Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Бердәмлектә безнең көч һәм җиңү

последние и лучшие новости искусства в мире

Россия халыкларының бердәмлеге елы кешеләрне бөек максатка – җиңүгә ирешүдә тагын ныграк берләштерде. Тубыл медицина колледжының беренче ветераннар оешмасы да актив эш алып бара. Патриотик темага багышланган чаралар В.Солдатов исемендәге медколледжда 2022 нче елдан үткәрелә. Бу эшне колледжда эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары оештыра. Тубыл медицина колледжының ветераннар оешмасы Александра Никитина җитәкчелегендә «Окоп шәме» эшләү буенча мастер-класс үткәрәләр. Монда махсус хәрби операциядә булган сугышчыларга ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган чаралар югары дәрәҗәдә, төрле форматта үтә. Октябрь аенда узган «Ватанны саклаучыларга туган йорт җылысы» акциясендә колледжның Александр Новопашин исемендәге музеенда «Окоп шәме» эшләү буенча мастер-класста олысы-кечесе катнаша. Чарага хезмәт ветераннары, лаеклы ялда булган колледж хезмәткәрләре, колледжны тәмамлап МХОдә булганнарның туганнары килә.

46-31-26

Окоп шәмнәре салкын көннәрне, кыр шартларында сугышчыларыбызга җылылык, яктылык бирәчәген, аның ярдәмендә ашарга дә әзерләргә мөмкин булганы турында аңлатучылар игелекле эш эшлиләр. Сугышчыларыбызга ярдәм итүчеләргә шәмнәр эшләүнең һәр адымы белән таныштырып, патриотик темага әңгәмә алып бардылар. Күрсәтүченең, эшләүчеләрнең һәр сүзе алгы сызыкта булган сугышчы егетләребезне кайгырту, аларга мәхәббәт, җылы теләкләр белән үрелеп барды. Төрле милләт вәкилләре катнашкан чара бердәмлектә көч икәнлеген күрсәтте. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» девизы астында ветераннар, чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре булышлык күрсәтәләр, гуманитар ярдәм җыеп җибәрәләр. Алар бу игелекле эшне теләп башкаралар.

Медицина колледжының хезмәт ветераннары Александра Никитина, Нина Макарова, Галия Измайлова, Светлана Первушина, Татьяна Рачкова, Любовь Черкашина, Маргарита Беркутова, Рәсимә Нигъмәтуллина, Равилә Хәбибуллина һәм башкалар бердәм һәм бергә булып МХО башланганнан бирле ярдәм җыюда, оекбашлар бәйләүдә, шәмнәр эшләүдә, дроннардан саклауда ярдәм иткән япмалар бәйләүдә дә тырышып, актив булышлык күрсәтәләр. Алар башкарган игелекле эшләр сугышчыларыбызга ярдәм булып барсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836