Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Кешелек дөньясында язу-уку процессының биш мең еллык тарихы бар. Башка халыклар шикелле, безнең татар халкыбыз да белемгә омтылган. Күп еллар элек мәгърифәтче язучыбыз Каюм Насыйри үзенең фантастик повестендә ике игезәк егет турында язган. Әбелхарис белән Әбүгалисина тау куышлыгында урнашкан мәгарәдә (китапханәдә) яшертен рәвештә бер ел дәвамында белем алалар. Аннан чыккач, искитәрлек сәләтләргә ия булалар. Китаплар укып, алар кеше күзенә күренмәү, башка зат кыяфәтенә әверелү кебек күптөрле һөнәрләргә өйрәнәләр.
Китап – белем чишмәсе дип, юкка гына әйтмиләр. Авылдашларыбыздан сорашкач, мәгълүм булды: безнең Талымхан авылында 1950 нче елларда ызба-укуханә эшләгән. Шул вакытта анда Эльза Усманова, соңыннан Наил Вәлеев хезмәт иткәннәр. 1960 нчы еллар башында аны япканнар.
1973 нче елда авылда Айнатулла Сабиров җитәкчелегендә агачтан яңа клуб салына, китапханә өчен махсус бүлмә бирелә.
1973-1977 нче елларда Тубыл мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган авыл кызы Рәйханә Сиразетдинова китапханәче булып эшли.
1977-1986 нчы елларда аны Рәүфә Садыйкова алыштыра.
1986 нче елда клубны кибеткә биргәч, башка бинада 1986-1988 нче елларда китапханәче вазифасын Саймә (Тәнзилә) Талипова үти.
1995 нче елның декабрь аенда авылда таштан салынган яңа клуб ачыла. Шунда бер бүлмәдә китапханәче булып Рауза Азанова инде 29 ел эшли. Киләсе 2025 нче елда китапханәнең 30 еллыгы, юбилей уңаеннан, Рауза Зиннәтулла кызы миңа авылыбызның китапханәләре тарихын сөйләде.
Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы,
Талымхан авылы.