Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бу фоторәсемдәге ачык, мөлаем йөзле кешеләр Төмән районы, Талымхан авылында һәркемгә таныш булган, мәчетебезнең 30 еллык тарихында эз калдырган хөрмәткә лаек затлар. Тимергали Мөгәш улы 1994 елда салынган яңа мәчетнең беренче имамы. Тормыш иптәше Мәрьям Вәлиәхмәт кызы белән алар Бөек Ватан сугышының тыл ветераннары. Уразовлар - Талымханда туып-үскән, хезмәт иткән, гомер кичергән тырыш балалар тәрбияләп үстергән авылдашларыбыз. Авылыбызда әле мәчет булмаган чорда, күп еллар дәвамында рухи байлыгыбызны барлауда Аллаһы юлында күп кенә затлар тырышлык күрсәткән. Алар үзлектән ислам кануннарын, дини йолаларыбызны өйрәнеп, белгечләрдән дә тәҗрибә алган.
Беренче имамыбыз Тимергали хәзрәтнең тормыш юлы сугыш чоры балаларының биографиясе белән аваздаш. Ул 1928 елның 14 январенда җиде балалы крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Мөгәш абый, әнисе Миңнебану апа көне-төне эшләгәннәр. Балачактан ук авыл эшләренә өйрәнгән яшүсмерләр сугыш чорында да, аннан соң да авырлыкларга бирешмичә хезмәттә булганнар. Абыйлары канкойгыч сугышта катнашкан. Еллар үткән. Булачак имам 1988 елгача казна эшләрендә була, радист, кибеттә сатучы кебек җаваплы һөнәрләрдә күп еллар дәвамында эшли.
Лаеклы ялда буларак, хатыны Мәрьям Вәлиәхмәт кызы белән Коръәнне укыйлар, сүрәләр ятлыйлар, намазны өйрәнәләр, уразаларын тотып, ислам кагыйдәләрен үзләштерәләр. Авыл имамы Әбүзәр хәзрәт Касыймов Тимергали абыйга эстафетасын тапшыра, үзе 1994 елда дөньядан китә. Алты ел дин юлында булган хәзрәтне яңа салынган мәчетнең имамы итеп билгелиләр. Сугыштан соңгы чорда, 50 ел дәвамында азан тавышын ишетмәгән Талымхан халкы рухи сафлыкка сусаган иде. Авылыбызда динне яңадан торгызу, халыкны Аллаһ юлына бастыру мөһим булган иде. Үзенә салынган бурычны Тимергали хәзрәт зур тырышлык, җаваплылык белән үти. 2001 елның 5 сентябрендә 73 яшендә булган имамны авыл халкы соңгы юлга озата. Аның изге эшен дәвам итүче – 40 ел дәвамында туган җиренә хезмәт иткән данлыклы механизатор Тимергали Шәмсетдинов була.
Имамыбызның хатыны Мәрьям апа кызы Найлә, 5 улы, оныклары кадерендә тагын ун ел, 85 яшенәчә гомер итә. Авыл хуҗалыгында шоферлар династиясен тәшкил иткән уллары, оныклары үзләренең әби-бабайлары белән горурланалар, тормышта аларга охшарга тырышалар.
Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.