Төмән округындагы Талымхан авылында бүгенге көндә ике мәктәп эшли. Берсе – гомуми урта белем бирү мәктәбе, ул ике катлы таш бинада урнашкан, ә икенчесе – мектэбе (башлангыч мөселман мәктәбе). Монда имам Данил хәзрәт Низямов ислам нигезләрен, Коръәнне өйрәтү буенча башлангыч белем бирә.
Шушы көннәрдә мөселманнар өчен яңа салынган мәктәп ишекләрен ачты. Заманча җиһазланган, җылы, якты, нурлы, иркен сыйныфта дүрт төркем укучылар мөгаллимнән белем алырга керештеләр. Ислам динен өйрәнгәндә телебезне, милләтебезнең тарихын, гореф-гадәтләрен шатлык һәм сөенеч белән өйрәнә башладылар.

Югары дини белемле Данил хәзрәт дингә тартылган яшьләребезне куркытмыйча, сабырлык белән, изге юлларында булышлык күрсәтеп, бер сәгать эчендә ислам нигезләре буенча, гарәп алфавитын төшенүдә сабак бирде.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) бер кыска хәдисендә гыйлем өйрәтүнең бер шарты турында әйтә: «Өйрәткән вакытта авыр итмәгез, авырлык белән түгел, җиңеллек белән өйрәтегез, кешене сөендерегез, нәфрәтләндермәгез».
Мөгаллим беренче һәм икенче ел белем алырга килгән хатын-кызларга, укучы кыз һәм малайларга Коръән уку бәхетенә ирешү өчен тырышлык, даимилек кирәк икәнен аңлатты. Шулай ук мөстәкыйль рәвештә әзерләнергә, әүвәлге дәресләрне үзләштергәч кенә, яңа дәресләрне өйрәнергә мөмкинлеген әйтте.
«Гыйлем өйрәнгәндә, һич оялмыйча, төшенмәгән нәрсәләрне укытучыдан яки сабакташлардан сорарга онытмагыз», - дип өйрәтте Данил хәзрәт.
Укучылар ислам, имам, намаз, пәйгамбәр, фәрештә, фикх кебек сүзләрнең мәгънәләрен тырышлык белән үзләштерә бардылар. Гарәп аваз, хәрефләрен өйрәнгәндә, мөгаллим татар телебезнең кайчандыр гарәп әлифбасына нигезләнгән икәнлеген дә әйтеп китте.
Авылыбыздагы шикелле махсус белем алу йортлары, югары белемле мөгаллимнәрдән белем алу мөмкикинлекләре өлкәбезнең күп төбәкләрендә әле юк та. Шунлыктан без шөкер итә белергә тиешбез. Якшәмбе мәктәбебезне нигезләүче, төзүче, җылытучы җыештыручыларга без чиксез рәхмәтлебез.
Илләребезгә, көннәребезгә Аллаһы Тәгалә уңышлар, иминлекләр, тынычлыклар бирсен.
Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән округы, Талымхан авылы.
Рәсемдә: якшәмбе мәктәбендә укулар.