Главная

Тарихи, фәнни китап дөнья күрде

последние и лучшие новости искусства в мире

Себердә яшәүче татарларның тарихына кагылышлы яңа китап чыкты. Төмән өлкәсе мәчетләренең метрик китапларын тәрҗемә итүче, Д.И. Менделеев исемендәге Тубыл пединститутының (Төмән дәүләт университеты филиалы) филология фәннәре докторы, профессор, филология кафедрасы мөдире Гүзәл Фәйзуллина яңа чыккан фәнни китап турында сөйләде.

42-7-26– Яңа монография XIX гасыр уртасында Тубыл губернасының Яскалбы метрик китапларын комплекслы тарихи-лингвистик тикшерүгә багышланды. Иске татар телендә гарәп графикасы белән төзелгән мөселманнарның эшчәнлегенең уникаль архив мәгълүматлары фәнни әйләнешкә кертелә. Басма лингвистлар, тарихчылар, демографлар, этнографлар, төрки тел белеме өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен кызыклы булачак. Туган якны, Себер генеалогиясен өйрәнүчеләр дә үзләре өчен файдалы мәгълүмат таба алалар. Бу фәнни китапның авторлары – өч галимә. Берсе мин, аннары филология фәннәре кандидаты, доцент, ИЯЛИның өлкән фәнни хезмәткәре Энҗе Кадыйрова, Уфа шәһәренең юридик институтының өлкән укытучысы Ләйсән Абдуллина. Бу китап фәнни юнәлештә эшләүчеләр, бу теманы өйрәнүчеләр өчен кирәкле булыр. Мондагы метрик китапларда яңа туган балалар, аерылу, никахлашу темаларына фәнни эзләнүләргә таянып, бу теманы тирән өйрәнүдән соң мәгълүмат бирелгән. Без иске татар теленнән кириллицага, рус теленә тәрҗемә иттек. Яңа фәнни эзләнүләргә таянып табылган мәгълүмат Төмән өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезгә кызыклы, файдалы булачак. Тубыл губернасындагы Яскалбы метрик китапларында Яскалбы (Яскабы), Ачирские (Вәчир), Вармахлинские юрты (Вәрмәкле), Иземетские (Исәмәт), Лайтамакские (Лаемтамак), Маклинские (Мәкле), Носкинские (Наскы), Тапкинские (Тәпкен), Тонковолошные (Мәрис), Топкинбашевские юрты (Тәпкенбаш), Янаульские (Янавыл), Янгутумские (Йаңтум) авыллары турында укып белергә була. Төмән өлкәсендә яшәүче татар халкы тарихы бай һәм игътибарга лаек.

Себердә яшәүче халкыбызның метрик язмаларын имамнар алып барган. Мисалга, Яскалбы авылы мәчете имамы сазлыклар арасында утрауларда яшәүче мөселманнар турында мәгълүмат туплап, метрик китапларда язып калдырган. Бу язмалар сакланган. Шулай ук бу язмаларда өлкәбезнең башка җирлекләрендәге мәгълүмат язылып барган. Метрик китаплар фән хезмәткәрләре, тарихчылар, гади укучылар өчен дә кызыклы. Тарихи яктан сакланган китапларның эчтәлеге игътибарга лаек. Мин Себердәге метрик язмаларны иске татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү буенча уртак эш алып барган коллегаларыма рәхмәтлемен, – диде.

Әңгәмәдәшем метрик язмалар тарихыбызны саклаган искиткеч байлык булганы турында да сөйләде. Андагы мәгълүматлар белән танышучылар нәсел шәҗәрәләре турында да белә алалар, татар халкында нинди матур исемнәр булганы турында белеп, кызыклы нәтиҗәләр ясарга була.

Китап Казан шәһәрендә басылып чыга. Яңа китапның эчтәлеге белән танышырга теләүчеләр, кызыксынучылар Тубыл пединститутының китапханәсенә мөрәҗәгать итә алалар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума