Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Бердәмлек тәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Бәйрәм көннәрендә безнең шәһәр бик күп матур вакыйгаларга бай булды. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Төмәндә күңелләрне җылыта торган махсус чара – «Мирас» банкетлар залында Бөтенроссия күләмендәге «Дүртенчегә бәлеш» («Пирог на четвёртое») акциясе узды.

Чара башланыр алдыннан шәһәр башлыгы Максим Афанасьев һәм милли оешмалар җитәкчеләре катнашында махсус совет утырышы булып үтте. Иң мөһиме, безнең өчен бу көн тантаналы чыгышлар гына түгел, ә ихлас аралашу һәм яхшылык эшләү бәйрәме дә иде.

Акция барышында әзерләнгән бәлеш гади генә түгел: аның эчлегенә төбәгебезнең горурлыгы – Төмән алмалары һәм җирле җиләкләр салынды. Төрле тәмнәр, төрле халыкларның гореф-гадәтләре кебек үк, бер-берсен бик матур тулыландырдылар.

Чараны оста итеп Зөлфинә Миннебаева алып барды.

46-11-26

Махсус кунак һәм чараның иң актив катнашучысы – шәһәр башлыгы Максим Афанасьев та бәлеш әзерләүдә теләп катнашты. Ул шәһәр халкы һәм кунаклар белән бергә чын татар өендәге җылылык, күңеллелек атмосферасына чумды. Аңа ярдәмгә милли оешмалар җитәкчеләре дә килделәр. Аларның иҗат җимеше мичкә озатылганда, «Мирас» пешекчеләре алып чыккан яңа гына пешеп чыккан бәлеш исе тирә-якка таралып, чын бәйрәм кәефе тудырды.

Бу осталык дәресе Төмәннең төрле милләтләр дуслыкта һәм татулыкта яши торган, аларның мәдәни мирасын саклап һәм буыннан-буынга тапшырып килгән шәһәр икәнлеген тагын бер кат раслады.

Әзерләнгән бәлеш Төмәннең «Особый ребёнок» иҗтимагый оешмасына тапшырылды. Бу – ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кайгырту, игътибар һәм безнең бердәмлегебезнең чын билгесе булды.

Оештыручыларга һәм чараның ышанычлы партнерларына: «Первый ягодный» компаниясенә (җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәдшин), «Пыяла» татар аш-су йортына, «Мирас» банкет залына (Азат Булатов) ихлас күңелдән зур рәхмәтләр җиткерелде.

Өлкә себер татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәүсия Марганова үз фикерләре белән уртаклашты: «4 ноябрьдә «Нефтьче» мәдәният йортында Халык бердәмлеге көнен билгеләп үтүгә багышланган берничә чара узды. Этнографик диктанттан, мәдәният йорты фойесында халыклар костюмнары күргәзмәсеннән башлап, тантаналы чара һәм концерт белән тәмамланды. Чара Россия гимнын бергәләп башкарудан, Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моорның чыгышыннан һәм бүләкләүдән башланды. Россия Герое Рөстәм Сәйфуллинның сүзләре бик тәэсирле иде — бөтен гомергә истә калачак сүзләр. Сугыш кырыннан күзләреннән мәхрүм калган татарның, шартлау нәтиҗәсендә аякларыннан мәхрүм калган русны үз өстендә сөйрәп алып чыгуы халыклар дуслыгының ачык гәүдәләнеше булды. Моны күз яшьләреннән башка тыңлап булмый иде.

Мансур Кәбировның солдатлар турындагы җыры белән чыгышы истә калды.

Әлбәттә, мондый чараларда танышлар, дуслар очрый, фикерләр, хисләр уртаклашасың».

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: бәйрәм чарасында.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836