Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

«Туган телем» – сәләтлеләр уңышы нәтиҗәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән татар мәдәният үзәгендә узган көннәрнең берсендә чын мәгънәсендәге зур бәйрәм – «Туган телем» балалар иҗади түгәрәгенең матур концерты булып узды. Бу көн залга җыелган әти-әниләр, әби-бабайлар һәм кунаклар өчен онытылмаслык, моңга һәм шатлыкка тулы кичә булып күңелләрдә калды.

«Туган телем» түгәрәге инде өч елга якын гына эшләсә дә, балаларның йөрәгенә татар теленә мәхәббәт салуда зур эш башкара. Түгәрәк җитәкчесе, остаз, педагогик фәннәр кандидаты Рафаэль Гадиев балаларны яшь үзенчәлекләренә карап өч төркемгә бүлеп укыта. Аның тырышлыгы, балаларга туган телнең матурлыгын, әдәбиятыбызның байлыгын җиткерә белүе сокланырлык. Ул гынамы, әле генә сәхнәдә матур итеп алып баручы булып та күренгән Аделина Ибәтуллина да – әлеге түгәрәкнең горурлыгы, бәйрәм сценариеның авторы. Ул быел мәктәпне тәмамлап, Төмән дәүләт университеты каршындагы креатив фикерләү һәм осталык көллияте студенты булды. Аделина фортепиано, гитара, курай кебек музыка коралларында оста уйный, матур итеп җырлый. Үзенең концертын да тамашачыларга тәкъдим итәргә өлгерде инде.

44-3-26

Бәйрәм программасы бик бай һәм эчтәлекле иде. Балалар татар халык җырларын, бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил әсәрләрен, заманча татар җырларын зур осталык белән башкардылар.

6 гына яшь булуына карамастан, Салман Нәфыйков 5 җыр өйрәнгән, үзенең моңлы тавышы һәм сәнгатьле итеп шигырь сөйләве белән тамашачыларны әсир итте. Сәнгатькә гашыйк, җырлый, бии, матур итеп татарча сөйләшә башлаган Амелия Сергеева башкаруында «Кояш нурлары» җыры һәм Тукайның «Бала белән күбәләк» шигыре залны якты хисләргә күмде. Курайда оста уйнаучы Илгар Фәйзуллин татар халык көен («Суда, суда») бик нәфис башкарды.

Бәйрәмдә Милана Мифтахова, Айлин Рәхимова, Ясминә Сиябетдинова кебек талантлы кызлар үзләренең моңлы җырлары белән сөендерделәр. «Ясминә турында көне буе сөйләргә мөмкин, андый тырыш укучыны беренче күрәм, әнисе Гөлнара ханым, көчен җәлләми, кайда гына алып бармый, кайда гына конкурсларда катнашмый, хәтта быел Казанда татар балалары төркеме «Салаватиклар» белән очрашу оештырды, Төмән шәһәренең 9, 43, 92 мәктәпләрендә Сабантуй бәйрәмендә актив катнашты, быел «Гармония» музыка мәктәбенә укырга керде», - диде алып баручы. Ә Ясмин Төхвәтуллина башкаруында «Матур булсын» җыры аеруча җылы кабул ителде.

Малайларыбыз да безне горурландырды! Киләчәктә диңгезче булырга хыялланучы Марат Билалов «Диңгезче булам» җырын дәртләнеп башкарды. «Бик теләп, шатланып килә татар теле дәресләренә, 7 җыр өйрәнде, күп шигырьләр ятлады, татар мәдәният үзәгендә оештырган чараларда иң актив катнашучы, «Таң йолдызы», «Радуга» балалар конкурсларында җиңүче, лауреат иясе. Быел музыка мәктәбенә баян классына укырга керде, киләчәктә җырчы-баянист булыр дигән өмет бар», - дип таныштырды аның белән остазы. Ә Рафаэль һәм Ринат Ниотбаковлар, Марат Милимбаев өчәүләп «Солдатта булган диләр» җырын башкарып, киләчәк Ватан сакчылары булуларын күрсәттеләр. Алар спорт белән (баскетбол, биотлон) актив шөгыльләнәләр, ә Марат музыка мәктәбендә аккордеонда уйнарга да өйрәнә.

Концертта шулай ук татарча җырларга, рәсем ясарга яратучы Сафина Сабитова («Безнең бакча», «Бишек җыры»), Төмән медицина колледжына укырга кергән Миләүшә Кәримова («Авыл киче») һәм тырыш, үзәктәге күп түгәрәкләргә йөрүче Сафина Ибәтуллина да үз талантларын күрсәттеләр. Күп бәйгеләрдә җиңү яуларга өлгергән Ясминә, Марат һәм башка балалар башкарган «Калфагым-түбәтәем», «Үз җырыбыз булсын әле» җырлары татар халкының милли бизәкләрен, гореф-гадәтләрен данлады.

Әлбәттә, мондый зур бәйрәмне оештыруда балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары да зур роль уйный. Алар балаларын сәхнәгә озатып кына калмыйча, аларның татар телендә сөйләшүенә, җырлавына чиксез шатланалар. Балалар үз чиратында бәйрәмнәрне татар милли киемнәрендә, татар халык ашлары белән тәмамлап, милли рухны саклыйлар.

«Туган телем» түгәрәге балалары шәһәр, өлкә күләмендә узучы «Таң йолдызы», «Радуга», «Сабантуй» кебек бәйрәмнәрдә дә актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Бу – остазларның һәм ата-аналарның уртак тырышлыгының матур нәтиҗәсе.

Кичә ахырында балалар барысы бергә татар халкының рухи гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкардылар. Бу моңлы җыр залдагы һәркемнең йөрәгенә үтеп керде. Туган телне, милли гореф-гадәтләребезне саклаучы мондый талантлы балаларыбыз, аларга белем һәм тәрбия бирүче остазларыбыз булганда, татар халкының киләчәге якты булыр, телебез мәңге яшәячәк!

Концерт ахырында залдагы кунакларга «Йосыф һәм Зөләйха» ансамбле әгъзасы буларак таныш Йосыф Зөлхәрнәев татар телен өйрәнү тарихын сөйләде. Горурланып, шундый күркәм яшьләребез булуына шатланып, халкыбызның яшәячәгенә ышанычым артып тыңладым аны. Тамашачыларга да 15 яшенә кадәр татарча берни аңламаган, татар мәдәнияте белән кызыксынмаган яшүсмернең бик тә оста, матур итеп үз телендә сөйләшүе, үз мәдәниятен төптән белергә омтылуы, үз өстендә даими эшләве кызыклы һәм тәрбияви сабак булгандыр дип уйлыйм.

Яңа иҗади уңышлар сиңа, «Туган телем»!

Татар мәдәният үзәгендәге түгәрәккә килергә теләүчеләр якшәмбе көнне: беренче төркем - 5-6 яшьлек балалар 9.00-9.45; икенче төркем - башлангыч класслар 09.45-11.15; өченче төркем - уртанчы һәм өлкән класслар 11.15-12.30 сәгатьләрдә килә алалар.

Тагын да пәнҗешәмбе 2 сменада укучылар өчен өстәмә дәресләр 10.00-12.00; 1 сменадагыларга 14.00-16.00 сәгатьләрдә үткәрелә. Рәхим итегез!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836