Октябрь аеның матур бер шимбә көнендә Яркәү округы, Тархан авылы клубында гаҗәеп вакыйга - Шарапов-Шәрәфетдиновлар нәселенең җылы һәм күңелле очрашуы булды. Аны Наилә Ваһапова белән Кавия Мөхәммәтчина оештырдылар. Аларның теләкләрен тормышка ашыру эшенә Фәния Шарапова, Нәсимә Каюмова (Шарапова) һәм Рәйхан Ваһапова зур өлеш керттеләр. Шарапов-Шәрәфетдиновлар шәҗәрәсен төзү тарихына килсәк - аны Наилә Мәскүд кызы башлап җибәрә. Мондый теләк анда авылдашлары Сәйфетдин Юмашев һәм Гали Шәрәфетдиновның кулъязмаларын укыганнан соң туа. Һәм ул 1994 елдан башлап шәҗәрә эшенә чума. Бераздан ул Кавия Мөхәммәтчина белән бергә 8 буынга хәтле туганнарының фотосурәтләре төшерелгән альбом төзеп, якыннары арасында тарата. Соңыннан Шарапов-Шәрәфетдиновлар шәҗәрәсе буенча презентацион фильм да төшерәләр. Шундый саваплы хезмәтләре өчен аларга туганнарыбызның рәхмәтләре чиксез.

Ата-бабаларыбыздан килгән нәсел тамырларын искә алырга Тархан авылына туганнар өлкәнең төрле шәһәр һәм авылларыннан җыелышып килделәр. Чараны зур хөрмәт белән безнең нәселдән чыккан Динар Рәсүл улы Коръән сүрәләре укып башлады. Ул нәсел тамырларын саклауның мөһимлеген искәртте, оештыручыларга, килгән кунакларга, бай табын әзерләгән апа-абыйларга рәхмәт белдерде, бергәләшеп нәселебез вәкилләре истәлегенә дога кылдылар.
Аннары токымыбызның иң өлкәннәрен сәламләү, бүләкләр тапшыру башланды. Алар - Фәйрүзә апа Әхәтова (85 яшь), Нәзирә апа Шәрәфетдинова (85 яшь), Русләм абый Шарапов (83 яшь), Риваль абый Борһанов (82 яшь). Нәселнең танылган вәкиле, Тархан авылында йорт-музей оештыручы Фәния Шамил кызы Шарапов-Шәрәфетдиновларның Бөек Ватан сугышында, махсус хәрби операциядә катнашуын раслаучы уникаль музей экспонатлары белән уртаклашты, авылыбызның ничек барлыкка килгәне турындагы риваятьне кызыклы итеп сөйләде. Наилә Мәскүд кызының чыгышы да фәнни, тарихи яктан танып белү өчен бик файдалы, көчле булды. Күренекле математика укытучысы ничек үзенең Шараповлар нәселен 8 буынга кадәр тикшергәнен, кайларда эзләнгәнен сөйләде. Аның әйтүенчә, иң ерак бабасы Хисаметдин якынча 1830 елда туган. Фамилиянең башлыгы Шәрәфетдин Хисаметдин улы (1854) була, аның уллары - Сәгадәтдин (1878-1937), Хәсән (1890-1943) һәм Айзатулла (1891-1967). Шарапов-Шәрәфетдиновлар нәселе нәкъ менә шушы өч туганнан таралган. Ә бүгенге көндә алар 478 кеше!
Алга таба һәр гаилә үз презентациясен тәкъдим итеп, гаилә әгъзалары белән таныштырдылар, аларның казанышлары турында кыскача сөйләделәр. Аларның һәрберсе нәселебезне тасвирлаучы сыйфатларны санап - хезмәт сөючән, кыю, пөхтә, ихлас, иҗади шәхесләр дип нәтиҗә ясадылар. Ә онык- балаларыбызның иң соңгы казанышлары дип «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» өлкә конкурсларында катнашуларын әйтер идек. Мәсәлән, 2011 елда узган «Себер йолдызы» бәйгесендә Җәмилә Шәрәфетдинова 1 урынны яулады. 2016 елда Рамил Мөкминов «Позитив егет» исемен алды. Быел Салават Ваһапов «Татар егете-2026» исеменә ия булды. Менә шундый иҗади яшьләр нәселебезне дәвам итә. Чарага ямь өстәп алар иҗади номерлар күрсәттеләр, клуб хезмәткәрләре матур чыгышлар бүләк иттеләр.
«Татар халкында: «7 буын бабаларыңны белсәң - бәхетле булырсың» дигән әйтем юкка гына әйтелмәгән. Без дә нәсел тамырларыбызны онытмыйк! Һәр гаилә ата-ананың күңел җылысы белән сугарылсын, йортларда балаларның бәхетле һәм яңгыравыклы көлү тавышлары яңгырасын, аларда әби-бабайларыбызга хөрмәт булсын, ата-бабаларыбыз мирасы саклансын. Гаилә учагыгыз һәрвакыт бәхет һәм мәхәббәт белән балкысын!» - дигән саф теләкләр белән тәмамлады очрашу кичәсен чараны алып баручы Нәсимә Ружан кызы.
Менә шундый күңелле, игелекле, онытылмаслык шәҗәрә бәйрәме килеп чыкты.
Нәсимә КАЮМОВА, Төмән шәһәре.
(Рәүфә Кангазина тәрҗемәсе).
Рәсемдә: кичәне оештыручылар.