Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл районы хакимиятенең зур залында махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызның гаиләләренә сугышчан бүләкләр тапшыру тантанасы үтте.
Тубыл районының Бизино, Ләңче, Тубылтора, Прииртышский, Карачино, Маслау авылларыннан махсус хәрби операциягә киткән якташларыбыз үз бурычларын намус белән үтәп батырлык күрсәтәләр. Ватан өчен үз гомерләрен биргән, хәрби сугышчыларның батырлыгын, кыюлыгын ассызыклап, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның туганнарына район хакимияте башлыгы Леонид Митрюшкин мөрәҗәгать итеп: Үз йортларын, Ватаннарын сакларга киткән якташларыбызны һәрвакыт истә тотачакбыз. Илебез тарихына кергән якташларыбызның исемнәре онытылмаячак, - дип, батырларча һәлак булган сугышчыларның дәүләт бүләкләрен аларның якыннарына тапшырды.
РФ Президенты Владимир Путинның 2024 елның 30 июнендәге Указы белән (үлгәннән соң) мотоукчылар батальонының штурм взводы укчысы Ринат Аллагуловның «Батырлык өчен» медале аның апасына бирелде. Алгы сызыкларда булган сапер-пулеметчы Маслау авылыннан Әпсәлам Мәхмүтовның «Батырлык өчен» ордены әнисе Фәүсия Мәмәтовага тапшырылды. Укчылар бүлекчәсе укчысы Радион Багишевның «Батырлык өчен» орденын әнисе Корманбикә Хәлим кызы алды. Владислав Горбунов «Батырлык өчен» орденын әтисе, Карачинода туган хәрби бурычын үтәүче батыр сапер–пулеметчы Александр Жетиковның орденын тормыш иптәше Дарья Андреевна, штурм ротасы наводчигы Сергей Ревнивыхның орденын әнисе Ирина Петровна кабул итте.
Тубыл шәһәре һәм районы хәрби комиссары Алексей Бердин: «Батырларның исемнәре мәңге саклансын. Ватанга мәхәббәт күңелләребездә гимн кебек яңгырасын. Мәңгелек хәтер аларга!» - диде. Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Батырлык, чыдамлык, тәвәкәллек күрсәткән, туган илебезгә тугры булган якташларыбызның якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Ватаныбызның кыю улларының рухлары шат булсын, әти-әниләренә Аллаһы сабырлык бирсен.
Батыр якташларыбызның исемнәре киләчәктә истәлек такталарында мәңгеләштерелер әле.
Римма УМИТБАЕВА.