Главная

Курслар яңадан эшли башлады

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе базасында татар телен өйрәнү курслары яңадан эшли башлады. Һәр якшәмбе 11.00 сәгатьтә оешманың офисы ишекләре туган телгә, аның байлыгына һәм моңына сусаган кешеләр өчен ачыла.

Бу юлы туган тел дәресләрен өйрәнү инициативасын өлкә татар яшьләре берлеге активистлары үз өсләренә алды. Яшьләрнең бу омтылышы бигрәк тә сокландыра – алар үзләре туган телне тирәнрәк белүгә омтылу гына түгел, ә башкаларны да шул изге эшкә җәлеп итәләр. Бүгенге көндә төркемдә 15 кеше шөгыльләнә. Әмма ишекләр туган телне өйрәнергә теләгән һәркем өчен ачык, яңа йөзләрне дә бик теләп көтәләр.

Дәресләрне тәҗрибәле һәм белемле остазлар алып бара. Аларның берсе – Төмән дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган белгеч Регина Исмәтуллина. Икенчесе – «Уңган хатын-кызлар» клубы актив катнашучысы Мәсхүдә Дәүләтшина. Аларның икәсе дә туган телгә чиксез мәхәббәт белән янып яшиләр һәм бу җылылыкны укучыларына да өләшәләр.

44-7-26

«Дәресләр бушлай», - дип хәбәр итте өлкә татар автономиясе советы җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина. Туган телне саклау, аны киләсе буыннарга тапшыру – һәрберебезнең изге бурычы. Әгәр сез дә тел байлыгыбызны тирәнрәк өйрәнергә, аралашырга, яңа дуслар табарга телисез икән – һич икеләнмичә килегез! Туган телдә аралашу – күңелгә җылылык, күңелгә моң өсти, борынгы әби-бабаларың белән бер дулкында булуыңны аңлата!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: татар теле курсларында.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума