Һәр ял көнне Әлфинур апа табын корып куя. Аш, пилмән пешерә, бәлеш, чәкчәк һәм бавырсак әзерли. Кунакка мәҗбүри рәвештә энесе, апасы, балалары белән туганнары, үз балалары һәм оныклары килә.
Әлфинур көзге җиргә беренче кар төшкән вакытта туа. Ләкин паспортында бүтән туган көн — 1952 елның 1 мае тора. Ярты еллык аерма авыл советындагы янгын аркасындамы, әллә бүтән сәбәптәнме килеп чыккан. Якыннары аны 29 октябрьдә котлый, ә май аенда тагын бер туган көн турында шаяртып көлешәләр. Шыкча урта мәктәбенең элекке директоры, мәгариф отличнигы, РФнең атказанган укытучысы, педагогик хезмәт ветераны, Төмән округы Думасының дүрт чакырылыш депутаты Әлфинур Муллачанованың зур гаиләсе менә шулай яши.
Аның әтисе — 1921 елда безнең төбәккә килгән казан татарлары гаиләсеннән чыккан балта остасы, әнисе — Турайда татар теле һәм әдәбияты укытучысы, революциягә кадәр үк бу урыннарга утырган бохаралылар нәселеннән. Әлфинур Корбан кызы үзе һәрвакыт әдәби татар телен саклау һәм тарату өчен көрәшә. Хәзер дә ул кызының һәм килененең бу эштәге омтылышын актив хуплап тора. Укытучылары белән дә аңа бәхет елмая. Нурбанәт Гыйльманова иншаларны дөрес язарга, эпиграфлар сайларга һәм цитаталар кулланырга өйрәтә. Шулкадәр яхшы өйрәтә, яшь Әлфинурның Төмән педагогия училищесындагы кереш иншасы барысын да сокландыра. Аны хәтта телевизордан да күрсәтәләр. Сыйныф җитәкчесе Хәбибулла Якин була, соңыннан аның исеме Шыкча урта мәктәбенә бирелә. Киләчәктәге тормыш иптәше Биктимер белән алар 50 елдан артык бәхетле никахта яшиләр, ике бала тәрбияләп үстерәләр һәм өч оныкларына сөенәләр.
Бу мәктәп аның йолдыз сәгате була. Яңа заманда мәктәп татар телен тергезү, милли икетеллелекне гамәлгә ашыру буенча терәк мәктәпкә әверелә. Биредә факультатив курс буларак гарәп теле укытыла. Дәресләрдә рус һәм татар телләреннән тыш, немец теле дә өйрәнелә. Шыкча урта мәктәбендә гамәлгә ашырылган күптелле практика бирегә күп тапкырлар педагогик җәмәгатьчелекне җыя. Тәҗрибә уртаклашу, методик семинарларда катнашу өчен Тубыл, Вагай, Яркәү районнарыннан һәм бөтен Төмән районыннан, Төмәннән киләләр. Биредә Казан, Санкт-Петербург һәм Мәскәү белән нәтиҗәле эшлиләр.
1971 елда Әлфинур Корбан кызы Төмән педучилищесын «башлангыч сыйныфлар укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлап, Явызбы авылында эшли башлый һәм шунда ук кияүгә чыга. Биш елдан соң Тубыл пединститутының филология факультетына укырга керә. 1978 елда гаиләсе белән Шыкчага күченәләр. Башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, ә 1981 елда пединститутны тәмамлагач, рус теле һәм әдәбияты укытучысы була, берничә көмеш һәм алтын медаль алучыны тәрбияләп үстерә, пенсиягә чыкканчы административ эшне укучыларны имтиханнарга әзерләү белән бергә алып бара. Өч ел укытучы булмау сәбәпле, немец теле фәнен укыта. 1987 елда аны укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Ә 1989 елда — директор булуын сорыйлар. 2006 елның июлендә ул пенсиягә чыга. Киләсе уку елын кызының бүләгеннән башлый - 1 сентябрьдә ул Әлфинур Муллачановага оныклар-игезәкләр бүләк итә. Яңа әби кызына ярдәмгә килеп, яңа бәби мәшәкатьләренә чума.
Җәмәгать эшен ул ташламый. Алты ел поселок ветераннар советында рәислек итә һәм район ветераннар иҗтимагый берләшмәсе президиумы составына керә. Әлфинур Корбан кызын туган авылында хәтерлиләр һәм аның казанышларын хөрмәт итәләр. Ул поселок чараларының даими катнашучысы, хөрмәтле укытучы, чәчәкләр үстерергә бик ярата.
Эшләгән вакытта Әлфинур Муллачановага, район хакимияте һәм спонсор-предприятиеләр ярдәме белән, мәктәп бинасында капиталь ремонт ясарга һәм аны өстәмә бина хисабына киңәйтергә мөмкин була, талантлы укучыларның башка шәһәрләргә сәфәрләре даими оештырыла. 1993 елда ул районда беренче булып балалар Сабантуен үткәрә, бу традицияне башка авыллар да дәвам итә. Барысы да — укытучылар һәм балалар белән бергә — ярдәмче хуҗалык тоталар: яшелчә саклау урыны, 5 гектар җирләре була, анда яшелчә үстерәләр һәм кышка үз ашханәләре өчен әзерлиләр.
Элеккеге җитәкчеләрнең тәҗрибәсенә нигезләнеп, Әлфинур Корбан кызы директор вазифасында төбәктә милли мәктәп позицияләрен ныгыта — бүген Хәбибулла Якин исемендәге Шыкча урта гомуми белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү методикасын таратуда лидер булып тора, 650дән артык укучы уку программасы кысаларында туган телне өйрәнә. Әлфинур Корбан кызының килене — Гүзәлия Хәлил кызы озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсен җитәкләде, ул татар авыллары күпләп яшәгән Индрәй, Акъяр, Муллаш, Ямбай, Каскара, Талымхан һәм Шыкчада урнашкан җиде этномәдәни мәктәп бүлекчәсеннән тора.
«Мәктәп тотрыклы эшләде. Балалар укудагы уңышлары һәм тырышлыклары белән сөендерделәр. Мин укытучы булганыма үкенмим, минем педагогик стажым 35 ел. Улым киленем белән һәм кызым белемнәре буенча укытучылар. Әнием һәм әтием ягыннан әбием укытучылар иде. Әтиемнең абыйсы — Казанский округындагы мәктәп директоры. Без гаиләбезнең гомуми педагогик стажын санамадык, ләкин бу һөнәрне хөрмәт итәбез, яшәргә һәм кешеләргә файда китерергә тырышабыз», - дип җавап бирә авырлыклар турындагы сорауга Әлфинур Корбан кызы.
Депутат вазифасында Әлфинур Муллачанова аз тәэмин ителгән гаиләләр белән эшли, газүткәргеч һәм үзәк суүткәргеч кору, урамнарны асфальтлау, мәчет төзү, авылны төзекләндерү, Төмәннән бу уңышлы төбәккә даими автобус рейсларын арттыру өчен тырыша.
Яшьләр моннан китми. Алар өчен шәһәрдә эш бар, ләкин алар туган җирдә яшәүне өстен күрәләр. Берничә ел рәттән Шыкча мәктәбенә йөз беренче сыйныф укучысы җыела. Биредә туган телгә генә түгел, традицияләрне сакларга да игътибар итәләр, һәркемнең Җир йөзендә тынычлыкта яшәвен һәм озын гомергә ирешүен телиләр.
Оксана КЛИМЕРОВА,
Төмән шәһәре.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).