Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Еще один smart – ФАП начал работать в Нижнетавдинском районе. Ул Канчәбер авылында ачылды. Элек фельдшерга медицина ярдәме күрсәтү өчен җайлаштырылмаган бинада эшләргә туры килгән. Заманча фельдшер-акушер пунктында инвалидлар ихтыяҗларын исәпкә алып эшләнгән керү урыны да, иркен, якты бүлмәләр дә, яңа медицина җиһазлары да бар. Тар белгечләр белән онлайн-консультацияләр үткәрү өчен компьютер куелган. Канчәбердән район үзәгенә кадәр юл ерак. Хәзер анализларны тапшыру, тикшерүне урында узарга мөмкинлек бар. Тиздән мондый ФАП Тукман авылында ачылачак. Бу көннәрдә Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылында да шушындый модульле заманча бина торгызылды.

* * *

Тюменский АПК показывает уверенный рост вопреки COVID–19. Ел дәвамында дәүләт ярдәме кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелде. Терлекчелек тармагы яхшы үсеш темпларын күрсәтә. Мәсәлән, Ялуторның “Дамате” җитештерү комплексы ел ахырына кадәр 240 баш нәселле тана сату буенча килешүне гамәлгә ашырырга җыена. Хәзерге вакытта 106 тана сатылган инде. Йорт куяны үрчетү өлкәсендәге регионда бердәнбер “Рощинский” комплексы да зур плюс белән алга бара. Быел терлек азыгы әзерләү базасына 27 мең тонна сенаж, 54 мең тонна кукуруз силосы һәм 6 мең тонна арпа кергән. Шулай ук 2 мең тонна салам һәм 1 мең тонна печән әзерләнгән.

* * *

Моор: СИБУРИНТЕХ станет площадкой по подготовке кадров нового формата. Моның турында өлкә губернаторы Тубылда СИБУРИНТЕХ инженер-техник экспертизасының инновацион үсеш үзәген ачуда әйтте. Регион башлыгы биредә мәктәп укучылары, техникум студентлары һәм тәҗрибәле белгечләр әзерләнә һәм практика уза алачакларын ассызыклады. Моның өчен үзәктә СИБУРның алдынгы җитештерү технологияләренә тулысынча туры килә торган заманча җиһазлар бар.

* * *

“Знаком качества” наградили Тюменскую областную станцию переливания крови. Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы Төмән өлкәсе кан җибәрү станциясенә донорлар өчен кан хезмәтенең мәгълүмати ачыклыгын һәм аның мөмкинлеген бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча, донорлар хәрәкәтен популярлаштырган өчен “Сыйфат билгесе” бүләген тапшырды.

* * *

Инспекторы МЧС ведут профилактические беседы с многодетными родителями. Ведомство хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы буенча торак йортларны тикшерәләр. Гаиләләрнең яшәү шартларын карау социаль яклау органнары һәм полиция хезмәткәрләре белән берләшеп үткәрелә. Ялутор шәһәре, Ялутор һәм Исәт районнары буенча күп балалы һәм аерым игътибар төркемендәге гаиләләрне тикшерү дәвам итә. Инспекторлар җылыту мичләренең торышына һәм электр җылыткычларны кулланганда куркынычсызлык чараларын үтәүгә аерым игътибар бирделәр.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума