Казан шәһәре Евразиянең интеллектуаль үзәгенә әверелде. Анда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе каршындагы Мансур Хәсәнов исемендәге татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оештырган «Заманча инновацион чакырулар контекстында региональ энциклопедистика» дип исемләнгән II Халыкара фәнни форум узды.
Чарада Россия, Әзербайҗан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстаннан энциклопедистика, тарих, әдәбият белеме, тел белеме һәм культурология өлкәсендәге йөздән артык эксперт катнашты. Өлкәбездән хөрмәтле кунак итеп филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Хәнисә Алишина чакырылган иде.

Галимнәр милли һәм региональ энциклопедияләрне үстерү, төбәкләр һәм Россия халыкларының тарихи-мәдәни мирасы турында белемнәрне популярлаштыру мәсьәләләрен тикшерделәр.
Форумның иң тыгыз көне 14 октябрьгә туры килде. Ул академиядә узган күргәзмәдән башланды. Институтның яңа хезмәтләрен, шул исәптән «Үзбәкстан татарлары» китабын һәм өч томлы «Татарстан торак пунктлары»н, ТР Фәннәр академиясенең сәнгать белеме кандидаты, институт директоры Эльмира Галимова тәкъдим итте.
Шул ук көнне пленар утырыш һәм өч фәнни секция эшләде: «Хәзерге заман энциклопедик басмаларының региональ, милли һәм мәдәни-агарту парадигмалары», «Инновацион чакырулар шартларында региональ энциклопедистика теориясе, методологиясе һәм практикасы», «Региональ энциклопедистиканың электрон басмалары һәм визуаль форматлары: практика һәм перспективалар».
Моннан тыш, «Гуманитар фәннәрдә цифрлы технологияләр: тәҗрибә һәм үсеш перспективалары» дигән түгәрәк өстәл утырышы узды. 15 октябрьдә исә «Үзәк Азиядәге татар диаспоралары: проблеманы кую һәм методологик алымнар» темасына түгәрәк өстәл һәм шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовның 80 еллыгына багышланган «Туган телне һәм мәдәниятне саклауда иҗади зыялыларның роле» фәнни семинары булды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Глобальләшүдән читтә: Россиядә милли матбугат һәм китап нәшриятының тәҗрибәсе һәм киләчәге» монографиясенең презентациясе узды.
Форум эше барышында якташыбыз - Хәнисә Чәүдәт кызы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов белән очрашуда катнашты.
- Мин академия ачылган көннән бирле, аспирантураны тәмамлау белән, биредә эшли башладым. Беренче президент Мансур Хәсән улы мине Төмән өлкәсенә командировкага гына җибәреп торды — Себер татарлары авылларының тарихи исемлеген төзергә кушты. Мин моны «Төмән өлкәсе авыллары исемнәре», «Себер татарлары тарихи ономастиконы» кебек монографияләр рәвешендә башкардым. Төмәндә Юрий Конев: «Син — безнеке!» — дип, кире җибәрмәде. Шуңа күрә мин хәзер ТР Фәннәр академиясе һәм Төмән дәүләт университеты энциклопедияләренә һәм аларның тарихына мәңгегә кертелгән», — дип искә алды ветеран-галимә.
«Форум ике зур юбилей: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең 35 еллыгы һәм академиянең беренче хатын-кыз академигы Диләрә Гариф кызы Тумашеваның 100 еллыгы уңаеннан оештырылды. Тумашевага багышланган 11 битлек докладым форум башында җыентыкта дөнья күрде. Чыгыш фрагменты журналист Ольга Шәмсетдинованың клипы өчен нигез булды, ул аны 15 октябрьдә социаль челтәргә урнаштырды, - дип фикерләре белән уртаклашты Хәнисә Чәүдәт кызы. – Форум инновацион чакырулар шартларында милли белемне саклау һәм үстерү юлларын билгеләде, фәнни элемтәләрне яңа дәрәҗәгә күтәрде.
Тагын да Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты хезмәткәрләре һәм Казан зыялылары белән җылы очрашулар, эчтәлекле докладлар, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган якларына экскурсия хәтеремдә җылы истәлек булып сакланырлар.
2026 ел минем өчен Диләрә Тумашева елы булса, 2027 ел Татарстан Республикасында Россиянең хезмәт Герое, ТРның беренче президенты, 90 яшьлеген билгеләп үтәчәк Минтимер Шәймиев елы дип игълан ителде».
Хәнисә Алишина сөйләгәннәрне Гөлнур ВӘЛИЕВА язып алды.
Раил Гатауллин фотосы.