Төбәктә бала тәрбияләү өчен отпуск алучы ир-атлар саны арта. Төбәк социаль фонды мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта 3,5 меңнән артык төмәнле әти, шулай ук 80гә якын бабай һәм эшләүче ир-ат туганнар бала тәрбияләү өчен пособие ала. 2023 елдан башлап бала тәрбияли торган ир-атлар саны 10 тапкырга диярлек арткан. Аларның яшь диапазоны бик киң – 19 дан 70 яшькә кадәр.
Бала тәрбияләү отпускын рәсми рәвештә эшләүче теләсә кайсы гаилә әгъзасы – әни, әти, әби, бабай яки опекун ала ала. Пособие күләме соңгы ике календарь ел өчен уртача эш хакының 40% ын тәшкил итә, әмма билгеләнгән минимумнан ким була алмый.
***
Яркәү округында 73 меңнән артык нарат утырту янгыннар аркасында югалган 16,6 гектар урман территориясенә көз ахырына кадәр дәвам итәчәк. Урманчылар берничә ел дәвамында бу участокларны күзәтәчәк.
***
Төмән өлкәсендә 19 октябрьдә янгын куркынычы сезоны бетерелде. Төбәк губернаторы Александр Моор тиешле карарга кул куйды. Моның сәбәбе – урнашкан салкыннар һәм яңгырлар. Мондый шартларда урманнарда янгын куркынычы юк. Әлеге режим 6 апрельдән гамәлдә иде. Хәзер төбәк халкы урманнарга яңадан ирекле рәвештә йөри ала.
***
Салымнар түләү чорында мошенниклар мессенджерлар аша федераль салым хезмәте (ФНС) исеменнән фишинг сылтамалары җибәрә. Ялган сайтта авторизация узарга сорыйлар, аннары экранда «Дәүләт хезмәтләре»нә (Госуслуги) кодны бозып керүләре (взломать) турында фейк хәбәр һәм мошенниклар җавап бирә торган ялган техник ярдәм номерлары пәйда була.
Эчке эшләр министрлыгында искәртәләр: мессенджерлардагы сылтамаларга күчмәгез һәм салымнар турындагы мәгълүматны тик Россия федераль салым хезмәтенең рәсми сайтындагы шәхси кабинетта яки ведомство кушымтасында гына тикшерегез.
***
БДИ-2027дә (ЕГЭ) ике фән буенча биремнәр саны үзгәрәчәк. Сүз тарих һәм профиль математикасы турында. Калган фәннәр буенча барысы да үзгәрешсез калачак. Тарихтан биремнәр күбрәк булачак — 21 урынына 22, максималь балл 42дән 43кә артачак. Профиль математикасыннан — 19 урынына 20 бирем, балл 32дән 33кә артачак.
Хәбәрләрне Гөлнур ВӘЛИЕВА туплады.