2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде. Тубыл тарих-архитектура музей-тыюлыгының фәнни китапханәсендә әлеге мөһим темага багышланган «Сөйләм сәләте: Россиянең төп халыклары телләре» («Дар речи: языки коренных народов России») дигән күргәзмә ачылды.
Музей каршындагы китапханә XIX гасыр ахырыннан бирле эшли һәм уникаль китап раритетларын саклый. Күргәзмә өчен илнең төп халыклары телләренең төрлелеген чагылдырган уку һәм белешмә басмалар сайлап алынды. Без бит нәкъ менә мәктәптә язарга һәм үз фикерләребезне кәгазьдә белдерергә өйрәнәбез. Илебездә иң беренче дәреслек булып 1574 елда Иван Федоров тарафыннан бастырылган «Азбука» исәпләнә. Күргәзмәдә 1578 елның факсимиль басмасы, шулай ук рус телендә язылган 1776 елның чын Азбукасы, советлар чоры әлифбалары һәм язмалары тәкъдим ителгән.

Россиянең төп халыклар телләрендә язу үсеше акрын барган. Башта галимнәр телләрне шәхси тәртиптә тикшергәннәр, фәнни басмалар һәм сүзлекләр әзерләгәннәр. Дәреслекләр булып еш кына тәрҗемә ителгән миссионер басмалары хезмәт иткән. Күргәзмәдә остяк (ханты), алтай, вогул (манси), ненец, якут, чуаш һәм удмурт телләрендәге дәреслекләр тәкъдим ителгән.
Татар теле дә кызыклы. Ислам таралу белән төрки халыклар гарәп графикасын язу өчен кулланганнар. XVIII гасыр ахырында Тубыл рухание һәм татар теле укытучысы Иосиф Гиганов беренче «Татар теле грамматикасын» (1801) һәм ике сүзлек төзегән. Китапханәдә аның хезмәтенең репринт басылган басмасы бар.
Гиганов белән бергә татар телен Саускан авылынан чыккан бохаралы Ният-Бакый Әтнометов та укыта. Ул Тубылда мәдрәсә тәмамлаган, гарәп, фарсы һәм татар телләрен белгән. Рус телен өйрәнү теләге аны төп халык училищесына алып килә, анда ул Иосиф Гиганов белән берлектә «Букварь татарского и арабского письма, с приложением слов со знаками, показывающими их выговор» (1802) дигән әсәрен яза. Бу әлифба төрки халыклар һәм рус телле студентлар өчен каралган.
Күргәзмәдә Тубыл губернасы татарлары сөйләмендәге «Русско-татарский разговор»ны (1905), Лаемтамак мәктәбе укучыларының Яңалиф белән кул куйган рәсемнәрен һәм беренче сыйныф укучылары өчен таныш «Әлифба»ны күрергә була.
«Сөйләм сәләте: Россиянең төп халыклары телләре» күргәзмәсе 2027 елның февраленә кадәр Тубылның Уникаль китаплар һәм сирәк басмалар музеенда эшләячәк. Интерактив зонада чын совет чоры партасы артында утырып, рус, татар һәм ханты телләрендә сүзләр язып карарга мөмкин.
Зөлфирә ФАЗЫЛОВА,
Тубыл тарихи-архитектура музей-тыюлыгы китапханәчесе.