«Бердәм Россия» партиясе ярдәмендә «Опора России» оештырган «СВОй бизнес» проектында белем алган эшмәкәр, махсус хәрби операциядә катнашучы, шулай ук Төмән муниципаль округы Думасы депутаты Мирас Сәйфетдинов хәзер өлкә парламентын Россия Федерациясе Советы каршындагы яшь закон чыгаручылар палатасында тәкъдим итәчәк.
Бу яшьләр оешмасы — яшьләр парламентаризмының мөһим мәйданчыгы. Ул 2012 елда төзелгән, һәм анда һәр төбәктән 35 яшькә кадәрге ике вәкил — законнар чыгару һәм башкарма власть органнарыннан берәр кеше сайлап алына. Палатаның төп максаты — яшь буынны законнар иҗат итү процессына җәлеп итү, гражданнарның хокукларын яклау буенча яңа инициативалар эшләү һәм төбәкара тәҗрибә алмашу.

Федерация Советы каршындагы яшь закон чыгаручылар палатасы — ул киңәшмә органы. Димәк, Мирасның бурычлары турыдан-туры законнар кабул итү түгел, ә аларны камилләштерүгә, экспертизалауга һәм яшьләр өчен мөһим булган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән.
Мирасның язмышы — сынмас ихтыяр көченең һәм туган илгә мәхәббәтнең ачык гәүдәләнеше. Махсус хәрби операция зонасында ул үз гомерен куркыныч астына куеп, иң авыр участокларда хезмәт итә. Яу кырында алган җәрәхәт тә аның рухын сындыра алмый, киресенчә, ул аны тагын да чыныктыра, максатчанрак итә.
Батырлыклары өчен Мирас «Батырлык өчен» һәм «Миналардан арындырган өчен» медальләре белән бүләкләнә. 2026 елда «Абилимпикс» милли чемпионатында бронза медаль яулый, осталыгын дәлилли. Бүгенге көндә ул — үз эшен булдырган эшмәкәр, металлны ут һәм тимер ярдәмендә сәнгать әсәренә әверелдерүче оста. Гаиләдә дә ул — ышанычлы ир һәм өч бала әтисе, ә Мәскәү технология институтында укуы исә киләчәккә яңа белем капкаларын ача.
«Мирасның яңа иҗтимагый эшендә уңышларга ирешәсенә һәм безнең төбәкне Федерация Советы каршындагы яшь закон чыгаручылар палатасында лаеклы тәкъдим итәчәгенә иманым камил», — дип белдерде Төмән өлкә Думасы рәисенең беренче урынбасары Андрей Артюхов.
Мирас кебек кешеләр турында күп сөйләп тормыйлар, аларның эшләре үзе өчен сөйли. Ул — берничә тормышны берьюлы яшәүче гади кеше: сугышны узган, хәзер исә тыныч тормышта үз эшен булдырган, өч бала тәрбияләүче әти.
Аның мисалы — бернинди дә зурдан кубып сөйләү түгел, ә тормышның үзе. Ул берьюлы Ватанны да, гаилә учагын сакларга да, эштә осталыкны күрсәтергә дә өлгерә. Нәкъ менә шундый кешеләр — җирдә нык басып торучы, үз эшенең чын белгечләре — бүгенге көндә иң зур таяныч булып торалар.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.