Главная

«Пыяла»да гөбәдия пешерү мастер-классы үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

«Пыяла» татар кафесында милли аш-сулар пешерүнең төп серләрен өйрәнү, традицион татар аш-суын үзләштерү буенча серияле очрашулар үтә, - дип хәбәр итте Зөлфинә Миннебаева. - Мондый чаралар рецептлар белән генә таныштырудан тора алмый: алар аерым гаилә традицияләре белән дә якынайтырга мөмкинчелек бирәләр».

Күптән түгел ике буын — әни-кыз яки әби-онык бергә җыелып, татар кухнясының иң мәшһүр һәм яратылган ашларының берсе — гөбәдия пешерү мастер-классына килделәр. Бу очрашуда алар гаилә тарихларын барлап, туган телдә сөйләшеп, аерым әзерләү нечкәлекләренә игътибар иттеләр.

44-2-26

Иң элек төп пешекче Юлия Ковалева технологияне тәфсилләп аңлатып бирде. Катнашучылар пирогның формасын төзү, эченә нинди тәртиптә кирәкле әйберләрен салу, кырыйларын матурлап бизәү буенча өйрәтүләр уздылар.

Очрашуга җитәкчелек иткән Зөлфия Минибаева интерактив форматта катнашучыларны үз гаиләләрендәге традицияләр турында сорауларга җавап бирүләрен оештырды. Өлкәнрәкләр гаиләләрендә бу татлы ризыкны пешергән вакытта кичерелгән хисләр турында сөйләделәр. Яшь катнашучылар исә, бик кызыксыну белдереп, ата-бабаларыбызның тәжрибәсен кабатларга тырыштылар.

Катнашучылар катлаулы тоелган гөбәдия пешерү серләрен оста ярдәмендә аңлап, үзләштереп калдылар. Кыз-оныкларының да милли татлы ашыбызны әзерләргә өйрәнүләрен теләделәр. Җентекләп аңлатучыларга һәм дә пешереп тә карарга мөмкинлек бирүчеләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Кечкенә оныгы белән килгән Нэля Фәйзуллина: «Гөбәдия — табигатьнең төсләре һәм тәмнәре белән тулы булган аеруча кызыклы пирог. Пирогның төбендә кояшка охшаган корт ята, аннан соң беренче карга охшаган дөге, йомшак йомырка, гәрәбәдәй йөзем һәм өрек үз урынын ала.

Зөлфинә Минибаева җитәкчелегендә һәм пешекче Юлия ярдәмендә камыр бастык. Оныгым да янымда тырышып үз түгәрәген әвәләде. Аның күзләре ялтырый иде. Без, яхшы әкияттәге кебек, хәзинә сандыгын җыя башладык.

Иң зур сер шунда: гөбәдия пешергәндә кирәкле әйберләрне генә түгел, ә үзеңнең күңел җылыңны, мәхәббәтеңне дә салырга кирәклеген аңладык», - дип сөйләде.

Аннары бергәләшеп аралашып тәмле үләнле чәй эчтеләр.

«Пыяла» милли традицияләрне, мәдәниятебезне саклау юлында үз өлешен кертеп, тагын да яңа идеяләр белән янып яши. Алга таба да монда кызыклы, файдалы очрашулар булачак, кафеның төркемнәрен күзәтеп барыгыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума