Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Кактамак авылында яшәүче Бикчәнтәевларның май аеннан башлап октябрьгә хәтле шау чәчәккә күмелгән ишек аллары авылдашларын таң калдыра. Гади авыл йорты үзенең уңайлы ишегалды, яхшы уңыш биргән бакчасы һәм башка гаҗәпләнерлек нәрсәләре белән һәркемнең игътибарын үзенә җәлеп итә.
Һәр көнен хезмәттә уздырган Рәкыя һәм Әхмәт Бикчәнтәевларның капкаларын ачып керүгә төрле формадагы сары, кызгылт сары, ак, алсу, шәмәхә һәм башка төсләрдәге 15 сорттан артык хризантемалар үсеп утыра. Әйтерсең, керүчеләрне хризантемадан тегелгән аллы-гөлле келәм каршы ала. Чәчәкләрне шулай үстерер, тәртиптә тотар өчен, хуҗабикәгә күп эшләргә туры килә, ул аларны балаларын караган кебек кадерләп, яратып тәрбияли. Шау чәчәк атып утырсыннар өчен ул аларга вакытлы су сибә, ашламалар белән тукландыра, төпләрен йомшарта, чүп-үләнен утап тора. Искиткеч матур чәчәкләр үстерүче Рәкыя Сәлимгәрәй кызы бакча чәчәкләренә озаграк сокланыр өчен ысулын да тапкан. Салкыннар башлануга ул урамдагы барлык чәчәкләрен, чүлмәкләргә күчереп, өй эченә алып кереп урнаштырган. «Бу табигать могҗизасына карап, кәефләр күтәрелә. Шундый якты матурлыкка карап, ничек күңелсезләнергә мөмкин?! Алар бит яныбыздан начарлыкны куа. Чәчәкләрнең һәркайсы үзенчә матур - һәрберсенең үз хуш исе, үз төсе, матурлыгы. Мин алар белән сөйләшәм, киңәшләшәм, шуңа күрә эшләгәндә ару-талуны белмим, аларның гүзәллегенә хозурланам», - дип әйтә хуҗабикә. Бикчәнтәевлар бүлмә гөлләре үрчетү белән дә шөгыльләнәләр. Нинди генә чәчәкләр үсми аларда! Чәчәкләрне үстерергә, төрле сортларны булдыру эшендә Рәкыя Сәлимгәрәй кызына тормыш иптәше, балалары һәм оныклары да булышалар. Күп балалы ана аеруча хризантемалар ярата. Шул сәбәпле, хатын-кызлар көненә балалары матур-матур хризантема үсентеләре бүләк иткәннәр. Әниләре аларны утыртып, аларның матурлыгына сокланып туя алмый.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: Бикчәнтәевлар гаиләсе.