Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Карбан авылында хәтер тактасы ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

Авыл обелискы янында, Ватан язмышын үз кулларына алган батырлар исемлегенә тагын бер якты исем өстәлде — өлкән сержант, БМП бүлеге командиры Майзур Сабитовның истәлегенә хәтер тактасы ачылды. Бу көн Карбан авылы халкы, туганнары һәм кунаклар өчен аеруча дулкынландыргыч булды.

Майзур Абдулла улының сугыш юлы 1982 елда башлана. «Междуреченский» совхозында тракторчы булып эшләгән егетне армиягә алалар. Ашхабадта яшь солдат курслары үткәннән соң, аны Пяндж елгасы буендагы, инде ут эчендә кайнаган Әфганстан чигенә җибәрәләр. Кыюлыгы өчен «Батырлык өчен» медале һәм «Әфганстан халкыннан рәхмәт йөзеннән» медале белән бүләкләнә.

Авылга кайткач, Майзур сөйгәне — Тархан кызы Нурия белән гаилә кора. Лена һәм Зафар исемле матур балалар үстерәләр. Кызганыч, сугыш яралары һәм авырлыклар аның гомерен кыскарта — Майзур 2009 елда якты дөньядан китә.

41-32-26Хәтер тактасын кую хыялы күп еллар аның апасы Сәрия Сабитованың күңелендә йөри. Бу изге эшне тормышка ашырырга туганнары, авылдашлары, Яркәү округы администрациясе һәм, әлбәттә, Тубыл шәһәренең Әфганстан сугышы ветераннары оешмасы рәисе Мансур Рябиков зур ярдәм күрсәтә. Ул барлык оештыру эшләрен үз өстенә ала.

Тантанага Төмән, Тубыл, Ялутор шәһәрләреннән, күрше округлардан бик күп кунаклар җыелды. Араларында Әфганстан һәм Чечня сугышлары, чик буе гаскәрләре ветераннары, мәктәп укучылары бар иде.

41-31-26
«Бүген монда төрле милләт вәкилләре җыелган, — диде билгеле шәхес Нуртдин Ибраһимов. — Кайда гына сугышлар үтмәсен, безнең ил халкы чит дип бүлешмәде. Без бергә булдык, нинди генә милләт булмасын, без бердәм идек, бер гаилә кебек тынычлык өчен көрәштек. Хәзерге көндә дә МХОдәге егетләр бердәм, алар һәрвакыт бергә».

Чыннан да, Карбан авылы — геройлар авылы. Обелискта Советлар Союзы Герое Хәмит Неатбаковның исеме дә, Чечня сугышында ятып калган Тимур Ярмөхәммәтов һәм Дамир Мирязовның да исемнәре уелган. Әфганстанда безнең Староалександровка авыл җирлегеннән 19 батыр катнашкан. Алар — безнең горурлыгыбыз.

Тантананың иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе — тактаны ачу. Аны авыл җирлеге башлыгы Рәйсә Кормашева белән бергә Сәрия апа үзе ачты. «Иң зур рәхмәтем Рәйсә Таштимир кызына, — диде ул күз яшьләре аша. — Ул һәрвакыт җылы сүзе белән безне рухландырып торды, барсы да яхшы булачак диде. Аның сүзләре чынга ашты. Без булдырдык, чөнки без бердәм халык».

Митинг бер минутлык тынлык һәм өч мәртәбә салют ату белән тәмамланды. Хәзер обелиск яныннан узучы һәркемне Майзур Сабитовның елмаеп карап торган фотосурәте озатып калачак. Урының җәннәттә булсын, авылдаш! Амин!

41-33-26

Сачитә КУЧАРОВА,

Яркәү округы, Тархан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836