Ноябрь 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 |
| 2 | 3 | 4 | 5 | 6
|
7 | 8 |
| 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 |
| 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 |
| 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
| 30 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Россиядә ел саен 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Тубыл шәһәренең «Речник» мәдәният йортында «Без бергә – Россия!» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Россиягә, аның тарихына, мәдәни күптөрлелегенә һәм илебез халыкларының гореф-гадәтләренә багышланган матур чарага олысы-кечесе җыелган иде. Зал тамашачылар белән тулы булды.
Мәдәният йортында уңышлы эшләп килгән ансамбльләр тамашачыларга, шәһәр халкына да яхшы билгеле. Сәхнә йолдызлары концерт программасында үзләренең сәләтләрен яңадан күрсәттеләр, аларның һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышлар белән озатты. Концерт программасында вокаль һәм хореографик номерлар матур, оста төзелгән сәхнәләштерелгән күренешне берләштерде. Бию ансамбльләрендә төрле милләт балалары катнашты. «Егоза», «Фейерверк», «Кураж» биючеләре үз осталыкларын һәм сәләтләре белән сокландырдылар. Тамашачылар рус, татар, казак биюләрен көчле алкышлар белән каршы алдылар.

«Речник» мәдәният йорты җитәкчесе Фатыйма Мамшанова: «Милли мәдәниятебезнең үзенчәлеген һәм традицияләрен чагылдырган программаның иң җылы мизгелләренең берсе – тамашачылар белән бергә дуслык әйлән-бәйләнен оештыру булды. Вокаль ансамбльләр - «Ренессанс», «Цвет сирени» башкарган җырларны да көчле алкышлар белән каршы алдылар. Бәйрәм чарасы, матур һәм эчтәлекле программа үзара хөрмәт һәм Россия халыкларының мәдәни мирасын саклауның мөһимлеген искә төшерде», – дип уртаклашты.
Уртак тарих, традицияләр һәм Ватанга мәхәббәт – илебез татулыгының нигезе. Мондый матур, мәгънәле мәдәни чаралар халыклар арасында үзара аңлашуны ныгытуга һәм мәдәни байлыкны бергә сакларга ярдәм итә. Өлкән буын вәкилләре сәхнәдән чыгыш ясаучыларга кушылып, алар башкарган җырларны җылы каршы алып, бергәләп җырлап та утырдылар.
«Речник» клубында ачылган «Ак җилкәннәр» сәнгать һәм мәдәният үзәгендә буяулар һәм пумалалар белән иҗат итәргә теләүчеләр өчен арт-студия эшли. Монда йөрүче балаларның иҗаты белән дә танышырга мөмкинлек булды. Балалар сәнгать дөньясына чумып, монда иҗат итәләр, төрле бәйгеләрдә дә катнашалар.
Тубыл шәһәренең һәр мәдәният йорты эшчәнлеге мәдәниятебезне саклауга, халкыбызның, яшүсмерләрнең һәм балаларның мәдәни тормышын оештыруга юнәлтелгән. Күпмилләтле шәһәребездә төрле милләт вәкилләре яши, әмма максатыбыз бер – көчле, бердәм һәм тату булып яшәргә язсын!
Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: Фатыйма Мамшанова «Ак җилкәннәр» клуб оешмасы җитәкчесе Анастасия Шестакова белән.