Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Чыныгу алып

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районының Кече Акъяр авылы егете Руслан Рәхмәтуллин яшүсмер вакыттан ук балык тотарга, ауга йөрергә ярата. Эләккән табышны саталар. Тараскүл мәктәбендә 9 класс тәмамлагач, эшләп йөри. Аннары армиягә китә. 2 ел Хабаровск якларында хезмәт итеп, өлкән сержант дәрәҗәсендә кайта. 10 ел медицина җиһазлары заводында эшли, ябылу сәбәпле, кыскартылуга эләгә. «Строительный двор»да эшләп йөргән вакытында телевизордан нацистларның балаларны үтергәннәрен күрсәтәләр. Шуннан соң Руслан Хәкимьян улы хәрби комитетка (военкомат) бара, сугыш юк, дип алмыйлар. «Мин даими рәвештә военкоматка йөри һәм сорый башладым, - дип сөйли ул.

44-50

- 2022 елның февралендә махсус хәрби операция башланды, военкоматка йөгердем: тик 35 яшькә кадәргеләрне генә алабыз, диделәр. Ә миңа 42 яшь иде. Мин планканы күтәргәнче йөрдем һәм 6 августта «Тобол» инженер-сапер батальонына бүлек командиры итеп алындым. Әзерлек уздык һәм 7 сентябрьдә төнлә «тасма»ның икенче ягына чыктык».

Руслан әле дә шунда. Аның тыныч тормышта да бүләкләре шактый була. Монда «Хәрби батырлык өчен», «Батырлык өчен», «Сугышчан батырлык өчен» медальләрен алырга өлгерә. Үзе Төмән татарлары яшьләр оешмасы әгъзасы.

Ватан сакчысы миналау эшендә тырышлык куя. Уннан артык яралы штурмчыны алып чыга. Камикадзе тибындагы БПЛА һөҗүме вакытында шәхсән үзе 20 данәдән артыгын бәреп төшерә, команда белән күп яралыларны куакларга яшерәләр һәм үлән белән каплыйлар. Сугышчан дусты белән өч яраланган иптәшен һәм бер һәлак булучыны алып чыгалар. Руслан үз эшенең профессионалы буларак белә: камикадзены бәреп төшергәндә, дошманнар ул квадратка аталар, шуңа күрә бу гади эштә күп нәрсәне исәпкә алырга кирәк. Руслан исенә төшерә: беренче камикадзены бәреп төшергәндә яралана. Аксап йөгерә алмый һәм юлга ята. Ә дрон аны атакалый башлый. Ул аны алдалап атып төшерә. «Минем үз төркемем бар, мин аларны курыкмаска өйрәттем һәм алар һәрвакыт машина тирәсендә позиция алалар, мин машина янына якын җибәрмәс өчен камикадзега каршы йөгерәм һәм аларны бәреп төшерәм. Бер сәгать эчендә алты данә бәрдем», - ди сугышчы горурланып.

Әтисе урманчы булып эшли, хәзер ул да, ике бертуганы да юк инде. Руслан Рәхмәтуллинның ике кызы үсә. Берсе югары уку йортында белем ала, икенчесе – мәктәп укучысы. Алар бала-сеңеле-тормыш иптәше-әтиләре белән бик горурланалар. Аның исән-сау җиңеп кайтуын түземсезлек белән көтәләр. Патриот якташыбыз кебек батырлар хакына гаделсезлек җиңәчәк.

Бүгенге чор геройлары – махсус хәрби операциядә катнашучылар. Сугышта чыныккан егетләр илебез киләчәгендә алгы сафта барырлар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836