Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Рөстәм Русин җырлары яшәсен!»

последние и лучшие новости искусства в мире

“Нигә мине Алла кеше иткән”, “Мин күкләрдән сине сорап алдым”, “Төмән яшәсен!” - дип җырлаучы Төмән егете Рөстәм Русинны хәтерләүчеләр, аның иҗатын яратучылар күп икән әле. Төмән татар мәдәният үзәгендә “Нур” татар хатын-кызлар оешмасы һәм Хәлидовлар гаиләсе оештырган танылган жырчы, һәвәскәр композитор, «Сапфир» эстрада группасының солисты булып дан казанган якташыбыз Рөстәм Русин истәлегенә багышланган кичәгә зал тутырып җыелган иде тамашачы. Гөрләп үткән кыска гомере эчендә матур, эчтәлекле җырлары белән шактый танылып өлгерде шул Рөстәм Сәфәрмөхәммәт улы. Бер генә Сабан туе, бер генә татар бәйрәме дә ансыз үтмәде.

Мин Рөстәм белән Фәрит Хәкимов оештырган өлкә татар мәдәният үзәгендә таныштым, - дип истәлекләре белән уртаклашты Әмир Хәлидов. - Ул сәләтле кешеләрне үз тирәсенә җыйды. Алар арасында Рөстәм Русин да бар иде. Миңа үзенең җырларын ишеттерде. Тик яхшылап эшләп китәр өчен аппаратура кирәк иде. Фәрит тиз генә безне Мәскәүгә җибәрде, кирәкле әйберләрне алып, бергә шөгыльләнә башладык. Яңа ансамбль булдырдык. Аңа “Сапфир” дип исем бирдек. Эш зур тизлек белән алга китте. Рөстәм җырларны шулкадәр тиз арада язып куя: 15 минут эчендә әзер була, бер ай эчендә 40лаган җыр яздырдык. Бик тыгыз эшләдек. Шуннан соң концертлар белән йөри башладык. Ишим, Ялутор, Вагай районнарында концертлар куйдык. Рөстәм җырлый, музыка яза иде. Шигырьләрне я “Яңарыш”тан, я башка җирдән таба да: “Менә матур шигырь, тиз генә җыр язарга кирәк”, - дип утыра да, язып та куя. Мин аранжировка ясыйм, кичкә концертта башкара да. Без 1990 еллардан татар мәдәният үзәге ябылганчы бергә тыгыз эшләдек. Аннары аның күп хезмәткәрләре җиде юл чатында калдылар. Алай да Рөстәм миңа өйгә килә иде, инструментлар сатып алдык, шулай ук җырлар яздыра идек. Бервакыт клип яздырдык. СТС каналыннан таныш операторга мөрәҗәгать итеп, аның белән сөйләшеп Төмән буйлап төшереп йөрдек.

Шулай клип барлыкка килде. Аннары җырларны дискка җыйдык. Бер диск чыкты. Элегрәк Рөстәмнең җырларын кассетага туплаган идек. Бүген аны бер тамашачы алып килде. Соңрак әле ул үзенең концертын да куйды.

Бервакыт “Очрашулар” телетапшыруында Гөлсинә Ниязова матур итеп күрсәткән дә иде. Мин аны видеокамера белән телевизордан төшерергә тырышып карадым, килеп чыкмады ул. Менә шул тырышкан видеоны бүген күрсәттек. Ә тапшыру ябылгач, «Регион-Тюмень» телерадио компаниясендә барлык архивны юкка чыгарганнар.

46-7

Әмир Хәлидов шул дисктагы җырлар ярдәмендә юкны бар итеп, яңадан музыкасын булдырып, эшкәртеп Рөстәм Русинның җырларын башкаручыларга бирә. Алар белән аерым репетицияләр үткәрәләр. Илчан Хөснетдинов, Чулпан Акъяр, Гөлнур Сафина, Наилә Габдуллина, Розалия Бакиева, Илнара Абдрәхипова, Зөфәр Янгулов, Гүзәл Мәчитова, Роберт Сабиров, Илдус Галеев, Айгөл Корбанова, Венера Калиева, Мәдинә һәм Дарина Хөсәеновалар (җитәкчеләре Илнара Абдрәхипова) оештыручылар ышанычын аклыйлар, һәркайсы күңел биреп әзерләнгән, матур чыгышларын тамашачы бик яратты.

46-71

Алсу Хәлидова кичәне Рөстәм Русинның тормыш юлы белән бәйләп алып барды. Залда утырган сеңелесе Лилия Хәмитовага чәчәк бәйләме тапшырды. Раил хәзрәт Мәхмүтов сәләтле якташыбыз рухына дога кылды. Җырчыларга сүз бирелә барды. Тамашачы Рөстәм Сәфәрмөхәммәт улының туганыннан алып соңгы көненә кадәр гомер юлы белән танышты, кыска гына видеоязмада аның үзен күрде, тавышын ишетте, ә инде клибын көчле алкышлар белән карады. Сагынылган Рөстәм Русинның җырлары, күпме вакыттан соң да онытылмаган. Рәхмәт оештыручыларга, чын-чынлап зур, изге эш эшләделәр. Җырларын халыкка җиткерерлек хәлгә китерделәр, аларны яшь җырчыларга бүләк иттеләр.

Әле тагын да эзләнәчәкләрен хәбәр итеп, тамашачыдан да танылган җырчыбызның истәлеген мәңгеләштерүдә, җырларын барлауда ярдәм сорадылар. Бәлки кемдәдер видео, аудио язмалар сакланып калгандыр – хәбәр итсәгез иде. “Яңарыш”ка языгыз, шалтыратыгыз, без Хәлидовларга җиткерербез.

Соңыннан сеңелесе дә, әнисенең Таһир энесе хатыны Фирдәүс тә олы рәхмәтләрен белдерделәр. Классташы Әлфирә Әйтбаева истәлекләрен сөйләде.

“Дуслар, бөтен артистларыбызга, булышучыларыбызга – Раил хәзрәткә, «Бәрәкәт-игелек» хәйрия фонды һәм аның рәисе Мөнирә Хөснетдиновага, Реваль Хөснетдиновка, Ринат Насыйровка, Мансур Кәбировка, Фәгыйль Кәримовка, Камилә Фәхретдиновага, Стелла Шакировага, барча үзәк хезмәткәрләренә һәм сезгә, кадерле тамашачыларыбыз зур рәхмәт”, - дип алып баручы тамашачы белән саубуллашты. 2 сәгатьлек концерт бер тында үтте.

46-72

Рөстәм Русинның тормыш юлы белән кыскача гына таныштырып китик. Ул 1961 елның 11 октябрендә дөньяга килә. Әнисе Айсылу апа – кибеттә сатучы булып, әтисе Сәфәрмөхәммәт абый тимер юлда эшлиләр. Әнисе җырларга ярата, ә әтисе гармунда сыздырып уйный. Әтисеннән күреп, кечкенә Рөстәм дә гармунны баскалый башлый. Аның сәләтен күреп 5 яшендә гармун алып бирәләр. Шуннан ул гармун тартып, җырларга да өйрәнә.

1969 елда Төмәннең 33нче мәктәбенә укырга керә. Уку елларында да мәктәпнең хорында башлап җырлаучы була, дуслары белән вокаль-инструменталь ансамбль оештыра, анда гитарада уйный һәм җырлый.

3 класска укырга кергәч, аны 1нче музыка мәктәбенә баян классына бирәләр. Музыка укытучысы аның көйне тиз арада отып алу сәләтен билгеләп үтә. Мәктәпне тәмамлауга, Свердовск музыка училищесына укырга керә. 2 курста армия сафларына алына. Хезмәт иткәндә дә солдатлар клубында ансамбльдә катнаша. Армиядән кайтуга өйләнә дә, кызлары туа. Тормыш үз кысаларына алып кереп китә. Шофер булып эшли башлый. Тик музыка күңеленнән чыкмый. 1988-89 елларда “Төзүче” мәдәният сараенда ансамбль оештыра. Шул вакытта анда Фәрит Хәкимов җитәкчелегендәге “Төмән нурлары” татар коллективы да туплана. Рөстәм аларның концертыннан соң, үзенең дә алар арасында буласы килү теләген белдерә. Шуннан авыллар буйлап концертлар куеп йөри башлыйлар. Үзенең “Сапфир” эстрада төркеме оеша. Себер шагыйре Булат Сөләйманов белән таныша һәм аның шигырьләренә күп җырлар иҗат итә. Рөстәм Русинның лирик, шаян, балалар өчен җырлары туа торалар, тиз арада халыкка ишеттереләләр дә. Дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашалар, югары урыннар алалар.

1997 елда татар мәдәният үзәге ябыла. Күпләрнең тормышында тирән эз калдыра бу ел. Рөстәм Русин да буш вакытында гына җырлар белән мавыга. Сәламәтлеге какшый башлый. Аңа инвалидлык группасы бирәләр. Ул җырдан баш тартмый: ветераннар, инвалидлар оешмаларында җырлый.

Әнисе Айсылу апа баласын гел кадерләп, карап кына тора. Аның вафатыннан соң “Балам Рөстәм бәете” дип бәет яза. “Яңарыш”ка дә гел язылып, улы Рөстәме турында мәкаләләр чыкса, шалтыратып рәхмәт укый, аның турында озак итеп сөйли иде.

Күңел биреп эшләсәң, барысы да син уйлаганча була шул ул. Арттагы тамашачы: “Буш заллар белән зарланалар иде, менә бит, татар бар ул, чараларның форматын гына алыштырырга кирәктер бәлки”, - дип әйтеп куюы дөреслеккә туры да киләдер.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836