Мәскәүдә «Фермер мәктәбе» белем бирү проекты кысаларында укып чыккан махсус хәрби операция ветераннары белән очрашу үтте. Бу проектны РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россельхозбанк «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды ярдәме белән берлектә оештырган. 83 төбәктән 1000нән артык кеше әзерлек узган.
Проект ветераннарга һәм аларның якыннарына яңа һөнәр үзләштерергә һәм авыл хуҗалыгында үз эшләрен башларга ярдәм итә.
«МХО ветераннарына белем бирүдә һәм алга таба эшкә урнашуда ярдәм итү — «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды эшенең мөһим юнәлешләренең берсе. Социаль координаторлар эш бирүчеләрнең таләпләрен, хезмәт базары мөмкинлекләрен, ә иң мөһиме — ветеранның үзенең теләкләрен, осталыкларын һәм компетенцияләрен исәпкә алып, карьера траекториясен төзергә ярдәм итәләр. Бүгенге көндә бу юлны агросәнәгать комплексында иң эзлекле итеп җайга салганнар. Без РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россельхозбанк белән берлектә агросекторда белем алу, практик тәҗрибә туплау һәм бизнес ачу өчен мөмкинлекләр тудырабыз. Бу — «Фермер мәктәбе» проекты да, грант ярдәме дә, тәҗрибәле белгечләрнең остазлыгы да», — дип билгеләп үтте Ватанны саклаучылар фонды рәисе Анна Цивилева.
Россельхозбанк 2020 елдан бирле РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы, төбәкләр, аграр югары уку йортлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән берлектә проектны гамәлгә ашыра. 2024 елның көзеннән МХО ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары конкурссыз укырга керә алалар.
«Без геройларыбызны конкурссыз кабул итәбез. «Фермер мәктәбе» МХО ветераннарына яңа һөнәр алырга, тыныч тормышка кайтырга һәм агробизнесны ышанычлы төзергә ярдәм итә. Һәм нәтиҗә үзе турында үзе сөйли: барлык чыгарылыш укучыларының 70%ы авылда үз эшен башлый», — диде Россельхозбанк идарә рәисе Борис Листов.
Проектның көзге дулкыны 5 октябрьдә 69 төбәктә старт алды. МХОнең 540 ветераны һәм аларның гаилә әгъзалары укырга кушылды. Тыңлаучылар бакча, җиләк, бәрәңге үстерү, яшелчә, ит һәм сөт терлекчелеге, умарта белән шөгыльләнү, шулай ук агротуризм һәм авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләрне үзләштерә алалар.
Алынган белемнәр чыгарылыш укучыларына гамәли эшкә күчәргә ярдәм итә. МХО ветераннары өчен махсус ярдәм чаралары, шул исәптән «Агромотиватор» гранты каралган. 2025 елда аны 60тан артык кеше алган, ә финанслауның гомуми күләме якынча 250 млн сум тәшкил иткән. 2026 елда программа киңәйтелгән: 73 төбәктә гомуми бюджеты 939 млн сумнан артык булган 237 грант проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Очрашу кысаларында «Махсус билгеләнеш мәктәбе» фильмының премьерасы булды. Аның геройлары — «Фермер мәктәбе» белем бирү проектында катнашучы ветераннар, алар тыныч тормышка кайткач, авыл хуҗалыгында үз эшләрен үстерә башлаганнар. Фильм фермерлыкта үз урыннарын тапкан һәм үз хезмәтләре белән кече ватаннарын үстерүгә өлеш кертүче кешеләр турында сөйли. Геройларның тормыш тарихлары һәм эшчәнлек юнәлешләре төрле булса да, аларны үз-үзләренә ышаныч, киләчәкне төзү омтылышы һәм яңа һөнәр үзләштерүгә әзерлек берләштерә.
Шулай ук яңа эш башлаучы фермерлар өчен гамәли киңәшләр тупланган «Свои в полях» («Кырда үз кешеләр») китабын тәкъдим итү чарасы да узды.
Төмән өлкәсе «Фермер мәктәбе» белем бирү программасына актив кушылды. Яңа көзге уку дулкынына сигез ветеран һәм аларның гаилә әгъзалары кабул ителде.
«Фермер мәктәбе» — бик мөһим бөтенроссия проекты, чөнки ветераннарны социальләштерү һәм аларны тыныч тормышка җайлаштыру (интеграцияләү) хәзерге вакытта безнең төп бурычыбыз булып тора. Төбәктә бу эш Төмән өлкәсе агросәнәгать комплексы (АПК) департаменты, Төмән дәүләт университетының Аграр институты һәм «Россельхозбанк» акционерлык җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе белән тыгыз хезмәттәшлектә оештырылды, – дип сөйләде «Ватанны саклаучылар» фондының Төмән өлкәсе буенча филиалы җитәкчесе Динара Поштаренко. - Үткән уку агымнары нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгында үз бизнесларын ачып, аны киңәйтеп кенә калмыйча, грантлар алучы сакчыларыбызның ярдәм итү, аларның ныклы характеры һәм тырышлыклары туган җирләрендә киләчәкне ышанычлы төзергә булышсын иде».

Фермер хуҗалыгын уңышлы оештыруның ачык бер мисалы булып хәрби хәрәкәтләр ветераны Нургали Хәлидуллинның тарихы тора. Запаска чыккач, «Батырлык өчен» һәм «Хәрби батырлык өчен» медальләре кавалеры Ялутор округында Кутум сарыкларын үрчетүгә социаль контракт төзегән, җирле администрация исә аңа көтүлекләр өчен 111 гектар җир бүлеп биргән. Бу эшне тагын да киңәйтеп җибәрүгә «Фермер мәктәбе»ндә уку яңа этәргеч булган.
Хатыны белән бергә Нургали биш бала тәрбияләп үстергән, ә хәзер бу зур һәм тату гаиләдә егерме онык үсеп килә. Ныклы крестьян хуҗалыгы берничә буынның уртак эшенә әверелгән: ир-атлар вахтада эшләгән вакытта, кызы белән килене сарык көтүен карауда һәм документлар алып баруда алыштыргысыз ярдәм күрсәтәләр.
«Мин үзем авылда үскән, кечкенәдән җир эшенә өйрәнгәнмен, – дип уртаклашты ветеран. – Балаларга һәм оныкларга калдырырлык итеп, чын эш белән шөгыльләнәсе килә. «Фермер мәктәбе» бик файдалы белемнәр бирде: бизнесыңны ничек дөрес үстерергә, продукцияне кайда сатарга һәм үткәрүне ничек оештырырга икәнен аңлаттылар. Уку ярдәмендә мин дүрт миллион сумлык грант оттым, хәзер бу акчага печән чапкыч, арба, пресс-подборщик һәм тырма сатып алам, шулай ук сарык көтүен берьюлы 80 башка арттырам».
«Ватанны саклаучылар» фонды һәм «Россельхозбанк»ның уртак эшчәнлегендәге мөһим юнәлеш — геройларга һәм аларның гаилә әгъзаларына һөнәр юлын сайларга ярдәм итү. 2026 елның август һәм сентябрь айларында Россиянең 64 субъектында аграр тармакта белем алу һәм эшкә урнашу мөмкинлекләренә багышланган «Агросәнәгать комплексында үз эшеңне башла» («Начни свое дело в АПК») дигән экспертлар очрашулары үтте.
Хезмәттәшлек шулай ук финанс грамоталылыгына өйрәтүне дә үз эченә ала. 2026 елга ветераннар һәм аларның якыннары өчен 200 чара уздыру күздә тотылган. Бу эш гаиләләргә озак вакытлы ярдәм күрсәтүгә — кирәкле финанс белемнәрен һәм яңа һөнәр үзләштерүдән алып, үз эшеңне ачуга һәм үстерүгә кадәр — юнәлтелгән.
Төмән өлкәсе хөкүмәтенең мәгълүмат үзәге.
(Ләйлә МАДЬЯРОВА тәрҗемәсе).
(Фоторәсем шәхси архивтан алынды).