Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Мин Сала авылында яшәүче Сәкинә Сәлимгәрәй кызы белән Ибәтулла Насыйбулла улы Хәбибуллиннар турында язасым килә. 1960 елда июнь аеның җәйге эссе көннәрендә алар кушылып, тормыш юлын башлыйлар. Бәхетле гаиләдә бер-бер артлы 5 бала туа. Ибәтулла абыйның әти-әнисе репрессияләнеп, төньякта 18 ел яшиләр, ул шунда туып-үсә. Сәкинә апа сугыш чоры баласы, аңа бер ярым гына ай булганда, әтисе фронтка китә һәм шул ук 1941 елда гаиләсенә ”Житомир янында барган бәрелешләрдә хәбәрсез югалды” дигән кара кәгазе килә.
Хәбибуллинар бик эшчән кешеләр, нинди генә эшкә тотынсалар да, булдыралар, колхозда да эшлиләр, Ибәтулла - тракторчы, хисапчы булып, Сәкинә апа яследә балалар карый, аннары мәктәптә җыештыручы булып эшли. Өстәвенә зур хуҗалык тотып, көне-төне ял күрмичә эшләп, 63 ел бергә, кулны-кулга тотынып гомер итәләр. Аларны авылдашлары хөрмәт итәләр, алар авылда иң озак бергә яшәүче пар. Кызлары да уңганнар, үз тормышлары белән яшиләр, хәзерге көндә 11 онык, 10 нәбәрәләре бергә җыелсалар, өйләре гөрләп тора. Кызганычка каршы, Хәбибуллиннарның гаиләсен зур кайгы да читләп үтмәгән. Полициядә эшләүче олы уллары Дамир фаҗигале рәвештә һәлак була. Ата белән ана, күтәрә алмаслык кайгыга түзеп, бала-оныклары хакына тормышларын дәвам итәләр. Алар беркайчан да газеталарга язылмыйча калмыйлар, иң беренчеләрдән булып ”Яңарыш”ка язылалар, бик яратып, көтеп алалар. Без Сәкинә апа белән Ибәтулла абыйга исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, пар канатлы озын гомер телибез.
Алсу РАМАЗАНОВА,
Яркәү районы,
Яңа Кәешкүл авылы.