Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Җәмгыятьтә күренекле шәхесләрнең тормышын өйрәнергә зур ихтыяҗ бар. Горурланыр, үрнәк алырлык кешеләре белән Төмән шәһәренең Кырынкүл авылы бик бай. Элек-электән биредә себер татарлары яшәгән. Ә бүгенге көндә ул күпмилләтле авылга әйләнгән булса да, мөселманнарны үзенә тарта, алар йортлар төзеп, төпләнергә тырышалар. Авыл көннән-көн матурая, зурая бара. Элек Кырынкүлдә иске мәчет бинасында сигезьеллык мәктәп булган булса, бүген балалар урта белемне рәхәтләнеп заманча итеп төзелгән матур мәктәптә алалар. Күптән түгел халыкны сөендереп яңа ФАП эшләп китте. Юлларны төзекләндереп торалар. Ләкин проблемалар да, әлбәттә, бар.
Хәзерге көндә Алефтина Манкаева җитәкләгән Кырынкүл мәктәбендә, Нуретдин Ибраһимов тырышлыгы белән булдырылган «Чик сакчылары паркы»нда өлкә күләмендәге төрле зур чаралар уздырыла. Оста җитәкче Хәким Мирхәйдәровның «Дуслык» хор ансамбле ил күләмендә гөрләп эшләп килә.
Авыл тормышында зур эз калдырган кешеләр дә аз түгел. Аларның берсе – күренекле галим, фольклорчы Хәмит Ярми. Ул берничә ел Яркәү районы, Бурбар авылы китапханәсендә дә эшләп ала. Авыл халкы аның бакчада яшелчәләр үстерергә өйрәткәнен әле дә онытмый. Ләкин илебез өстенә кара болытлар килеп, Хәмит Ярмине Татарстан ягына юл алырга мәҗбүр итә. Казан шәһәрендә ул күп укып, күренекле галим булып җитешә. Ләкин, кызганычка каршы, гомере кыска була аның. Авылдашлары өчен дә бу көтелмәгән зур югалту була. Аның исемен туган ягында да мәңгеләштерү максаты белән Кырынкүл мәктәбенең математика укытучысы Фәридә Ермышева Казан шәһәрендә Хәмит Ярминең тол калган хатыны белән очрашып, аның кулъязмаларын, кулланган шәхси әйберләрен туган ягы музеена кайтарырга рөхсәт ала. Фәридә Нариман кызы тырышлыгы белән Төмән шәһәренең «Төзүче» милләтләр мәдәнияте йортындагы татар бүлегендә музей-кабинет ачыла. Бераздан барлык экспонатлар туган якны өйрәнү музеена тапшырыла. Белгәнебезчә, Хәмит Ярми зыялы, грамоталы гаиләдә үсә. Әтисе Хөснетдин Ирмөхәммәт улы укытучы-мулла була, 1930 елларда нахак әләк (донос) буенча ул Уват районына сөргенгә җибәрелә. Биредә ул мөселманнар белән тыгыз аралаша. Аларга фронттан гарәпчә язылган хатларны укып, җавап язарга ярдәм итә. Кызганычка каршы, зарыгып көткән әтиләре гаиләгә әйләнеп кайта алмый.
Форсаттан файдаланып, кырынкүллеләргә күренекле авылдашларының тормыш юлларын, хезмәтләрен өйрәнергә, алар белән горурланырга киңәш итәр идем. «Үткәнсез киләчәк була алмый» диләр бит галимнәр. Эзләсәләр, бәлки, тагы бик күп лаеклы шәхесләр табулары ихтимал.
Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре.
(Рәүфә Кангазина тәрҗемәсе).