Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән шәһәренең Кырынкүл урта мәктәбе бинасында «Себер йолдызы-2024» һәм «Татар егете-2024» өлкә бәйгеләренә сайлап алу туры узды.
Бәйгеләр Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге оештыруында, 5 ел тукталып торганнан соң, яңартылып үткәрелә. Финалга чыгарга 30дан артык кыз һәм егет көрәште. Аларның чыгышларына - Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театрының баш режиссеры Лилия Әхмәтова җитәкчелегендә Казан кунагы, хореограф-инструктор Рамил Вәлиулов, «Бәрәкәт» өлкә хәйрия фонды рәисе Мөнирә Хөснетдинова, Кырынкүл мәктәбенең туган тел укытучысы Халидә Кирамова, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының милли-мәдәни берләшмәләр һәм казаклар эшләре бүлеге җитәкчесе Вилдан Якупов, Ямбай авылы музее җитәкчесе Нэля Фәйзуллина һәм психолог Рената Аитова бәя бирделәр.
Жюри үз вазифасын югары дәрәҗәдә үтәде. Катнашырга теләк белдергән яшьләр арасыннан иң лаеклыларын сайлап аласы, әлбәттә, җиңел булмады. Бу турыда Лилия Әхмәтова: «Дөресен әйткәндә, мин күңелсезрәк картинаны көткән идем. Әмма егетләр, кызлар сөйләделәр, үзләрен күрсәтә алдылар, чөнки җирлек бар. Шуның белән безне сөендерделәр. Яшьләрнең төрле булулары да күңелгә хуш килде. Безгә аларны төрле яктан ачарга туры киләчәк бит. Мин, режиссер буларак, ачык һәм тере булуларына игътибар иттем. Алар ачык, тере булса, без аларны төрле якка бора алачакбыз. Ябык, каткан булса, аны бернәрсә дә эшләтеп булмый. Бүген без күбрәк сәләтләренә карап сайладык. Әгәр туган телне белүләренә карап сайлаган булсак, 5-6 кеше генә калган булыр иде. Шуңа күрә мәҗбүри рәвештә моңа күз йомарга булдык. Әмма киләчәктә татар телендә сөйләшә, аралаша белүләрен төп критерий итеп куячакбыз», - диде. Рамил Вәлиулов күбрәк яшьләрнең индивидуаль үзенчәлекләренә игътибар иткән. «Яшьләр тереләр, сәләтлеләр. Миңа алар белән күмәк биюне һәм дефилене өйрәнергә кирәк булачак. Быел без бөтенләй яңача эшләргә планлаштырабыз. Серебезне алдан ачып куйсак, кызык булмаячак. Эш нәтиҗәбезне финалда күрә алачаксыз», - диде.
Бәйгеләрнең финалы 6 декабрьдә Төмән шәһәренең филармония залында узачак. Шуңа хәтле конкурсантлар 23 ноябрьдән 4 декабрьгә хәтле Төмән янындагы «Дружба-Ямал» лагерында иң актуаль темаларга онлайн лекцияләр, иң яхшы спикерлардан дәресләр тыңлап, тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер булган танылган, талантлы һәм креатив кешеләр белән очрашачаклар. Аларга татар мәдәниятенең бай дөньясына — туган телне өйрәнүдән алып иң тәмле чәк-чәк әзерләү серләренә кадәр төшенеп, үз идеяләрен тормышка ашырырга мөмкинлек биреләчәк. Бәйгедә җиңүче Себер йолдызы белән татар егетен 300 мең сум бүләк көтә.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: сайлап алу турында.