Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Мин зур үзгәрешләр чорында Турай авылында, икенче төрле әйтсәк, 1930 нчы елларның беренче яртысында туган кеше. Мин үземне шул вакыттан алып, хәзерге көннәргә кадәр булган вакыйгаларны күргән кеше дип саныйм. Безнең тормышыбыз озын юл кебек, бормалы, сикәлтәле. Бу юлны миңа Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән сау-таза, үз күзем белән күрергә язды. Ул әйткән: «Мин сакланганны саклармын!» - дип. Шуның өчен, аракы эчеп, тәмәке тартып, урлашып яшәмәдем.
Ата-бабаларыбыз да безнең киләчәк тормышыбыз уңышлы булсын дип тырышканнар, армый-талмый эшләгәннәр. «Җил исми, яфрак селкенми», - диләр. Көч куймасаң, бер әйбер дә урыныннан кузгалмый. Тормыш кору, гомер итү - урам аша кичү түгел. Хәзерге көндәге тормышка килер өчен әти-әниләребез зур авырлыклар аша үттеләр, югалтулары да булды. Тормыш бер урында тормый, тамырдан үзгәрде. Элек җирне көрәк, агач сука белән сөргәннәр. Ә хәзер – мотоблок, трактор. Тарантас урынына – мерседес. Телефон булмаган, ә бүген барысының да кулында. Курабызда такта бәдрәф булган, хәзер өйдә фарфор унитаз. Элек чабата кигәннәр, ә бүген ялтыраган штиблет. Ватан сугышы алдында Турай авылында дүрт велосипед булган, хәзер - һәрбер өйдә дүрт-биш. Хатын-кызлар күлмәк, итәк кигәннәр, ә бүген чалбар кияләр, тәмәке тарталар, ирләрне арттырып аракы эчәләр. Өлкән яшьтәге кешеләрне, авыруларны караганнар, хәзер - кайберләре картлар йортына бирәләр, карамыйлар. Татарлар Г.Тукайны белгәннәр, ә хәзер А.Пушкинны гына беләләр. Без элек рус телен белмәгән, ә хәзерге татар балалары туган телен белмиләр. Автобуста яшьләр утыра, картлар басып торалар. Авылыбызда каравылчы бер генә булган, ә бүген адым саен, тәрәзәләрдә, ишекләрдә рәшәткә. Элек ипинең кадерен белгәннәр, бүген җирдә тулы икмәк, күмәчләр аунап ята.
Ни өчен мин боларның барысын да, хәтеремдә булганнарны санап чыкмакчы булам? Чөнки тормышның яхшы һәм яман яклары да бар. Начарлыктан котылырга кирәк! Шуның өчен дә без Аллаһ Раббыбыздан сорыйбыз: безнең күңелләребезгә тәүфыйк һидаять бир, яхшыны яманнан аерырга гыйлем насыйп кылсаң иде, дип. Без төрле тормышны күрдек. Үткән елларның тарихи тетрәнүләре безнең халыкны читләп үтмәде. Революция булды, большевиклар беренче Совет хөкүмәтен төзи. Әти-бабаларыбыз 1918-1922 нче еллардагы ватандашлар сугышын, 1921 нче елдан алып 1928 нче елга кадәр булган яңа эконом политикасын да күргәннәр. Бер-бер артлы законнар кабул ителеп торган. Үзәктә башланганны тиз арада безгә җиткергәннәр. 1930 нчы елның февраль аенда илебездә коллективизация башлана. Безнең Турай авылында аерым крестьян хуҗалыкларын бетерү, аларны берләштерү, массакүләм күмәк хуҗалыклар (колхозлар) оештыру башлана. Большевиклар сорап тормаганнар, яхшы яшәгән кешеләрне «кулаклар» дип, алардан арыну һәм аерым хуҗалык ияләрен гражданлык хокукларыннан мәхрүм итү, аларның орлыкларын, терлекләрен, торак, хуҗалык корылмаларын һәм башка мөлкәтен тартып алу китә. Бу елларны авылыбызда, хөкүмәт комачаулыклар ясап торса да, Турай мәчете эшләп торган. Азан тавышы тирә-як авылларга яңгыраган. Яңа хакимият озак сузмый, дингә дә ябышты. Турай авылы мәчетенең мулласы Салих Мөслимовны, имам-хатыйбы Вәлимөхәммәт Фәтхуллинны кулга алалар, соңыннан аларны аталар. Вәлимөхәмәтнең хатыны Хәлимә (1826) өч баласы: кызлары Сәгыйдә (1882), Хәербану (1885), баласы Әптрәшит (1895) белән кала. Вәлимөхәммәт минем әнием Мәрикә Нигъмәтуллинаның (Хачукина) абыйсы. Турай авылында ярлылар аз булган. Алар иң беренче «Турай» артелен оештыралар, соңыннан аның нигезендә «Урал» колхозы барлыкка килә. Ике-өч аты, ике-өч сыеры, яхшы йорты, сөрүлекләре булса, большевиклар мондый гаиләләрне «байлар» дип санаганнар. Болар партия, ярлылар комитетлары тарафыннан конфискацияләнә. Үз заманы өчен Турай авылында бик яхшы, нык хуҗалыклар булган. Күрәсең, көчле дәүләт сәясәтенә каршы тора алмаслыгын минем әтием Сафиулла Нигъмәтуллин аңлаган: үз теләге белән булган хуҗалыгын колхозга бирә һәм атлар караучы була. Яхшы эшләгәне, атларның баш санын күтәрүе өчен 1940 нчы елның җәендә Мәскәүгә бара, ВДНХда катнаша (таныклык кәгазе Ямбай музеенда сакланган).
Авылыбызда күп кенә кешеләр укый-яза белмәгәннәр. Коллективлаштыру вакытында Турай авылында репрессияләнгән Ибраһим Казбаков (хатыны Кәшифә) өендә башлангыч мәктәп ачалар. Бер уку сыйныфында 1 нче һәм 3 нче класслар укыганнар, икенчесендә - 2 нче һәм 4 нче класс балалары. Мәктәп диварында бердәнбер җир йөзе картасы һәм бер пионер барабаны эленеп тора иде. Дәреслеге дә, дәфтәре дә булмаган. Без тормышның ачысын да, төчесен дә күргән балалар. Ул елларның авырлыгы турында язып бетерерлек түгел. Мич булмаган, ягылмаган салкын мәктәптә укырга туры килгән, кияргә дә, ашарга ашы да юк булган.
Нигәдер, һәрвакыт татарлар мәгариф өлкәсенә зур үзгәрешләр керттеләр. Дөньяда үзенең алфавитын үзгәртеп торган татарлар кебек милләт бармы икән? Ата-бабаларыбыз, әти-әниләребез ислам динен кабул иткәч, 1927 нче елга хәтле гарәп алфавиты буенча язганнар. 1927-1941 нче елларда латин графикасында укыйлар, ә сугыш башлангач кириллицага күчәләр. Өлкән абыйларым сугыш кырыннан хатны гарәп, латин хәрефләре белән язганнар, ә Тәкыйулла абыем кириллицаны кулланган, чөнки ул «Урал» колхозының хисапчысы булган, район каршында рус язмасы белән хисап тоткан. Начарлыкны көтеп алмыйсың, ул үзе көтмәгәндә килә. Бөек Ватан сугышы илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерде. Зур ачлык булды. Көзен булган уңышларны җыеп алгач, кырда башаклар кала иде. Шуны да җыярга рөхсәт бирмәгәннәр, кар астында калган калган. Гади халык көне-төне эшләгән, иркенлеге булмаган. Кызганыч, күп авылдашларыбыз сугыш кырында мәңгегә ятып калдылар. Шул авыр вакытларда да без укуыбызны ташламаган. Турай башлангыч мәктәбен тәмамлап, Ямбай авылының җидееллык мәктәбенә укырга йөри идек. Мәктәп директоры Гомәр абый Әхтәмов иде, соңыннан 1951–1954 нче елларда Яхъя Манняпов булды: киң белемле, көчле җитәкче, талантлы педагог, олы җанлы, елмаючан абый (рухы шат булсын). Мин аның канәгать булмаган йөзен беркайчан да күргәнем юк. География фәнен дә алып барды. Тормыш иптәше - театр училищесын тәмамлаган Әминә Хөсәен кызы. Бик матур, төзек гәүдәле иде. Кызлары: Алсу, Рушания. Алар Казанга укырга киткәч, тагы бер кызы Рәйхан туган диләр. Яхъя абый Ямбай урта мәктәбе ачылгач, Казаннан килгән укытучыларны каршы алды. 1954–1966 нчы елларда мәктәп директоры булып Хәмит Газеев эшләде. Ул да искиткеч кеше иде.
Хачиәкбәр НИГЪМӘТУЛЛИН,
Төмән районы, Турай авылы.