Главная

Хәтер һәм горурлык кичәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән округының Ямбай мәдәният йортында «Каһарманлыгыгыз белән горурланабыз!» («Гордимся подвигом твоим!») дип исемләнгән зур чара узды. Ул хәрби операциядә катнашучыларга, туган җиребезнең чикләрен кыю яклаган, Ватанга карата чын патриотизм, ныклык һәм рухи батырлык күрсәткән якташларыбызга — чын каһарманнарыбызга багышланды. Аларның якты истәлеге әниләр, мөгаллимнәр йөрәгендә һәм туган як хәтерендә яши.

Чара Россия Федерациясе Гимны белән башланып китте. Сәхнәдән сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәндә гомерләрен корбан иткәннәр бер минутлык тынлык белән искә алынды.

43-22-26

Кичәнең төп вакыйгасы — «Гордимся подвигом твоим!» китабының икенче томын тәкъдим итү булды. Бу җыентыкка махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызның реаль язмышлары, уйлап чыгарылган каһарманнар түгел, ә безнең якташларыбызның тормыш юлы тупланган. Китап — батырлык, намус һәм Ватанга мәхәббәт турындагы ядкәр. Бу зур эшне башкарып чыккан инициатив төркем — Зинаида Смольникова белән Светлана Наговицина хөрмәтләп искә алынды. Алар геройлар турында очерклар җыеп, китапны дөньяга чыгардылар.

43-21-26

Мәскәү поселогыннан Глоба гаиләсе, Омутинскийдан Лариса Кухаронок килгән иде. Сезнең ярдәмегез сугышчыларның күңелен җылыта, аларга үзләрен ялгыз тоймаска, ныклы тыл барлыгын сизәргә ярдәм итә. Залда МХОдә катнашучыларның гаиләләрен, волонтерларны күрү безне чиксез сөендерде. Сезнең ныклыгыгыз һәм ярдәмегез — егетләребез өчен ышанычлы терәк.

Тантанада мәртәбәле кунаклар да чыгыш ясадылар. Офицер, намус иясе Нуртдин Ибраһимов сугышчыларның әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Депутат, ветеран Максим Симонов волонтерларга, әниләргә, мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Музей һәм Ишбулатовлар гаиләсе оештырган күргәзмә берәүне дә битараф калдырмады.

Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге, «Бәрәкәт» хәйрия фонды идарәсе җитәкчесе Ринат Насыйров укытучыларга һәм волонтерга Рәхмәт хатлары һәм китаплар бирде.

Чарабызның иганәчеләре — Тимур Корманов һәм Юрий Нечаевка аерым рәхмәт. Сезнең башлангычта туган илгә карата җылылык, кайгырту һәм чиксез мәхәббәт яши.

«Гордимся подвигом твоим!» китабы Ямбай авылындагы берничә оешмага бүләк итеп тапшырылды.

Вәлия КОРМАНОВА,
Төмән округы, Ямбай авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: Нуртдин Ибраһимов.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума