Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Яңартылган авыл мәктәбендә Эльмира Садыйкова җитәкчелегендә 103 укучыга 11 укытучы белем бирә. Алар арасында мәктәптә күп еллар эшләгән, шулай ук яңа эш тәҗрибәсен башлаган укытучылар бар. Мәктәптә 26 ел балалар укыткан башлангыч класслар укытучысы – Гөлфирә Сагетдинова күпме балаларга белем биреп, укырга, язарга, санарга, чишәргә, җырларга, уйнарга, дус-тату булырга, өлкәннәрне олыларга, табигатьне сакларга өйрәтте.
Ул Талымхан авылында укытучылар династиясеннән булган укытучы Касыймовлар гаиләсендә туган. Сигезьеллык авыл мәктәбен уңышлы тәмамлап, Төмән шәһәренә белемен дәвам итәргә юнәлә. Беренче номерлы педагогик көллиятендә 4 ел белем ала, укытучы булырга әзерләнә. Күп еллар үткәч, мин Гөлфирә ападан: «Сезнең иң яраткан укытучыларыгыз кемнәр булды?» – дип сорадым.
- Беренче укытучым - Әлфия Мәхмүтова, татар теле укытучысы – Рәйсә Рәхимова, рус теле укытучысы Мәрзия Юскаева булды, - дип җавап бирде.
1998 елда Гөлфирә Җәгъфәр кызы туган мәктәбенә укытучы булып кайта. Педагогик хезмәт юлын егерме яшьлек кыз 3 нче сыйныф укучылары белән башлый. Укый-яза белгән, җырларга-биергә, сәхнәдә балалар бакчасыннан ук чыгышлар ясаган бик тату, белемгә омтылучы, тырыш балалар иде алар.
25 ел элек төшкән фоторәсемдә Гөлфирә апа үзенең беренче укучылары белән. Ике ел дәвамында яшь укытучы алар өчен яраткан, иң якын, хөрмәтле кешеләренә әйләнде. Балаларның телдән һәм язмача телләрен үстерү, төрле грамматик диктантлар, изложениеләр яздыру, авыр мәсьәләләр чишү бик җиңел тоела иде. Сыйныф җитәкчесе буларак, ул һәр балага якын килеп, аның төрле сәләтләрен үстерде. Дәресләрен дә, класстан тыш чараларын да тиешле дәрәҗәдә үткәреп, балаларга ныклы белем, тәрбия бирде.
Күп еллар дәвамында мәктәптә эшләп, ул үзенең өч баласының икесен үзе укытты. Быелгы яңартылган Каскара мәктәбенең филиалы булган авыл мәктәбендә ул алтынчы мәртәбә беренче сыйныф укучыларын кабул итте. Быел ул 11 балага белем бирә. Укытучы апа үз белемен дә үстерә. 2018 нче елда ул читтән торып Омск гуманитар академиясен тәмамлый. 2002 нче елда район «Ел укытучысы» бәйгесендә финалга чыга. 2023 нче елның декабрендә Гөлфирә апага югары квалификацион категория бирелә.
Тәҗрибәле укытучының балалары да югары нәтиҗә бирә: ел саен өлкә «Таң йолдызы» бәйгесендә призлы урыннар ала, 2023-2024 уку елларында 4 нчы сыйныф укучысы Амелия Шәйхелисламова беренче урынны яулый.
Гөлфирә Сагетдинова шәхси тормышында да югары уңышларга ирешкән. Иптәше Рөстәм Сәитчан улы гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшли, өч бала тәрбияләп үстерделәр. Малайлары Изил һәм киленнәре Регина әти-әниләренә ике онык – Самира һәм Мелиссаны бүләк итәләр. Уртанчы бала – Диана медколледжны тәмамлаган, хәзер Төмән шәһәрендә эшли, кече кызлары Арина 9 нчы сыйныфта укый.
Күп еллар үзенең укучылары белән төшкәндәге кебек, Гөлфирә апа тормышта да әле һаман яшь, шат күңелле, күркәм.
Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.