Главная

Тубылда «Менделеев паркы» ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

Аны төзекләндерү проектын тубыллылар Бөтенроссия тавыш бирү барышында сайладылар. «СИБУР» ярдәме белән гамәлгә ашырылган паркны ачу тантанасында Тубыл башлыгы Пётр Вагин, шәһәр думасы рәисе Михаил Никитин, «ЗапСибНефтехим» компаниясенең дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлек итү һәм социаль-икътисадый проектларны гамәлгә ашыру директоры Елена Бельская катнашты.

Котлаучылар «Менделеев паркы» — «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты һәм «Чын Тубыл» программасы кысаларында заманча иҗтимагый киңлекне төзекләндерүнең төп этабы тәмамлануы турында белдерделәр. Төзекләндерү белән шөгыльләнгән һөнәр осталарына лаеклы бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм программасында йога дәресе, бию буенча мастер-класс, шахмат турниры, балалар өчен уен программалары, күңелле аттракционнар һәм иҗат коллективлары чыгышлары булды. Аннары бер сәгатьлек бию программасында төрле яшьтәге тамашачылар күңелле ял итте.

Төмән өлкәсе хөкүмәте, шәһәр хакимияте һәм «СИБУР» компаниясе ярдәмендә ачылган «Менделеев паркы» Тубыл шәһәренең бердәм иҗтимагый киңлекләр системасының бер өлешенә әверелде. Шәһәрдәге экосукмак һәм «Спорт скверы» тубыллыларның яратып ял иткән урыннары. «Менделеев паркы» да шәһәр мохите үсешендә мөһим урын алып, якташыбыз турындагы хәтерне саклауны берләштергән урын булып тора. Бәйрәм тантанасы барышында паркның тубыллыларның, яшьләрнең яраткан урыннарының берсе булачагы күренде.

Паркта химик элементлар сурәтләнгән кублар, җәяүлеләр юллары, үзәк аллея, табигый рельефта балалар мәйданчыгы ясалган. Тышкы яктырту, видеокүзәтү системалары монтажланган, яшелләндерү үткәрелгән, экосукмакларга чыгу юллары бар. Тамашачыларга архитектура формалары һәм ял итү урыннары да ошады. Ял көннәрендә күңелле, файдалы, саф һавада үткәрергә мөмкин булган бу матур урынны тубыллылар, яшьләр яратырлар һәм сакларлар дип ышанасы килә. Чарада катнашучылар уңайлы мохит булдырган һәм проектларны сыйфатлы итеп гамәлгә ашырган Тубыл хакимияте вәкилләренә рәхмәт белдерделәр.

44-31-26

«Менделеев паркы» булсын өчен үзенең теләген белдергән, мөһим ролен үтәгән якташыбыз Гүзәл Юмашеваның фәнни хезмәте турында да әйтеп китәргә кирәк. Ул — тырыш, актив, югары белемле яшь белгеч. 2022 елда «Яшьләр элита»сы бәйгесендә җиңү яулаган якташыбыз Төмән дәүләт индустриаль институтының производствоны автоматлаштыру факультетында укыган чорында «Чикләрсез фән» кебек халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, призер булган. Иҗади шәхес шәһәрнең иҗтимагый тормышында да актив катнаша.

Паркка исем бирүне ул уйлап тапкан, киләчәктә аның эчтәлеге нинди булачагы турында фикерләре белән уртаклашкан. Бөек галим Дмитрий Менделеев хөрмәтенә парк ачу турында үз концепциясен шәһәрдә узган бәйгедә тәкъдим иткән. Аның бу темага багышланган чыгышы игътибарга лаек булган. Галим Д.И. Менделеевның фәнни мирасын чагылдыру буенча ул химик элементлар төшерелгән кублар куюны, молекуляр структуралар белән яктырту күрсәтмәләре эшләүне тәкъдим иткән.

Бүгенге көндә яшь белгеч мәктәптә математика фәнен укыта, бу фән буенча репетитор эшен дә уңышлы башкара.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума