Төмән шәһәренең «Нефтяник» мәдәният сараенда Виктор Муравленко исемендәге күкрәк билгесе белән бүләкләнгән күренекле баянчы-аранжировкалар ясаучы остаз , «Әхтәмүшки» халык җыр ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе Әхтәм Назыров истәлегенә багышланган «Мәхәббәт дулкынында» дип исемләнгән матур концерт кичәсе узды. Аны өлкәдә билгеле булган мәдәният белгече Гөлнара Кәримова бик җылы атмосферада алып барды. Тамашачыларны сәламләгәннән соң, Әхтәм Назыровның фидакарь хезмәт һәм тормыш юлы белән таныштырып үтте. Һәм сәхнәгә Әхтәм Әгъзәм улының хатынын чакырды.

Татьяна Николай кызы тамашачыларга, «Әхтәмүшки» ансамбле җырчыларына шундый чара оештырганнары, тормыш иптәше башлаган эшне дәвам иткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм үзенең күңел сандыгы, хатирәләре белән бүлеште. Аннары Гөлнара Кәримова сәхнәгә тамашачыларның яраткан «Әхтәмүшки» халык вокал ансамбле җырчылары - Вәлиулла Вәлиулин, Айдар Кормандаев, Надежда Федорова, Ильмира Гарипова, Зөһрә Хөснетдинова, Эльвира Ширыкалова, Зайрә Шәймәрдәнованы чакырды. Алар белән таныштырып: «Әхтәмүшки» ансамбле концертлар белән өлкәбезнең генә түгел, чит регионнарда зур сәхнәләрдә чыгыш ясап, өлкәбезнең дәрәҗәсен күтәрәләр. Кая барсалар да аларны һәр җирдә бик сагынып, җылы каршы алалар. Татар мәдәниятен үстерүгә, популярлаштыруга зур көч куеп эшләгән өчен ансамбль күптөрле бүләкләргә лаек булды. Алар арасында - Төмән өлкәсенең элекке губернаторы Сергей Собянинның Рәхмәт хаты, Төмән өлкәсе мәдәният департаментының, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының Мактау грамоталары. Күпсанлы төбәк, өлкә, халыкара конкурслар лауреаты булган «Әхтәмүшки» 2003 елда «Татар җыры халык ансамбле» дигән дәрәҗәле исемгә ия булды», - дип сөйләде. Аннары сәхнәдән «Әхтәмүшки» ансамбле башкаруында тамашачылар яратып өлгергән хитлар гына түгел, ә яңа композицияләр дә яңгырады. Концерт барышында ямь өстенә ямь өстәп Түбән Тәүде округының сандугачы, «Зөбәрҗәт» фольклор җыр ансамбле җитәкчесе Эльвира Голубева матур җырлар белән бергә яхшы кәеф бүләк итте.
Төмән шәһәренең «Этнос» балаларга белем бирү үзәгенең Гөлфирә Шәмсетдинова җитәкләгән «Илһам» балалар бию ансамбленең дәртле, җитез, салмак биюләре тамашачылар күңеленә онытылмаслык мизгелләр өстәде. Концерт туган мәдәниятебезгә, телебезнең моңлылыгына һәм халык көйләренең матурлыгына сокланган, яраткан һәркем өчен чын бәйрәм булды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: сәхнәдә - «Әхтәмүшки» ансамбле .