Главная

Нәсел тарихын барлаган

последние и лучшие новости искусства в мире

Ялутор округының Аслана авылыннан Рафия Айтбаева язган «Исмәгыйловлар нәселе тарихы» китабын бик зур ләззәт һәм кызыксыну белән укыдым. Без китап авторы белән яшь чактан ук таныш. Элек ул төрле темаларга мәкаләләр яза иде, ә монда нәсел тарихы турында сөйләгән.

Әти-әниләренең, әби-бабайларының, олы яшьтәге туганнарының сөйләгәннәрен хәтерендә саклаган. Ләкин аларны безнең балаларга ничек җиткерергә? Балаларга һәм оныкларга истәлек калдыру теләге белән башланган эш була бу.

Китапчыкны укыдым, ә башымда уйлар әйләнде: «Миңа да үз туганнарым турында язарга кирәк». Ләкин ничек язарга, әгәр мин аз белсәм? Рәхмәт Рафиягә, шундый бай материал җыя алган. Кайчандыр яшәгән кешеләр, булып үткән вакыйгалар, аңлатып булмаслык тарихлар турында бик кызыклы хикәя.

42-71-26Китаптан бу юлларны һич тә оныта алмыйм: «Яратканнар да һәм яратмаган кешеләр дә мәңгелеккә китеп барды».

Мөхәммәд пәйгамбәрнең шундый хәдисе — васыяте бар: «Җирдә булганнарга рәхимле бул, күктә булган сиңа рәхимле булыр». Ә без бу хакта бик еш онытабыз бит.

Миңа китапның бизәлеше бик ошады. Тышлыгында — Ирек Мусинның «Эскәмиядә» һәм «Кышкы иртә» картиналары. Аларга карап, үзеңнең үткәнеңне исеңә төшерәсең - тик ул бик ерак инде.

Рафиягә хезмәте, китабы өчен тагын бер кат рәхмәт әйтәсем килә.


Хөрмәт белән

Нелли ТАШКЕЕВА,
Төмән шәһәре.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума