Главная

«Пыяла»да беренче гастросәяхәт узды

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмәннең йөрәгендә, милли кулинария учагында – «Пыяла» татар кафесында беренче уникаль гастрономик сәяхәт узды. Аның темасы – «Себер тарихы битләре: татар эзе» иде. Бу – гади дегустация түгел, ә себер татарларының формалашуындагы төп чорлар аша үткән грандиоз кулинар реконструкция, һәр тарелкада яңа бер бүлек җанланган тамаша. Кичәнең программасы дүрт бүлектән торды. Таулы Алтайдан килгән себер татарлары Чинги-Тураны төзеделәр. Аннары чәчәк аткан шәһәргә Бөек ефәк юлыннан экзотик товарлар караваннары килгән чор. Кипкән, кыздырылган иткә бай кыргый тормыш мичтә пешкән сусыл итләр белән алышынды, бохарлыларның сирәк тәмләткечләре, көнчыгыш тәм-томнары белән үрелгән җирле тормышка Идел буе күченүчеләре яңа тарихи дулкын алып килделәр. Монда кулинар серләр өстенлек итте.

42-73-26

Әлеге гастрономик сәяхәтне тормышка ашыруда кафе хуҗалары - Азат Булатов һәм Рамиль Садыковның роле зур. Алар тарихны китаплардан гына укымый, ә хисләр, традицияләр һәм кунакчыллык телендә яңадан яза белгән кешеләр. Алар Себерне аның күптавышлылыгында ачып бирергә, татар мәдәнияте үрнәкләренең киң далаларга ничек нәфис итеп үрелгәнен күрсәтергә теләгәннәр. Кичәне алып баручылар – Гөлфия Әмирова (Алтай шаманы), Зөлфинә Минибаева (ханбикә образында), Нэля Фәйзуллина (бохарлы бай хатыны) һәм Казан ягыннан килгән татарлар бүлегендәге Әлмирә ханым Гомәрова.

Әлмирә Гомәрова бу чараның җаныдыр, миңа калса. Гадәти булмаган кичәләр белән ул ничә йөзләгән кешенең күңелендә татар халкы турында җылы хисләр калдырды инде. Бернинди дә иҗтимагый оешманы да җитәкләми ул, аңа куелган бурыч та юк. Ләкин күркәм нәселе дәвамчысы буларак, бөек татар халкы турында өйрәнүен, башкаларга җиткерүен төрле юллар белән уңышлы алып бара. Аның юлы үзгә... Һәм шулкадәр үтемле, күңелгә шулкадәр тирән кереп урнаша, Әлмирә ханым оештырган чараларда илһамланып, җанланып кайтасың - гел барасы, тагын да тыңлыйсы, шул рәхәтлекне тоясы килеп тора.

Гастрономик сәяхәттә дә сыйфатлы һәм хәйран калдыра торган итеп төзелгән видеорәт, һәр чорга хас телне йотарлык тәмле аш, оста алып баручылар, кызлар биюе - җанга да, тәнгә дә рәхәтлек бирделәр. Әле алай гына түгел, татарча кунакчыллык ишек төбендә үк күренде: аяк астына йомшак мендәр салып, бал белән каршы алдылар. Кубыз моңнары һәм сискәндергеч давыл тавышы — тормыш ыгы-зыгысыннан гасырлар төпкеленә, бөек татар эзенең башланган урынына күчерде.

Кичә кунакларның күңелендә тирән эз калдырды. Аларның ихлас фикерләре моны раслый: «Йөрәгемнең түреннән Әлмирә ханыма һәм «Пыяла»ның бөтен командасына матур кичә өчен зур рәхмәтемне белдерәм! Күңелне җылыта торган җылылык һәм уңайлык өчен, бу кунакчыл йорт ишеген атлап кергән һәркемгә ихлас мәхәббәт өчен! Тәнгә дә, җанга да азык булган ризыклар өчен! Мәдәният белән таныштырганыгыз өчен, заманча форматта тәкъдим иткәнегез өчен!» – дип язган кунакларның берсе. «Бу бары тик тәмле генә түгел иде! Кызыклы, мавыктыргыч, гаҗәеп һәм бик танып-белүле! Мондый кызыклы идея өчен рәхмәт! Яңа очрашуларны көтәбез!» – дигән икенчесе. «Вак-төякләренә кадәр уйланылган чара – кунакларны каршылаудан алып гастросәяхәт тәмамланганчыга кадәр. Профессиональ режиссерлык эше, хәтта вак детальләргә дә игътибар ителгән: салкын закускалар нарат кисәгендә бирелүе, Төмән келәмендә балык шулпасы, өч катламлы бәлеш», – дип тәэсирләрен уртаклашкан өченче кунак.

Ә кичәнең авторы Әлмирә Гомәрова үзенең хисләрен болай дип уртаклашты: «Минем күз алдымда гасырлар аша күренгән нәрсә – режиссер сценарие генә түгел иде. Анда минем өчен туган җиргә тирән, нәфис мәхәббәт яшәде. Бу проектны иҗат иткәндә уйларым иң кадерле тамырларыма очып китте. Нәкъ 115 ел элек минем бабаларым себер җиренә килгәннәр. Алар билгесезлек аша, өмет һәм мәхәббәт белән җылынып килгәннәр. Һәм биредә, чиксез киңлекләр арасында, минем ике яраткан бабам - Хәсән һәм Сибгатулла Аккүл авылын нигезләүчеләр арасында булганнар. Алар анда безнең нәсел тарихын башыннан язып, йортлар салып, бишекләр тирбәтеп, традицияләр саклаганнар. Бу кан тавышы, бу әниемнең серле пышылдавы, бу бабаларның изге истәлеге – миндә туктаусыз яши. Мине гади иҗади кызыксыну түгел, ә тирән, хөрмәтле бурыч җитәкләде: мин бабаларым истәлеген кочаклап, алар мирасын сулышым белән җылытып, сезгә иң матур, тере чагылышында бүләк итәргә теләдем. Һәм безнең могҗиза тормышка ашты! 3 һәм 4 октябрь көннәрендә вакыт капкалары ачылды, без бергәләп бу яңа, әле өйрәнелмәгән гастросәяхәтне башкардык. Мин сезнең өчен гасырлар буе сакланган Себер серләре, Казанның нәфис эстетикасы һәм безнең бөек тарихыбызның изге, өй тәмнәре кушылган аерым бер дөнья үрергә теләдем. Без исбатладык: тарих тере, йөрәкләребез тибә. Без себер җирендәге бөек татар эзенең пәрдәсен генә ачтык, әмма мәхәббәт һәм хәтер караваныбыз инде һәр кунакның күңелендә юылмас эз калдырды. Бу бәйрәм минем гаҗәеп, сизгер командам булмаса, булмас иде. Минем белән бу рухи җылылыкка тулы юлны уртаклашкан һәркемгә рәхмәт. Безнең сәяхәт тәмамланды, әмма аның тәме һәм яктылыгы безнең белән мәңгегә калачак…»

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: оештыручы һәм алып баручылар кунаклар белән.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума