Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Рәшидә Бакиева Тубыл шәһәрендә, районда, өлкә күләмендә дә һәр кешегә таныш шәхес. Октябрь аенда үткән Өлкәннәр бәйрәме, Укытучылар көне, тиздән туган көне дә җитә – барысы да аның бәйрәмнәре.
Мин беренче Рәшидә апа белән 90 нчы елларда таныштым. Себер татарлары тормышын яңарту максаты белән кайнаган елларда актив, милләт җанлы кешеләр кирәк иде. Югары белемле, тәҗрибәле, танылган актив укытучы Маслау авылында күп еллар урта мәктәп директоры булып эшли иде.
Хатын-кызга, авыл шартларында, зур урта мәктәп коллективын, барлык хуҗалык эшләрен алып бару җиңелдән булмагандыр. Ул бөтен тормышын, хезмәтен, көчен, сәләтен мәктәпкә багышлады. Зур тәҗрибә алып абруйлы мәгърифәтче булып үсеп җитте. Аның педагогик һәм оештыручы осталыгы, эшчәнлеге югары дәрәҗәдә бәяләнде. Рәшидә Корман кызы РФнең атказанган укытучысы, хезмәт ветераны исемнәренә лаек булды.
Үзгәртеп кору еллары башлангач, авылларда тормыш үзгәрде. Маслаудагы колхоз-совхозлар, урта мәктәп ябылдылар.
Рәшидә апа лаеклы ялда булса да, һәркемгә үрнәк булып яши. Милләт җанлы булган, актив тормыш алып барган укытучы һәрвакыт үзен җаваплы дип саный, төрле җәмәгать эшләрен дә башкара. Тубыл шәһәрендә оештырылган чараларда, конференцияләрдә катнаша, чыгыш ясый, фикерләре белән уртаклаша. Татар мәдәният үзәгендә дә олы яшьтәге авторитетлы шәхес.
Үткән елда «Шәҗәрә бәйрәме» кичәсендә Рәшидә апа үзенең нәселе турында кызыклы, тирән эчтәлекле шәҗәрә тәкъдим итте. Нәсел тамырлары матур итеп зур плакатларда төрле төстә төзелгән иде.
Искитәрлек, архив материаллар нигезендә, зур җаваплылык белән нәселнең һәр заты калын китапка кертелеп бара икән. Ул затның урыны, үзенчәлеге, буыннары яктыртылып язылган. Бу шәҗәрә китабы бик кыйммәтле, киләчәк буынга әманәт.
Рәшидә апаның тырышлыгы, җаваплылыгы белән күп эшләр башкарылып бара. Аның максаты – халыкны берләштерү, таяныч булу. Телне, динне, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен зур чаралар оештыру.
Сабанак авылы мәчетендә ел саен зур күләмдә дини бәйрәмнәр үткәрелә. Тубыл шәһәреннән, тирә-юнь авыллардан бәйрәмгә халык күп җыела. Бик күп өстәлләр урнаштырып, аш үткәрелә. Рәшидә апа һәрвакыт бу дини бәйрәмнәрне оештыруда булышып, катнашып яши.
Беренче хезмәт елында Икенче Вагай мәктәбендә ул завуч, методист вазифаларын башкарды, РФнең халык мәгариф отличнигы исеменә лаек булды.
Иртеш елгасы буендагы югалып калган җиде авыл арасында туган авылы Комарау истәлегенә 2019 елда һәйкәл урнаштыруны Рәшидә апа үз өстенә ала. Бу җаваплы, истәлекле мәҗлескә як-якка сибелгән авылдашлар җыелып, күрешеп, догалар укып аш үткәрделәр.
2020 елда җыелган истәлекләр, архив материаллар нигезендә Рәшидә апа «Туган авылым – Комарау» дигән китап бастыра. Бу китапка авыл тарихы, халык истәлекләре, Комарау авылының күренекле шәхесләре кергән.
Рәшидә апа әле дә классташлары, курсташлары белән аралашып, күрешеп яши. Очрашуларын, истәлекләрен газетага да язып тора. Зур агач өе матур табигатьтә, киң болыннар янында урнашкан, тирә-юньдә чисталык һәм пөхтәлек. Кергән кешене дә якты йөзе, күчтәнәчләре белән каршы ала.
Равия ТИМИРОВА,
Тубыл шәһәре.