Газетага язылу 

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Татар теле белән кая барып була?

последние и лучшие новости искусства в мире

Татар теле – туган телебез – ата-бабаларыбыз теле турында шуның чаклы күп сөйлибез, күп язабыз, аның кыйммәте, кадере, киләчәге хакында кабат-кабат искә төшерү инде ялыктыра да башлады. Шактый татар кешесенең шул гап-гади хакыйкатьне аңламавы гаҗиз итә. Тел аралашу коралы гына түгел, ул күңелләрнең сөйләшүе, җанның бөтенлеген саклаучы категория. Әгәр дә синең үз әниеңә хөрмәтең булмаса, бүтән әниләрне хөрмәт итә алмыйсың, үз әниеңнең теленнән йөз чөерәсең икән, башка халыкның телен ярата алмыйсың.

45-3-25Шунысы гыйбрәтле – арыслан көчле, аның телендә сөйләшергә кирәктер дип, бүтән җәнлекләр үз теленнән баш тартмый. Ходай һәр тереклек иясенә үз төсен, үз телен биргән. Табигать баласы буларак, кешеләрнең дә үз теле бар. Башка җан ияләреннән аерып, аңа әле акыл да биргән, рух өргән. Рухны изә торган, яшәүнең ямен бетерә торган нәрсә – бертөрлелек, төссезлек. Әгәр минем ата-бабаларымнан мирас булып килгән туган телем рухи таянычым икән, бүтән халыкларның телләренә хөрмәт белән карый беләм. Мин инде кайбер кара йөрәкләр кебек үзенчә сөйләшкән татарга яки марига «говори человеческим языком» дип әйтә алмыйм. Чөнки мин үземне кеше итеп саныйм. Кеше дигән бөек затның андый түбәнлеккә төшә алуын җаным кабул итми. Иң ахмак һәм иң куркыныч нәрсә – татар теле белән кая барып була, дип акланырга тырышу. Ул татарның дошманнары уйлап чыгарган сүзләр. Әгәр тел проблемасын «кая барып булуга» гына кайтарып калдырсак, җавабы бик гади. Мәсәлән, япон теле белән кая барып була? Япониядән читтә япон теленең хаҗәте юк. Шуңа карамастан, япон иле, япон халкы бүген дөньяда иң алга киткән ил һәм иң белемле халык. Теге куркыныч сорауны, гадәттә, үзе шыр надан кешеләр әйтә. Ә инде татар теленең кирәклегенә тирәннәнрәк карасак, шуны да белергә тиешбез: без бүген күп илләр белән аралашабыз. Әйтик, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан... Андагылар белән эш итү өчен татар теле иң кулае!

Бервакыт минем яныма бер ханым килде.

– Сез Ярлыкау комиссиясендә эшлисез дип әйттеләр, ярдәм итегез, – ди. – Малаем Красноярск төрмәсендә утыра. Төрмәдән чыгарып булмаса да, Казан тирәсенә кайтарып булмас микән? – ди.

Һәр ана кебек ул да малаен мактады. Төрмәдә утыруын ялгышу дип аңлатты.

– Анда да ул тәртип бозмый. Ялгышканын аңлый, «мама, за меня не беспокойся», дип, миңа хатлар яза, – ди.

Шунда мин:

– Малаегыз «әни» дип әйтмимени сезгә? – дип сорадым.

– Ул урысча укыды, татарча белми, – ди ханым.

– Ничек инде, – мин әйтәм, – улыгызга үз телегезне өйрәтмәдегез? – дим.

– Өйрәтмәдем шул. Нәрсәгә кирәк инде безнең тел? Аның белән кая барып була?

Мин түзмәдем:

– Әйе шул, татар теле белән ерак китеп булмый. Әнә улыгыз, урысча гына сөйләшкәч, Красноярск төрмәсенә барып җиткән, – дидем.

Ханым минем ни әйткәнемне башта аңламый торды. Аңлагач, ап-ак булып агарынды, телсез калды. Мин каты сүз әйткәнемә үкендем, әлбәттә. Нишләтәсең, газиз телемне рәнҗетсәләр, йөрәк түзми шул. Ханымнан гафу үтендем. Гафу үтенүем аңа ныграк тәэсир итте, ул еларга ук тотынды. Ниләр уйлап алгандыр бу мизгелдә, анысын үзе генә белә.

Үз телеңнән биздереп кенә балаңны кеше итеп булса иде ул. Әнисенең теленнән көчләп аерылган баланың психикасында үзгәрешләр булмый дип, кем әйтә ала. Әнисенең күкрәк сөтеннән мәхрүм баланың сәламәтлеге бигүк камил булмый дип әйтәләр ләбаса. Әгәр дә урыс теле белән генә зур уңышларга ирешеп булса, барлык урыс агайларының да балалары әллә кем булыр иде.

Татар теле борынгы һәм шуңа күрә гаҗәеп бай тел. Аның матурлыгы, сыгылмалыгы күпләрне сокландыра. Әгәр дә син татар булып, шул халыкның тел байлыгын үзләштерсәң, бүтән телләргә дә мөнәсәбәтең үзгәрәчәк. Үзеңнең кем икәнлегеңне аңлап яшәячәксең. Ә мондый горурлык хисе сине кеше итеп саклаячак. Татар теленең байлыгы турында сөйләгәндә һич кенә дә бүтән телләрне кимсетәсем килми. Шулай да бер-ике мисал китермичә түзә алмыйм. Татар телендә «а» хәрефеннән башланган сүзләр бихисап. Ә урысның ул хәрефкә башланган бер генә сүзе дә юк. Барысы да читтән алынган. Яисә без көн дә ашый торган бәрәңгене генә алыйк. Урыс телендә ул картофель. Америкадан килгән бәрәңгене урыс нимесчә атаган.

Без үз сүзебезне таба беләбез. Димәк, без телебезне бүтән халыклардан сүзләр алып кына баетучы халык түгел, үзебез сүз ясарга сәләтле халык. Ни кызганыч, без үз талантыбызны еш кына бәяләп бетермибез. Саксыз кыланабыз.

Татар теленең байлыгын аңлаган дөнья галимнәре аны дөньядагы иң зур телләрнең берсе дип саный. Без, тырышып-тырышып, башкалар коткысына бирелеп, аны түбәнсетәбез. Үзебез үз телебезне түбәнсеткәнгә, безне зур милләткә санамыйлар да. Әгәр дә син үзеңне бәләкәй дип саныйсың икән, әлбәттә, инде бүтәннәр сине тагын да кечерәйтәләр. Чечен халкының саны безнекеннән күпкә ким. Ул үз телен, үз милләтен мыскыл иттерми, шуңа күрә алар белән Мәскәү дә исәпләшергә мәҗбүр.

Сүземнең ахырында тагын бер гыйбрәтле фактны кабатлап (чөнки матбугатта чыккан иде инде) язарга кирәктер. Бер ханым монологы ул. «Мине әтием-әнием татар теленә – үз телләренә өйрәтмәделәр. Мин әби-бабаларыбызның теле беркемгә дә кирәкми дигән мохиттә үстем. Татар телендә сөйләшүче яшьтәшләремә мыскыллабрак карый идем, алардан «каля-баля» дип көлә идем. Үземә гомерлек яр дип татар егетен сайламадым. Мәхәббәтен аңлаткан егетнең миңа татарча эндәшүе ачуымны китерде. Куып җибәрдем. Бүген ул кеше дәрәҗәле эш белән шөгыльләнә. Мин татар булмаган иремнән аерылдым. Аңардан туган улым бүген миңа көлеп карый. Мин аның өчен татарка гына. Гомеремнең яртысы узгач кына, нинди фаҗигага дучар булуымны аңладым. Мин үз телләреннән биздергән әти-әниемне каһәрләп, бик соңга калып булса да, әби-бабаларым телен өйрәнәм. Тормышта бердәнбер юанычым шул».

Туфан МИҢНУЛЛИН.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836