Газетага язылу 

Календарь 

Май 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тубылда маскировка челтәрләрен бәйлиләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләрен бәйләүче тубыллылар эшне бердәмләшеп башкаралар. Изге, кирәкле эшне төрле яшьтәге, төрле милләт вәкилләре бердәмләшеп, киңәшләшеп эшлиләр. Челтәрләрне бәйләү өчен җепләр алуда матди ярдәм күрсәтүчесе дә табылган. Тубылда маскировка челтәрләрен бәйләүчеләр арасында безнең милләттәшләребез дә актив катнашалар.

46-42

Өлкә Думасы депутаты Регина Юхневич, Маугидә Иманова, Минзәлә Сәитова, Фәния Катаргулова, Галина Заякина, Светлана Мартынова, Ачар Чембаева һ.б. ”Без 60тан артык челтәр бәйләдек. Челтәрләрнең төсләрен ел фасылына туры китерәбез. Беренче челтәрне бәйләргә безне Маугидә апа Иманова өйрәтте. Ул ветеран укытучы, коммунистлар партиясе депутаты. Аннары тәҗрибә туплаганнан соң, башкаларны да өйрәтә башладык. Хәрби техниканы, сугышчыларны каплау өчен маскировка челтәрләре бик кирәкле булыр. Биредә өлкәннәр белән беррәттә яшьләр, мәктәп укучыларының катнашуларына да шатланабыз. Игелекле гамәлдә үз теләкләре белән килгән яшьләрнең үз өлешләрен кертүләрен күреп, сөенәбез. Алар патриотик тәрбия алалар. Безне сугышчыларга ярдәм күрсәтү теләге берләштерде. Бүгенге көндә без чиркәүдә җыелышабыз. Тукыма, җепләр алырга матди ярдәмне безгә КПРФның Вагай бүлеге секретаре Юрий Тунгусов күрсәтте. Маскировка челтәрләрен бәйләргә ярдәм итәргә теләүчеләрне чакырабыз”, - дип сөйләде Ачар Чембаева. Хәрби хәрәкәтләр барган урыннарда челтәрләр иң кирәкле әйберләрнең берсе икәнлеге турында хәрбиләргә ярдәм җибәреп торучылар җиткерде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836