Главная

Батырлык тарихы

последние и лучшие новости искусства в мире

Дөньяда шундый вакыйгалар бар, без аларны онытырга тиеш түгел. Шуларның берсе — Бөек Ватан сугышы. Гади совет гражданнарының үз гомерләрен куркыныч астына куеп күрсәткән батырлыкларын без белергә тиеш.

23 яшьлек укытучы Матрёна Вольская, Германиягә озатудан саклап калу максаты белән, 3225 баланы югалтусыз 200 чакрым урманнар һәм сазлыклар аша фронт сызыгыннан алып чыга. Бу — феноменаль, кеше ышанмаслык батырлык! Шул вакытта ул үзе дә бишенче аенда беренче баласына йөкле була.

Хәзер интернет бар, кызыксындырган сорауларны тиз табасың. Интернет мәгълүматлары буенча, сугышка кадәр Матрёна Исаевна Смоленск өлкәсенең Басино авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. 1941 елның октябрендә немец фашистлары «Смоленщина»ны алгач, оккупацияләнгән территорияләрдә үз тәртипләрен урнаштыра башлыйлар. Рейх планы буенча, җирле халыкны кыскартырга кирәк була: сәламәт халыкның яртысын коллыкка Германиягә озатырга, икенче яртысын тыңламаган өчен атып үтерергә.

Матрёна Вольская тормыш иптәше белән 1941 елның ноябрендә «Батя» исемле партизан отрядына китә. Ул анда разведкада йөри. Партизан отрядының командиры Никифор Коляда була. Ул берничә партизан отряды оештыра. 1942 елның маенда алар фашистлардан 230 шәһәр һәм авылны азат итәләр. 1942 елның җәй башында Рейхтан партизан хәрәкәтен юк итү турында приказ килә. Операциянең исеме — «Сары фил». Партизаннар белән бергә «мәгънәсез сугыш»ка (бессмысленная бойня) тыныч халык та эләгергә тиеш була.

Оккупациядәге балаларны бик куркыныч язмыш көтә. Аларны бер генә ысул белән коткарып калачаклар — фронт сызыгы аша чыгару. Бу үтәп булмаслык бурыч шикелле тоела. Елисеево авылыннан (башлангыч ноктадан) 10-17 яшьләрдәге 1500 балага 200 чакрым юлны җәяү атлатырга кирәк була.

Бу эшкә командир Коляда Матрёна Вольскаяны билгели. Тәҗрибәле разведчицаның тимер нервлары, түземлеге сабыйларны коткару гаранты булып тора. Соңыннан Матрёна: «Партизанлык тәҗрибәм булмаса, балаларны алып чыга алмас идем», — ди. Аңа ике укытучы кызны — Варвара Полякованы һәм Екатерина Громованы беркетәләр. Операциянең исеме — «Балалар».

1500 балага юлда алар янына авыллардан ятим сабыйлар кушыла. Дошман тылындагы ата-аналар таныш булмаган партизаннарга балаларын елый-елый тапшыралар. Мәңгелеккә аерылалар. Бу — исән калуга бердәнбер шанс.

Шушы операция яшерен була. Дошман авиациясе урманнар өстеннән көнен-төнен әйләнә. 28 июльдә Көнбатыш Двина елгасы янына җиткәч, балалар урманнан чыгып юынырга телиләр. Фашист самолеты килеп ата башлый. Бер кыз яралана. Төркем яңадан урманга чигенә. Арттагы колонна ни булганын аңламый да кала.Матрёна өчен маршрутта сынау була.

200 чакрым юл аның өчен 600гә әверелә. Кичләрен берүзе разведкага чыга: кичүләрне карый, миналы кырларны эзли, немецларның юклыгын тикшерә. Аннары балалар янына кайтып, юлны дәвам итәләр. Билгеләнгән маршрутларны әллә ничә тапкыр алыштыралар.

Хәлсез, ач-ялангач, аяк киемсез балалар Торопец станциясенә килеп җиткәч, көтелмәгән хәлгә очрыйлар. Сабыйлар төялгән эшелонны тупикка куялар, чөнки хәрби йөкләр өстенлек ала. Балалар танклар, кораллар төялгән поездларны бушатып, тәүлек буена вагоннарда утыралар.

Матрёна план буенча билгеләнгән Свердловск шәһәренә сабыйларның барып җитмәячәкләрен аңлый. Ул якындарак урнашкан шәһәрләргә хатлар җибәрә. Горький (Түбән Новгород) ризалык белдерә. 3 августта бу шәһәр 3225 баланы кабул итә. Юлда дошман самолетлары поездны бомбага тотмакчы була, ләкин уңышсыз. Һәр баланың үз кайгысы, һәрберсе — шәхес. Сугыштан соң күбесе туган җирләренә кайта, кайберләре Горькийда яшәп кала. Алар — шушы вакыйганың тере шаһитлары.

Интернетта кешеләр комментарийлар язалар, ышанмыйлар. Мәсәлән, 3225 бала — бербөтен армия, 10 көн буена нәрсә ашаганнар, эчкәннәр, ник беркем авырмаган, дип сорыйлар. Көннәр бик эссе торган, нык су эчәселәре килгән. Коелардан эчәргә ярамый — агуланган, елгаларда мәетләр йөзә. Суны сазларда, урманнарда чокырлардан эчкәннәр. Бер армиялек кешене бер авылда да ашатып булмый, аларда андый кадәр азык юк. Сабыйлар өйләреннән үзләре белән алган азыкларын 3-4 көндә ашап бетергәннәр. Аннары урманда, сазлыкта ни бар, шуны ашаганнар: җиләк, гөмбә, куян кәбестәсе, төрле үләннәр. Бологое станциясендә ач балаларга 500 кг икмәк табалар. Ул бер кешегә 110 грамм гына чыга. Нишләргә? Тагын 100 кг икмәкне күрше эшелондагы яралы хәрбиләр җыеп бирә.

«Я юлда фашистлар очраган булса?» — дип язалар. Бер авылга керергә атлыгып карыйлар, нәкъ шул вакытта немецлар бу авылны ягып (яндырып) яталар. Алар кире урманга кереп яшеренәләр. Нигездә төнлә атлыйлар. 3 чакрымга сузылган колоннаны дошман самолетларыннан истребительләр саклый. Өлкән (олы) балалар кечкенәләрен карый. Дисциплина кырыс була. Елгадан су эчмәскә дигән приказ бирелә. Никадәр эчәселәре килсә дә, эчмиләр.

Бу вакыйга Бөек Җиңүнең 30 еллыгын каршы алганда, 1975 елда гына ачыклана. Үзәк телевидение журналистлары «Бөек Ватан сугышы елъязмасы» тапшыруы циклын әзерләгәндә, Горький өлкәсе Смольки авылы мәктәбенә килеп, Вольскаядан интервью алалар. 1943-1976 елларда ул бу мәктәптә балаларны укыта. 1977 елда биредә инде зурайган шушы балалар белән очраша.

1942 елның 1 сентябрендә Матрёна Вольскаяга партизан көрәшендә күрсәткән каһарманлыгы өчен «Кызыл Байрак ордены»н бирәләр. Ә шушы операция өчен берни бирмиләр. 2020 елда Түбән Новгород өлкәсендә һәйкәл куялар. Бу батырлыгы турында ул: «Мин задание генә үтәдем», — ди.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА,
Түбән Тәүде округы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума