Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Хәлидовлар гаиләсе һәм «Нур» хатын-кызлар оешмасы әзерләгән Булат Сөләйманов шигырьләренә язылган җырлардан торган концерт көчле алкышлар белән үтте.
Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге залы профессионал шагыйребез, Себерне данлаучы Булат Сөләйманов, җирле җырчыларның иҗатын яратучылар белән тулы иде. Шулай булмый ни, «Нур» оешмасының әлеге залда үткәргән кичәләрен әле дә сокланып искә ала тамашачы: алар алдан уйланылган, эзләнеп, зур тырышлык куеп әзерләнгән була. Чынлап та зур тамаша күрүеңә ышанып киләсең.
Бу юлы да шулай булды. Булат Сөләйманов тормыш юлы өйрәнелгән, аның шигырьләренә язылган җырлар эзләп табылган, авторлары белән элемтәгә керелгән, башкаручылар белән сөйләшенгән. Әле җитмәсә, тагын 8 яңа көй язылган. Куелган тема эченә алып баручы Алсу Хәлидова шулкадәр җиңел алып кереп китә тамашачыны, үзең дә сизмәстән син инде шул дулкынга көйләнәсең, бирелеп тыңлыйсың.
Программа Коръәннән догалар белән башланды. Изге теләкләрдән соң, «Себерем – минем мәхәббәтем» темасы ачыла башлады. Әлбәттә, иң элек күренекле шәхесебез Булат Сөләйманов турында кыскача мәгълүмат җиткерелде. Һәр җыр турында тулы аңлатма биреп барылды. Концертның иҗади өлешен шагыйрьнең визит карточкасы булган көчле шигырен сөйләп Хәлил Вагайлы ачып җибәрде. Аңлашылганча, аннары Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар иҗат иткән «Себер гимны» яңгырарга тиеш иде. Тик концерт булган көнне начар һава торышы тору сәбәпле, Арангуловлар килә алмаганнар һәм Сәкинә ханым башкарган видеоязмада җырны рәхәтләнеп тыңладык. Ә шигырьнең исеме «Мин бер серле» дип атала икән, халык телендә «Себер гимны»на әйләнгән.
Аннары Рөстәм Русин, Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар, Җәмилә Мирасова, Нәҗип Корбанов, Наҗия Хәкимова, Әмир Хәлидов, Илнара Абдрәхипова, Мәүлидә Хәйруллина, Зөфәр Янгулов көй язган җырларны өлкәбезнең иң яхшы җырчылары тамашачыга ишеттерделәр. Ике шигыренә, хәтта, 3әр кеше көй язган икән.
Һәркайсы көй диярлек композитор, музыка белгече Әмир Хәлидов кулы астыннан үтеп, аранжировка ясалып, матурлап, җырчыга килештереп әзерләнгән.
Җырчылар белән дә таныштырып китми булмый. Күпләре ерак юлны якын итеп килгәннәр. Өлкәбезнең йолдызлары алар: Җәмилә Мирасова, Чулпан Акъярлы, Илчан Хөснетдинов, Наҗия Хәкимова, Гүзәл Мәчитова, Айгөл Корбанова, Илнара Абдрәхипова һәм аның укучылары Мәдинә, Дарина Хөсәеновалар, Диана Алиева, Илдус Галиев, Әлфия Мөслимова, Камәрия Тимирова, Наилә Габдуллина, Мәүлидә Хәйруллина, Динара Абсәләмова, Венера Калиева.
Ә инде концертны үзе язган «Халкыма теләк» җыры белән Мөнирә Хөснетдинова тәмамлады.
Бәйрәмне матур итеп тамашачыга җиткерүдә ярдәм итүче милләтләр эшләре буенча өлкә комитетына, Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузинга, Бөтендөнья татар конгрессының өлкәдәге вәкиллеге хезмәткәре Зилә Юсуповага, өлкә «Яшь буын» татар яшьләре иҗтимагый оешмасын әйдәп баручы Фәрид Кормановка, Ялутор районының Сәел авылы имамы Равис хәзрәт Мөлековка оештыручылардан рәхмәтләр юлланды.
Ә тамашачыдан иң олы рәхмәтне Хәлидовлар гаиләсенә һәм «Нур»лыларга әйтәсе килә. Көзге болытлы көндә күңелдә кояш нурлары җылысын тоеп, иҗади яктан баеп, рухланып калдык ул көнне. Булат Сөләйманов әсәрләрен тагын бер кабат барладык, кемдер үзенә яңалык ачкандыр. Кирәкле, уңышлы концертлар тезмәсе дәвам итсен.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: концертта катнашучылар.