РФ Президенты стипендиясен алучы Дания

последние и лучшие новости искусства в мире

42-1Әйе, безнең татар кызлары беркайда да сынатмыйлар. Дөрес уйладыгыз. Алар булдыралар! И яратам, горурланам да соң шундый тырыш, максатчан милләттәшләребез белән!

Дания Булатова турында газета укучыларыбыз, хәтерләсәләр, язган идек инде. Ул Төмән районының Индрәй урта мәктәбендә укыган елларында мәктәп, район, өлкә, ил күләмендәге бәйгеләрдә җиңү яулап килде. Сәнгать ярата ул. 11 классны тәмамлагач та, ягъни 4 ел элек, үзе хыялланган Төмән дәүләт университеты психология һәм педагогика институтының нәкъ менә сәнгать кафедрасына укырга керә.

Тырышлыгын укытучылары да күреп алгандыр инде: аңа конференциядә чыгыш ясарга тәкъдим итәләр. Аның өчен тема кирәк бит әле. Ләкин Дания озак уйлап тормый: күңеленә якын булган себер татарларының орнаменталь сәнгатен өйрәнергә алына.

Һәм 3 ел уку дәверендә аның 11 фәнни мәкаләсе дөнья күрә. Ә аларның 5се Россия фәнни цитаталар индексы (РИНЦ) , ягъни Россия галимнәренең фәнни публикацияләренең библиографик мәгълүмат базасы һәм фәнни мәкаләләр индексы, 1се Югары аттестация комиссиясе (ВАК) системасында урын ала. 20 гавами фәнни-тикшеренү һәм иҗат эшләре бар. Быел гына ике зур проекты тормышка ашырылган, 3 нчесе белән эшли. Ике ел рәттән Польшага сәнгать курсларына, проектны яклар өчен Әстерханга бару мөмкинлегенә ирешә.

- Быел стипендиатлар конкурсында катнашырга булдым. Хәзер мин Россия Федерациясе Президенты һәм Төмән өлкәсе губернаторы стипендиясе җиңүчесе. Бу казанышларга Төмән дәүләт университетының сәнгать кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Ольга Афанасьевна Бакиева ярдәме белән ирешелде, - дип шатлыгы белән уртаклашты Дания.

Шундый зур нәтиҗәләргә ирешү юлында башкарылган эшләре белән кызыксынмый булдыра алмадым. Ул ялындырмыйчан, бик теләп һәркайсы темасына тәфсилләп тукталып сөйләп тә китте. Аларны төптән өйрәнүе, сәгатьләр буе әңгәмә кора алуы аңлашылды.

- Мин башкарган проектлар – “Этнокультураларның иҗади марафоны”, “Әбием сандыгы”, Төмән өлкәсендә яшәүче халыкларның орнаменталь сәнгате”. Аларда “Төмән төбәге халыкларының орнаменталь символлары” (6 халык алынган) темасына видео-лекцияләр һәм мастер-класслар узды һәм “Төмән орнаменты халыклар иҗаты көзгесендә” проектында катнашучылар арасында конкурс үтте.

Казан, Әстерхан, Кырым һәм Себер татарларының уртак тамырлары булуы бәхәссез, ләкин теләсә кайсы башка мәдәният компоненты буларак, себер татарларының үз тарихы, гореф-гадәтләре һәм традицияләре бар.

Һәр орнаментның да үз сакраль мәгънәсе бар. Музей экспозицияләре буенча тикшеренүләр үткәрдем. Баш киемнәрен алыйк. Нигездә, үсемлек орнаментларын кулланганнар. Мәсәлән, хризантема. Ул Кытай мәдәниятеннән алына һәм көз эмблемасы булып тора. 19 гасырда Төмән Себер тракты юллары исемлегенә кертелгән. Анда бөек чәй юлы булган. Билгеле булганча, бу чәчәк салкынлыкка түзгән һәм кышын чәчәк атуын дәвам иткән, шуңа да озак яшәү символы булып тора. Тагын кояш чәчәге дип санала, шуңа күрә орнаментлар сары яки алтын төстә иде. Бу чәчәкләрне себер татар хатын-кызлары баш киеме - сарауцларда күрергә мөмкин. Нигездә, зәңгәр төстән ясаганнар, зәңгәр төс - күк, ә алтын - күктәге йолдызларның җемелдәве кебек.

Киемдәге орнаментлар буенча кешенең характерын укырга була, ул кем булып тора һәм һ.б. Мәсәлән, морза хатыны Колмәмәтованың костюмы. Тарихи-архитектура музей тыюлыгында саклана. Әгәр төсләр буенча тәфсилләп карап, Швейцария психологы Люшер тестын куллансаң, кызыл төс оптимизм, элемтәләргә омтылыш, эшчәнлек өлкәсен киңәйтү дигәнне аңлата. Камзул кырыйларына чигелгән бизәкләр, нигездә, себер татарларының уй-фикерләрен (бу очракта ирекле юллар, ягъни Европада тыгыз, ә Себердә иркен) белдерә. Бу бизәкләр сары төстә, бу Люшер буенча – алга омтылу, яхшыга өметләнү.

Актив кыз – Дания Булатова 3 ел буена эшмәкәрлек курсларында да белем үзләштерә. Ә укуны тәмамлагач, мәдәният өлкәсендә тәҗрибә тупларга уйлый.

Максатчан, якты киләчәген үз тырышлыгы белән булдырырга омтылучы, тиздән яраткан һөнәре буенча белемле белгеч булып чыгачак Дания кебек яшьләр кулында халкыбызның киләчәге. Россия Федерациясе Президенты һәм Төмән өлкәсе губернаторы стипендиясен алучылар рәтендә лаеклы урын алган милләтебез кызына уңышлар телибез, әле аның тагын да югарырак бүләкләргә ирешүен ишетергә насыйп булсын.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума