Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Күпмилләтле Ватаныбыз өчен горурлык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә Халыкара бердәмлек көненә багышланган зур бәйрәм концерты узды. Тамашачыларны Халыклар бердәмлеге көне, елы белән үзәк җитәкчесе Сәет Хисмәтуллин, шәһәр татарлары автономиясе рәисе Нурилә Шамратова, шәһәрнең әзәрбайҗан диаспорасы рәисе Илһам Панахов котлап дуслык, имин, тыныч тормыш теләделәр.

«Мәдәнияткә ихлас мәхәббәт» дип исемләнгән бәйрәм чарасында дуслык, татулык, яхшы кәеф хөкем сөрде. Беренче минутлардан ук кунакларны, тамашачыларны бай программа көтеп алды. Фойеда «Россия халыклары объективта» дип аталган атмосфералы фотокүргәзмә һәм декоратив гамәли иҗат күргәзмәсе эшләде.

46-4-26

Сәхнәдә чын мәгънәдә якты һәм онытылмаслык тамаша барды! Тубыллыларның яраткан иҗат коллективлары һәм солистлар тамашачыларга үзләренең иң яхшы чыгышларын бүләк итте: «Яратам», «Ян гөл», «Балкыш» вокаль, «Мирас», «Асса», «Себерстан» хореография ансамбльләре, талантлы башкаручылар - Зөфәр Янгулов, Хәсән Хучашев, Ангелина Санникова, Курбаной Тагаева, Зөһрә Тимергалиева, Сабрина Тагаева, Лола Гулаева, Ирина Исхаковаларның чыгышларын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алдылар. Бәйрәм бердәмлек, дуслык, һәм мәдәниятебезнең байлыгын күрсәтте. Башкаларга хөрмәт белән карый белгән мәдәниятле, әдәпле, тыйнак, җаваплы кешеләр җыелган залда һәм сәхнәдә төрле телдә матур җырлар, матур көйләр яңгырады. Дуслык, татулык, бердәмлек барлыгын күрсәткән бәйрәм чарасын оештыручыларга тамашачылар рәхмәтләрен белдерделәр.

Бу көнне үзәктә «Иҗатта һәм гореф-гадәтләрдә бердәмлек» темаларына чаралар дәвам итте. Мәдәният үзәгенең икенче катында “Зур этнографик диктант”ка кушылырга теләүчеләр диктант яздылар.

Бу чарада катнашучылар турында себер-татар мәдәният үзәге директоры урынбасары Зөфәр Корманов: «Диктант язучылар үзләренең этномәдәни грамоталылык дәрәҗәсен бәяләмәделәр. Алар бу проектның төп максаты белән таныштылар. Киләчәктә дә тирәнрәк милләтара килешүне, дуслыкны ныгытып бергә, бердәм игелекле эшләр башкарырга язсын. Себер-татар мәдәният үзәге төрле милләтләр мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән чараларны үткәрүне дәвам итәчәк. Һәр милләт халкының үзенчәлегенә хөрмәт тәрбияләп эшлибез. Безнең күпмилләтле илебездә күршеләрнең мәдәниятен дә белү турында искә төшереп этнографик диктанттан соң без аралаштык, сөйләштек, фотога да төштек”, - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: бәйрәмдә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836