикшерү... Мәктәптә эшләгән елларыбыз әле онытылмый. Бала күңелен ап-ак кәгазь бите белән тиңлиләр. Бу дөрес чагыштырма. Ерак Себер татар авылында без укучыларыбызның күңеленә игелеклелек, шәфкатьлелек, матурлык, итагатьлелек орлыкларын салырга тырышып эшләдек. Авыл мәктәбе укытучылары үзләре дә тәртипле, инсафлы үрнәк өлгесе булдылар.
Лаемтамак мәктәбендә завуч, директор булып эшләгән елларым да онытылмый. 1971 нче елны үземнең тырышлык белән яңа мәктәп төзелде. Әле дә авыл балалары бу мәктәптә белем, тәрбия алалар. Хәзер монда эшләгән күпчелек укытучылар - безнең укучыларыбыз. Лаемтамак мәктәбен тәмамлаучылар төрле һөнәр сайладылар. Алар арасында хәрбиләр, табиблар, инженерлар, укытучылар һәм күп башка һөнәр ияләре бар. Иң дә мөһиме, укучыларыбызны чын кеше итеп тәрбияләгәнбез. Тыгыз элемтәдә ата-аналар белән эшләргә дә вакыт табылды. Ата-аналарның укытучыларга мөнәсәбәтләрен балалар кече яшьләреннән күреп үстеләр. Укытучыларга хөрмәт нәкъ гаиләдән дә килде. Балалар белемгә омтылучан булдылар. Укытучылар коллективы дус, тату, бердәм булдык. Яшәү шартларына өйрәнү җиңел булмаса да, зарланмадык, эшләдек. Кышын боз, кар эретеп су табабыз. Электр уты кичен генә бирелә. Икмәкне үзебез пешерәбез. Ит, май, сөт, каймак булсын өчен сыер, бозау асрыйбыз. Тормыш шартлары авыр булса да, яшәү күңелле иде. Мәктәпкә укытучылар, укучыларыбыз да ашыгып килә идек. Очрашулар, кичәләр, класстан тыш чаралар, дәресләр татар телендә генә үткәрелде. Татар теле, әдәбияты дәресләре укытылды. Бүген Лаемтамак мәктәбендә татар теле, әдәбиятыннан безнең укучыбыз Роза Ишкулова уңышлы белем бирә. Ул Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде. Аның укучыларының Төмән өлкәсендә, Тубыл шәһәрендә бәйгеләрдә катнашулары, җиңүләре сөенеп, горурланып сөйләрлек. Алар өчен шатланабыз. Тормыш шартлары да яхшыра башлады. Элек салкын кышларын ат җигеп, чаналарга төялешеп шәһәргә чыга идек. Хәзер самолетлар, вертолетлар оча.
Тубылда узган мәдәни чараларда укучыларыбыз белән җылы очрашулар якты хатирәләр калдырып уза. Лаемтамак, күрше Вәчир мәктәпләрендә узган очрашу кичәләренә безне хөрмәтләп чакыралар. Укытучы һөнәренә, Укытучы исеменә тап төшермичә, горурланып эшләдек. Лаеклы ялга чыгып, Тубыл шәһәренә күченеп килдек. Тормыш сынауларына бирешмәскә тырышып, Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге каршында оештырылган «Яшьлеккә сәяхәт» ансамблендә җырлыйбыз, милли бәйрәмнәребездә катнашабыз. Тормыш иптәшем Сөнгатулла Хәкимҗан улы Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде. Икебез дә Төмән өлкәсе, Тубыл шәһәре һәм районыннан күп мәртәбә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләндек. Алар 40тан артык. Ветеран укытучылар гаиләсеннән бер теләк: татар укытучылары милләтебез сагында торып, мәдәниятебезне үстерүдә үзләреннән өлеш кертеп яшәсеннәр. Тормышымны яңадан башларга туры килсә, мин яңадан укытучы һөнәрен сайлаган булыр идем», - дип сөйләде мәгариф отличнигы, ветеран укытучы Заһидә Бекенина.
Укучыларының, хакимият вәкилләренең хөрмәтендә яшәүче ветеран укытучыларга изге теләкләребезне, озын гомер, нык сәламәтлек телибез.
Римма Умитбаева.