Тубыл шәһәрендәге себер-татар мәдәният үзәгендә зур әзерлек белән «Тамырларым» исемле II регионара фестиваль-шәҗәрә бәйрәме үтте. Оештыручылар: Тубыл себер татар автономиясе (Зәйтүнә Тычинских), автономия вәкиле Нәсимә Корманова, Гөлсинә Ташкеева.
Татар дөньясында һәм диндә нәсел тамырларын белүгә һәм аны өйрәнүгә зур әһәмият бирелә.
Фестивальгә кунаклар, шул ук вакытта үзләренең бай, эчтәлекле төзелгән шәҗәрәләре белән өлкәбезнең төрле төбәкләреннән җыелганнар: Төмәннән, ХМАО, Юградан, Вагай округларыннан.

Залда җыелган өлкән һәм яшь буын вәкилләре (укучы һәм студентлар) зур кызыксыну белән Төмәннән килгән Әлфия Хисаметдинованың чыгышын тыңладылар. Бай фотоматериаллар теркәлгән ике китабы зур кызыксыну тудырды.
Төмәннән 7 класс укучылары – игезәк Регина һәм Зарина Рябиковалар «Безнең нәсел герое» исеме белән үзләренең өченче буындагы бабалары, аның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында эчтәлекле видеоролик җибәргәннәр.
Шәҗәрә төзү белән шөгыльләнгән Фәрхәд Шаморадов да чарага видеохәбәр юллаган. Нефтеюгансктан килгән Юлия Сәфәралееваның чыгышында Тугыз татарларының тарихы зур чагылыш таба.
Тубыл округы, Маслау авылыннан ветераннар белән җитәкчелек итүче МХОдә улын югалткан ата, районда үткәрелгән бар чараларда актив катнашучы Ибәтулла Мәмәтов әтисе һәм әнисе нәселләре турында сөйләде.
Мин 5 нәсел шәҗәрәсе төзүем һәм нәсел бәйрәмнәре (очрашулары) оештыруыбыз турында күрсәтмә материаллар белән уртаклаштым.
Тубылдан Фирдәүс Мәчитованың да үз нәселе турындагы чыгышы күпләрне игътибарсыз калдырмады. Тубыл шәһәрендә яшәүче, РФнең атказанган укытучысы, ветераннар советы җитәкчесе, Лицман исемендәге гимназиядә «Буыннар бәйләнеше» клубы җитәкчесе Нина Мәхмүтова чыгышы аеруча кызыксыну тудырды, чөнки ул иптәше – мәрхүм Мәхмүтовлар нәселе турында бай материал җыйган.
Иң кызыклы чыгышларның берсе - Төмәннән килгән Данияр Әхмәтовның булды диясе килә, чөнки ул үзе дә дворяннар нәселеннән, чыгышы үз нәселенең портретлары, фотосүрәтләре белән үрелеп барды.
Кунаклар арасында ХМАО-Юградан, Лянтор шәһәреннән килгән «Азан-тур» туристик агентлыгының директоры якташыбыз Наил Азановка чыгышы һәм тәҗрибәсе белән уртаклашуы өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә.
Шәҗәрә төзүчеләрнең чыгышлары матур, эчтәлегенә туры килгән җыр-биюләр белән үрелеп барды. Гомәр Янгучин, өч кыз, «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең җырларын зур соклану белән тыңладылар катнашучылар.
Фестивальне сәламләүдә һәм йомгаклауда МХО ветераны, шәһәр Думасы депутаты Наил Янишев сүзләре беркемне дә битараф калдырмады.
Филология фәннәре докторы, профессор Гүзәл Фәйзуллина шәҗәрә буенча эзләнүләрдә китаплар авторы буларак, «Мәчет-метрик китапларының» файдасы булмый калмаячагы турында сөйләде.
Автономия җитәкчесе Зәйтүнә Әбдрәшит кызы чарага йомгак ясады, катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде. Ул фестивальнең дәвамлы булачагына һәм файдалы эзләнүләр милләт рухын саклауда, киләчәк буынны тәрбияләүдә ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе булуына ышанычын белдерде. Беркем дә чарада игътибарсыз калмады, һәрберсенә чыгышлары өчен дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Татарның йөзек кашы Салават Фәтхетдиновның «Шәҗәрә» җыры кунакларны озата барды.
Рәшидә БАКИЕВА,
РФнең атказанган укытучысы.
Тубыл округы, Маслау авылы.
Рәсемдә: фестиваль-шәҗәрә бәйрәмендә.