Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Юбиляр укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

Быелгы 2023 нче “Укытучы һәм остаз” елы ахырына якынлаша. “Яңарыш” газетасына шул ел уңаеннан 1971 нче елда төшерелгән фоторәсемне җибәрергә булдым. Биредә Төмән районы, Талымхан сигезьеллык мәктәбенең 2 нче класс укучылары үзләренең яраткан укытучылары Равилә Әюп кызы Алетдинова (Садыйкова) белән төшкәннәр. Бүгенге көндә укытучы апага 75 яшь, 12 нче октябрь көнне аның матур юбилее булып үтте.

46-4

Равилә Әюп кызы тәрбияләнгән Садыйковлар гаиләсе ата ягыннан да, ана ягыннан да мәгърифәтчеләр нәселеннән. Гаилә башлыгы Әюп Кәрим улы Канчәбер авылыннан. Аның ерак бабае имамлык эшен алып бара, ә уллары һәм оныклары хәлфәлек итеп, балаларны укытканнар. Равилә апаның әнисе Фатыйма Бәвәтдин кызы да укымышлы гаиләдән. Туып-үскән Талымхан авылында башлангыч белемне алганнан соң, Төмән шәһәрендә укый. 1932 нче елда Төмән педагогик училищесына укырга керә, укытучы булырга хыяллана. Ләкин 1934 нче елда гаилә репрессия җилләренә дучар була, кызны уку йортыннан чыгаралар. Гаилә башлыгы реабилитацияләнгәч, кызны Тубыл шәһәренә укырга чакыралар. Бөек Ватан сугышы башланып китү сәбәпле, укуны дәвам итеп булмый.

Еллар үтә, Фатыйма апа тормышка чыга. Яшь гаиләдә бер-бер артлы биш кыз һәм ике малай туа. Һәркайсы урта һәм югары белемле укытучылар, офицерлар, медиклар булып җитешәләр. Шулар арасында Равилә апа икенче кыз. Кайчандыр әнисе тәмамлап бетерә алмаган Төмән педучилищесында белем ала, туган авылына башлангыч класслар укытучысы булып кайта. Берничә ел эшләгәннән соң, тормыш сукмаклары аны Төмән дәүләт университетына алып килә. Биш ел белем алган хатын-кыз яңадан туган мәктәбенә география укытучысы булып кайта.

Ветеран укытучы, мәгариф отличнигы 25 ел гомерен изге эшкә – балалар укытуга багышлый. Аның эшенә ата-аналар, авыл халкы, тикшерүчеләр югары бәя бирәләр. Һәр баланың күңеленә юл табучы, аларга белем алу шатлыгын биргән, үрнәк булган укытучы апаны авылда әле дә хөрмәтлиләр. Рәсемдәге сабыйларга хәзер инде 61-62 яшь. Укытучы апалары аларга ныклы белем, яхшы тәрбия биргән. Кызлардан – тәрбиячеләр, укытучылар, табиблар, егетләрдән – механизаторлар, шоферлар, комбайнчылар чыкты. Туган авылларында калганнары намуслы хезмәт иттеләр. Җирле хуҗалыкта икмәк үстерделәр, печән чаптылар, өлкәбезне яшелчәләр белән тәэмин иттеләр, туган “Каскара” совхозының данын ерак җирләргә тараттылар. Дистәләгән еллар эшләп, алар хәзер лаеклы ялга чыгалар. Яраткан укытучыларын да онытмыйлар. Аңа исәнлек-саулыкта тормыш иптәше Равил абый белән тигез, бәхетле тормышта, балалары, оныклары янында тагын күп еллар бергә яшәргә насыйп итсен.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836