Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Элмәк артыннан элмәк җиңүгә юл үрә

последние и лучшие новости искусства в мире

Үз Ватаныңны саклауга килгәндә, үзең белән кирәкле экипировка арсеналы булу бик мөһим. Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм инженерлык корылмаларын дошман разведкасының төрле ысулларыннан җирлек һәм үсемлекләр фонында маскировкалау өчен киң кулланыла. Мондый ятьмә туры мәгънәдә гомерне саклап калырга мөмкин.

43-23

Төмән районы, Шыкча авыл клубында махсус хәрби операция башланганнан бирле эш кайный. Биредә Шыкча авыл хакимиятенә кергән авылларда яшәүче пенсионерлар маскировка челтәрләре ясыйлар. Һәр көнне иртәдән төшкә кадәр көмеш волонтерлар Шыкча авыл клубына ашкыналар. Үрү технологиясе катлаулы түгел, ләкин мөһим нечкәлекләрне таләп итә. Корамалар билгеле бер почмакта киселә һәм капрон шнурга хәрәкәт эффекты тудыра алырлык тәртиптә ышанычлы рәвештә беркетелә бара.

43-24

Бөтен ил буйлап меңләгән битараф булмаган кешеләр фронтка булышалар: азык-төлек посылкалары җыялар, оекбашлар һәм маскировка ятьмәләре бәйлиләр. Ә позициядә торган солдат өчен маскировка челтәре бронежилет һәм каскадан ким түгел. Махсус хәрби операция зонасында сугышкан якташларына ярдәм итү өчен, Шыкча һәм Талмы авылларының көмеш волонтерлары: Хәтимә һәм Әйләметдин Хәйбуллиннар, Фирдәвес Әхмәтшина, Зимфира Рәхимова, Гөлсинә Сафина, Лена Янкаева, Фәния Садыйкова, Рузия Ибләминова, Асия Әфләтунова, Минниса Кәримова, Нурзия Латыйпова, Нурия Галиуллина, Нурзилә Сәйфуллина, Сайдә Хәлидуллина, Рәзинә Бикмеева, Маһинур Шакирова челтәр үрүне дәвам итәләр. Бу хатын-кызлар кулы белән 2022-2024 елларда 3х6, 6х9, 6х14 метр зурлыктагы 1000гә якын челтәр эшләнгән. Бу аз түгел, хәтта бер челтәр дә берничә кеше гомерен коткарырга мөмкин бит.

43-25Маскировка челтәрләрен үрү буенча эш безнең сугышчыларга кирәк булганчы дәвам итәчәк. Шулай ук волонтерлар өйдә җыелышып токмач әзерлиләр; халык йомырка һәм он, коры ашлар өчен яшелчәләр белән дә булыша. Барлык теләүчеләрне Шыкча авыл клубына волонтерлар белән бергә уртак изге эшкә кушылырга чакыралар, теләүчеләр өчен ишекләр һәрвакыт ачык.

43-26

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Рәсемнәрдә: Шыкча волонтерлары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836