Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары район методик берләшмәсе үзенең бу уку елындагы беренче семинар-киңәшмәсен башлап җибәрде.
Көзнең матур көнендә апалар районның иң матур авылының берсенә - Муллаш мәктәбенә килделәр. Аларны ачык, мөлаем йөз белән мәктәп директоры Рәмизә Юнысова каршы алды.
Семинар «Этномәдәни компонентны дәрестәге һәм дәрестән тыш эшчәнлек аша гамәлгә ашыруның инновацион ысуллары» дигән темага багышланган иде. Башлангыч сыйныф укытучысы Елена Кармушева һәм татар теле, әдәбияты укытучысы Айгөл Зөлбохарова 3 нче сыйныфта интегральләшкән ачык дәрес күрсәттеләр. Апалар дәресне заманча технологияләр кулланып, ФГОС таләпләренә туры китереп, бик кызыклы әзерләгәннәр. Балалар да сынатмадылар, агачларның яфраклары нинди төстә булуларын, аларның татарча исемнәрен бик дөрес итеп сөйләп күрсәттеләр. Алар табигатьнең матурлыгын күрергә, аны сакларга өйрәнделәр.
Ачык дәрестән соң Талымхан мәктәбе укытучысы Эльмира Садыкова булачак олимпиадаларның үткәрү тәртибе белән таныштырды. 2024-2025 нче уку елында мәктәп этабын уздыру үзенчәлекләрен сөйләде.
Программа буенча киләсе чара 1 нче сыйныф балалары өчен әзерләнгән. Дәрестән тыш чараны Азалия Бәширова «Әбиемнең сандыгы» дигән темага үткәрде. Дәрес бер сулышта үтеп китте дияргә була, чөнки Азалия Әсхәт кызы үзенең кечкенә балалары белән элемтә таба белде, аларда кызыклы рәвештә әбиләргә мәхәббәт, хөрмәт хисләре уята алды. Алар әбиләренең сандык төбендә нәрсә саклануын күрделәр, аңладылар.
Дәрестән соң сүз район методик берләшмәсенең яңа җитәкчесе Рузилә Исмәгыйловага бирелде. Ул укытучыларны киләсе уку елында үтәчәк семинарлар, булачак чаралар белән таныштырды. Дәресләргә анализлар ясады.
Төшке аштан соң кунакларны тагын бер кызыклы чарага чакырдылар. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәп музееның җитәкчесе Хәшүрә Уразаева һәм директор урынбасары Надежда Нигъмәтуллина авыл буйлап экскурсиягә алып чыктылар - «Чыганакларга кайтып» проектын тәкъдир иттеләр. Алар Муллаш авылы тарихы, гореф-гадәтләре, анда яшәгән кешеләр турында сөйләделәр. Хәбибулла Якин туган йортны күрсәттеләр, аның турында сөйләп киттеләр. Мәчетләре дә бик матур җирдә урнашкан. Авыллары зур, матур, бай табигатьле. Анда яшәүче халык та бик кунакчыл, ачык йөзле, уңган, тырыш. Безгә экскурсия бик ошады.
Кунаклар оештыручыларга кызыклы һәм эчтәлекле чара үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, семинарга югары бәя бирделәр, аның нәтиҗәлелеген, актуальлеген һәм гамәли юнәлешлелеген билгеләп үттеләр. Семинарда катнашучыларның барысы да яңа белем һәм күнекмәләр генә түгел, ә алга таба эшләү өчен яңа сулыш алдылар.
Әлбинур БАКИЕВА,
Төмән районы, Каскара урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Рәсемдә: ачык дәрестә.